Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 247 ( 248 ) 249 250 >>
-
«Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең II этабы 23.03.2016

Бүген Арча педагогия көллиятендә «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең II этабы узды. Безнең мәктәптән «Яшь шагыйрь» номинациясендә Гаффарова Әнисә, “Яшь драматург” номинациясендә Хәсәнова Зөлфия чыгыш ясады. Укучыларның иҗатын бәяләү комиссиясендә мәртәбәле шагыйрьләр катнашты. Иҗат кешесенә бирелгән уңай бәя аның күңелен үсендерә генә. Безнең укучыларыбыз да киләчәктә яхшырак әсәрләр язып танылырлар дигән теләктә калабыз. Бәйгенең нәтиҗәләре 13 нче апрельдә игълан ителәчәк.
-
"Елның иң яхшы вожатые" конкурсына әзерлек 22.03.2016

Район буенча "Елның иң яхшы вожатые" конкурсы игълан ителгән иде. Безнең мәктәптән бу конкурста катнашу өчен Хәсәнова Зөлфия тәкъдим ителде. Бу көннәрдә ул вожатый портфолиосы тутырды. Зөлфиягә уңышлар телибез.
-
Ярминкә гөрләп узды 19.03.2016

Бүген бездә зур бәйрәм . Ел саен үткәрелә торган укучылар ярминкәсен бу уку елында да көтеп алдык. Һәр класс үз көче белән сату почмагы оештырды.Сатуда ниләр генә юк! Сатып алучылар теләген искә алып эшләгәннәр укучыларыбыз. Шунда ук тамак ялгап алырга да мөмкинлек булдырылган. Сатучылар ролендә-укучылар үзләре. Товарыңны бик яхшы итеп мактый белгәндә генә үтәчәген аңлап эш итте алар. Авыл халкы да бу чарада теләп катнашты. Ярминкәне оештырганда теләктәшлек күрсәткән ата-аналарга рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Укучылар кабат район сәхнәсендә 17.03.2016

Менә инде икенче ел Арчада матур күренеш -19 нчы гасырга хас стильдә бию ярышы уздырыла. Берсеннән -берсе матур итеп чыгыш ясаган парларга карап туймаслык.. Безнең мәктәптән балда 8 нче класс укучылары Сибәгатуллина Илүзә, Вәлиев Азамат, Фазылҗанов Ришат, Харрасова Ләйсән, Фазылҗанов Адель, Заһидуллина Алия, Сабиров Азат, Рәхимҗанова Айзирә катнашты. Биюне сәхнәгә куючы 10 нчы класс укучысы Шиһабиева Энҗе булды, ә коллектив белән инглиз теле укытучысы Исмәгыйлева Г.А. җитәкчелек итте. Алар "Югары артизтизм осталына ия" номинациясе буенча җиңү яуладылар. Мәктәп данын яклап, зур тырышлык белән чыгыш ясаганнары өчен без аларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Мәктәпләрдә социаль-психологик тестлар үтә
15.03.2016
Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгының методик хаты, район мәгариф бүлеге боерыгы нигезендә 5-11 нче класс укучылары белән социаль-психологик тест үткәрелде. Тестны үтәү аноним, каршылык күрсәтүчеләр булмады. Класс җитәкчеләреннән, район мәгариф бүлегеннән билгеләнгән психолог Зөлфия Илфировнадан торган эшче төркем үз вакытында мониторинг нәтиҗәләрен башкарып чыкты.
-
"Дулкыннар" фестивале нәтиҗәләре 14.03.2016

Сәнгать мәктәбе филиалына йөрүче укучылар шагыйрә Клара Булатованың иҗатына багышланган XI Республикакүләм “Дулкыннар” бәйгесендә катнаштылар. “Оркестлар һәм инстументаль ансамбльләр” номинациясендә Харисов Айбулат –I урынга, Курайчылар ансамбле II урынга лаек булды. Укучыларга киләчәктә зур уңышлар телибез, җитәкчеләре Харисов Рәдис Рафисовичка рәхмәт җиткерәбез.
-
Педагогик хезмәткәрләр ГТО нормалары тапшыра
12.03.2016
Бүген мәктәбебез укытучылары Җәләлиев И.И., Гыйбадуллин И.З. ГТО нормалары тапшырырга киттеләр. Аларга уңышлар телибез.
-
"Ел вожатые" конкурсы 11.03.2016

Район буенча "Ел вожатые"конкурсы игълан ителде. Безнең мәктәпнең укучылар активы 9 нчы класс укучысы Хәсәнова Зөлфияне тәкъдим итте. Зөлфия шушы көннәрдә партфолио төзү өстендә эшли. Катнашучының визит карточкасын 5, 6 нчы класс укучылары хәзерләячәк.
-
Күңелле стартлар 09.03.2016

Бүген 5-7 нче класс укучылары белән спортзалда "Күңелле стартлар" ярышы оештырылды. Ярышта һәр класстан 3 егет һәм 1 кыз катнашты. Ярыш 8 уеннан торды. Әлеге чараны бәяләүгә югары класс укучылары җәлеп ителде. Спорт ярышын педагог-оештыручы Муллагалиева Г.Н., физик тәрбия укытучысы Җәләлиев И.И. алып барды.
-
Ярминкәләр гөрләп узды 07.03.2016

Бүген Мөндеш башлангыч мәктәбендә шаулап-гөрләп ярминкә үтте. Сатуда ниләр генә юк иде! Анда укучыларыбыз өйдә пешереп алып килгән тәм-томнар, әниләре үз куллары белән теккән, бәйләгән, әтиләре ясаган тормыш кирәк-яраклары саттылар.Ярминкәдә барлык класс укучылары да актив катнашты.








