Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 241 ) 242 243 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
Россия көнен каршылаганда 11.06.2016

"Дуслык" ял лагере Россия көнен каршылау буенча үз эшчәнлеген дәвам итә . Көннең беренче яртысында малайлар белән мини футбол оештырылса, икенче яртысында отрядта эш дәвам итте. Укучылар Россия символлары турында сөйләштеләр. Аннары алар матрешкалар ясадылар. Иң оста ясаучыларны сез фотода күрәсез.
-
Г.Тукай музей-комплексында сәяхәттә 10.06.2016

Бүген "Дуслык" ял лагерена йөрүчеләр Г.Тукай музей-комплексында экскурсиядә булдылар. Г. Тукайның тормыш юлына күзәтү ясалды. Тукай турында матур истәлекләр тыңланды.
-
Туризм түгәрәгенә йөрүчеләр Балтачта көч сынашачак 09.06.2016

10 -12 нче июньдә безнең укучылар Фазылҗанов Адель, Фазылҗанов Ришат, Гайнетдинова Илзия, Рәхимҗанова Айзирә, Гыйбадуллина Илүзә һәм аларның җитәкчеләре Җәләлиев Илфат Илсурович Балтачта булачак Республика буенча туризм ярышында катнашачаклар.Ярыш Кара күл буенда булачак. Безнең районнан Лесхоз һәм Арчаның икенче мәктәбеннән дә укучылар бар. Без аларга зур уңышлар телибез.
-
Росси көненә күргәзмә төзелде 08.06.2016

Бүген укучылар Россия көнен уңаеннан төзелгән күргәзмәдә катнаштылар. Россия турында композиторлар язган җырларга тукталдылар. Аннары Россия шәһәрләре турында төзелгән интерактив китап аркылы("Юная Россия)" мультфильмнар карадылар
-
Россия көнен каршылаганда 06.06.2016

Бүген лагерьга йөрүче укучылар" Россия көне" планы буенча төркемнәрдә Россия флагы аппликациясе ясадылар. Аппликация ясау техникасын вожатыйлар Потехина Л.А. һәм Йосыпова Р.К. өйрәтте.
-
Лагерьда тәрбияләнүчеләр экскурсиядә 02.06.2016

Бүген лагерьда тәрбияләнүче 20 бала үз җирлегебездә урнашкан халыккка дини яктан белем бирүче изге урын, мәчеттә, экскурсиядә булдылар.
-
Хезмәт лагере эше башланды 02.06.2016

Арча районы халыкны эш белән тәэмин итү бүлеге аркылы 10 укучыга хезмәт лагеренда эшләү мөмкинлеге тудырылды. Укучылар мәктәпнең тәҗрибә участогындагы яшелчәләрне тәрбияли, дару үләннәре җыя, территорияне төзекләндерүдә катнаша.
-
1 нче июнь -балалар хокукын яклау көне 01.06.2016

1 нче июнь - балалар хокукын яклау көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәм безнең мәктәптә башка еллардан үзенчәлеклерәк үтте. Укучылар төрле станцияләрдә билгеләнгән 15 минут вакыт эчендә үз белемнәре буенча көч сынашып чыктылар. "Асфальтта рәсемнәр", "Спорт-сәламәтлек", "Туган як", "Биергә яратабыз", "Җырлыйк әле!", "Тел дигән дәрья бар". Һәр станциягә укучылар Советыннан 1 җаваплы укучы билгеләнде. Алар 10 нчы класстан, укытучыларга ярдәмгә килделәр. Ярыш нәтиҗәләре буенча 5, 6 нчы класс укучылары җиңүче булдылар. Көннең икенче өлешендә ел дәвамында иң актив булган, "5" ле билгеләренә генә укыган, бер дә дәрес калдырмаган укучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды.
-
Акция "Россия без табака" 31.05.2016

Сегодня участники проекта "Самостоятельные дети" провели акцию "Россия без табака". Устанавливали плакаты с антитабачной символикой , проводили разъяснительную работу с прохожими, рассказывали им о пректе. Участники проекта с прохожими подписали однодневный контракт об отказе от сигарет Прохожие завязали на дереве ленточки голубого цвета. Голубая лента символизирует чистый воздух. Завязанных голубых ленточек на дереве - 21.
-
Укытучылар киңәшмәдә 30.05.2016

Бүген 4 нче чирек нәтиҗәләре буенча педагогик совет утырышы үткәрелде. Көн тәртибендә түбәндәге мәcьәләләр каралды:
- 4 нче чирек нәтиҗәләре, алда торган бурычлар;
-киләсе уку елында укытучыларның тарификацион эш бүленеше, җәйге ялларын оештыру;
-җәйге чорда мәктәпнең эксперимент мәйданчыгы буенча башкарасы эшчәнлеге;
-"Куркынычсыз җәй"-балалар, ата-аналар арасында элемтәне ныгыту.








