Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 ( 243 ) 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
"Балалар куркынычсызлыгы" айлыгы 18.05.2016

Башлангыч класслар укытучысы Сабирова Рәмзия Галәү кызы укучылар белән берлектә "Безнең якның сулыклары һәм алардан файдалау" темасына ачык класс сәгате күрсәтте. Укучылар белән әңгәмә корылды, сулыкларда үзеңне тоту кагыйдәләре искә төшерелде. Укучылар суның кеше тормышындагы әһәмияте турында үз фикерләрен җиткерделәр.
-
"Ышаныч телефоны" акциясе 17.05.2016

"17 нче май-ышаныч телефоныннан куллану көне" буларак билгеләп үтелде. 6 нчы класс җитәкчесе Гаффарова Дамира Әнәс кызы "Ышаныч телефоныннан ничек кулланырга?" исеме астында эшлекле класс сәгате күрсәтте. Укучылар темага туры китерелгән видеороликлар карадылар, әңгәмәдә катнаштылар. Һәр укучы үз телефонында бу номерны саклау кирәк дигән фикергә килде.Дәрес һәр укучы өчен дә бик файдалы булды.
Калган укучылар интернет аркылы Россия йолдызлары катнашында оештырылган турыдан-туры видеотрансляцияне тыңлады.
-
Классный час в 10-ом классе 16.05.2016

15 мая- день памяти умерших от СПИДа. Люди во всем мире вспоминают родных, близких, просто знакомых, умерших от СПИДа. Активисты движения против распространения ВИЧ проводят лекции и прочие просветительские мероприятия, направленные на то, чтобы предупредить людей о риске инфицирования и научить их избегать опасности. Классный руководитель 10 класса Маннанова Лилия Равилевна провела информационный классный час.
-
15 нче май-Гаилә көне 14.05.2016

15 нче Май -гаилә көне. 8 нче класс җитәкчесе Исмәгыйлева Гүзәл Альбертовна "Гаилә кыйммәтләре" темасына ачык класс сәгате күрсәтте. Укучылар гаилә кадере, аның җәмгыятьтә тоткан урыны турында сөйләштеләр. "Гаилә- иң кадерле җир, гаилә ул якыннарыңны яклау, саклау урыны да, һәр гаилә бәхетле яшәү өчен омтыла"-кебек нәтиҗәләр чыгарылды. Клас сәгатендә җитәкче күбрәк укучылар фикерен тыңлады. Укучылар җәмгыять белеме фәненнән алган белемнәрен дә оста кулландылар.
-
"Балалар куркынычсызлыгы" айлыгы 13.05.2016

Мәктәптә "Балалар куркынычсызлыгы" айлыгы бара.Айлык буенча планлаштырылган эш төрләре буенча, башлагыч класс укучылары укытучы Шиһабиева Лилия Рәфкать кызы белән берлектә "Йорт хайваннары белән үзеңне ничек тотарга?" темасына сөйләшү алып бардылар. Башлангыч класс укучылары хайваннар белән үзеңне сак тоту кагыйдәләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр.
-
Татар көрәше батырлары 12.05.2016

6 нчы класс укучысы Мәннанов Әлфис көрәштәге уңышлары белән безнең мәктәбебезне ел дәвамында сөендереп торды. Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Биектау районында үткәрелгән көрәш батырлары арасында үз үлчәү категориясендә ул кабат I урынны яулады. Тиздән республикабызда Сабантуй бәйрәме . Без Әлфиснең куйган максатларына ирешүен теләп калабыз!
-
Укучылар түгәрәктә 11.05.2016

Бездә Арча районының спорт мәктәбе түгәрәкләре дә эшли. Җитәкче Наил Мәсхүтович кече яшьтәге укучыларны волейбол, баскетбол белән шөгыльләнүгә кызыксыну тудыра алды. Укучылар түгәрәккә теләп йөриләр, киләсе уку елында да бу эшне дәвам итү планлаштырыла.
-
Бакчада кызу эш кайный
10.05.2016
Бүген укучыларыбыз мәктәп тәҗрибә участогында эшли. Бакчада яшелчә утырту буенча башлангыч эш оештырылды. Бакча җитәкчесе Мәннанова Л.Р. укучылар белән кызу эш алып барды. Барыбыз да бу уку елында да уңыш яхшы булыр дип өметләнә.
-
Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршылыйбыз! 07.05.2016

Җиңү зур корбаннар аша килде 71 ел инде илебез халкы тыныч тормышта яши. Халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән зур газаплар йөз ел буена да онытылырлык түгел. Каһарманнар даны мәңгелек.
-
имтиханнарга хәзерләнәбез 06.05.2016

9 нчы класс җитәкчесе Шакирова Г.К. "Имтиханнарга хәзерләнгәндә психологик киңәшләр. Стресска ничек бирелмәскә?" темасына ачык класс сәгате уздырды.








