Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 243 244 ( 245 ) 246 247 248 249 250 >>
-
Г.Тукайга - 130
26.04.2016
Тукай!... Безнең күңелләрне агартучы, иҗат итәргә мөмкинлек тудыручы, без барыбыз да Тукай оныклары. Бүген мәктәпләрдә сөекле язучыбызның 130 яшьлеген искә алу кичәсе үткәрелде. Бәйрәмдә Г.Тукай иҗатына битараф булмаган укучылар катнашты. Тукай сүзләренә җырлар башкарылды, Г.Тукайга атап язылган шигырьләр укылды. Ел дәвамында Г.Тукай иҗатына багышланган конкурсларда катнашкан укучыларның хезмәтләренә нәтиҗәләр чыгарылды. Укучыларыбызга грамоталар, кечкенә генә бүләкләр дә тапшырылды.
Тукай – ул безнең горурлыгыбыз. Без аның иҗат мирасына баш иябез, рухи яктылыгын дәвам итүчеләр дә.
Җаны барның җирдә җыры булыр,
Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.
Без бәхетле, без шагыйрьле халык,
Тукайлы халык гомергә. -
Яз һәм Тукай гел янәшә атлый 26.04.2016

Казиле башлангыч мәктәбендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган “Яз һәм Тукай гел янәшә атлый “ кичәсе үткәрелде .Былтыр һәм Шүрәле укучыларның кул эшләрен,ясаган рәсемнәрен карадылар,шигырьләр тыңладылар.Тукай иҗатына багышланган “Тамчы шоу”уенында укучыларның зирәклекләре,белемнәре сыналды .
Халкына бәхет эзләде
Авыр заманда Тукай.
Әсәрләре белән мәңге
Йөрәккә керде Тукай.
-
25.04.2016

Мөндеш башлангыч мәктәбендә “ Ут белән шаярма!”- дип аталган экологик – кичә уздырылды. Саксыз эш иткән очракта утның кешегә, тирә-юньгә нинди бәла-каза китерүен барыбыз да яхшы белергә тиеш. Кичәнең максаты: табигатьне төрле бәла- казалардан саклауда өлкәннәр белән бергә, балалар да катнашырга, ут чыгудан сак булырга кирәклеген аңлату, әйләнә-тирәне сакларга омтылучы яшь буын үстерү иде.Әлеге чарада экология һәм табигый байлыклар министрлыгының төньяк территориаль идарәсенең аналитик контроль инспекциясе җитәкчесе Сираҗетдинова Диләрә Илсур кызы да катнашты, ул укучыларга үзенең киңәшләрен җиткерде.
-
«Каждый день горжусь Россией!» 23.04.2016 Сегодня наши ученики под руководством учителя истории Закировой Лилии Ахатовны приняли участие во всероссийской акции «Каждый день горжусь Россией!». Акция проводится с целью сохранить и приумножить знания россиян и иностранцев о важнейшем событии в истории России. Война, случившаяся на нашей земле семь десятилетий назад, – это трагедия и героизм, смерть десятков миллионов и жизнь во имя будущих поколений. Мы должны помнить, знать и рассказывать об этом. Итоги акции подведут в мае, ко Дню Победы. Акция проводится в рамках федерального проекта Молодежного парламента при Государственной Думе «Каждый день горжусь Россией!».

-
Язгы мәрхәмәтлелек атнасы. "Мәрхәмәтле Җир" акциясе. 22.04.2016

Бүген "Язгы мәрхәмәтлелек" атнасы кысаларында мәктәп тирәсен җыештыру оештырылды. 6 нчы класс укучылары җирлектә урнашкан Һава чишмәсе территориясн чүптән арындырдылар. Өмәләр әле дәвам итәчәк. Иртәгә дә кайбер класслар үзебезгә билгеләнгән мәйданнарны чистартачаклар.
-
Тукай иҗатын беләсезме? 21.04.2016

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Муллагалиева Г.Н. 6 нчы класс укучылары белән "Г.Тукай иҗатын беләсезме?" дип аталган уен -дәрес оештырды. Укучылар Г.Тукай тормышы һәм иҗаты буенча сәяхәт иттеләр. Уенда барлык укучылар да бик актив булдылар. Уенда "Җиңүчесе" исеменә Зиннәтуллина Динә лаек булды. Мәннанов Әлфис һәм Хөрмәтуллин Илгизәр призерлар булдылар.
-
Район директорлары бездә тәҗрибә уртаклаша 20.04.2016

Бүген бездә район мәктәпләренең директорлары өчен"Укыту-тәрбия процессында информацион технологияләрне куллану үзенчәлекләре" темасына тәҗрибә уртаклашу семинары оештырылды.
-
Язгы мәрхәмәтлелек атнасы. Кино көне 19.04.2016

Бүген Мөндеш башлангыч мәктәбе укытучысы Гайнетдинова А.А. авыл китапханәчесе Шәмсетдинова М.Н. белән берлектә "Язгы мәрхәмәтлелек" атнасы кысаларында "Кино" көне үткәрделәр. Башлангыч класс укучыларына кешеләрдә булырга тиешле уңай сыйфатлар турында мультфильмнар күрсәтелде . Аннары алар өчен "Россиядә кино елы" исемле ачык күргәзмә оештырылды. Укучылар кино турында тарихи фактлар белән таныштылар.
-
Укучыларныж уңышлары
18.04.2016
"География тормышта" исеме астында республикакүләм укытучылар һәм укучыларның проектлар төзү конкурсында 9 нчы класс укучысы Хәсәнова Зөлфия һәм география укытучысы Гаффарова Дамира Вәкилевна катнаштылар. Алар "Флешмоб" номинациясендә җиңүче булдылар.
Туризм буенча Лесхозда үткәрелгән ачык турнирда катнашып, безнең укучылар 3 нче урынны яуладылар. Укучыларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Язгы мәрхәмәтлелек атнасы 16.04.2016

Язгы мәрхәмәтлелек атнасы башланды. Укучылар җирлектә яшәүчеләргә аңлату эшләре язылган буклетлар тараттылар. "Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе буенча республикада зур эш башкарыла. Барыгызны да акциядә катнашырга чакырабыз.








