Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 ( 242 ) 243 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
4 нче класслар башлангыч мәктәп белән хушлаша 28.05.2016

Бүген 4 нче класс укучылары башлангыч мәктәп белән хушлашу кичәсе үткәрделәр. Класс җитәкчеләре Хәйретдинова В.Р. белән берлектә алар бик эчтәлекле кичә оештырганнар. Үткән елларда башкарылган эшләр санап бетергесез. Бу еллар эчендә укыту-тәрбия процессында катнашкан укытучылар, ата-аналар, ким җәмәгатьчелек көче белән укучылар инде зур хезмәтләр башкара алырдай шәхесләр булып формалаштылар. Урта сыйныфларда аларны тагын да кызыклырак фәннәр, күңелле чаралар көтә.
-
"Яшел планета-2016" конкурсы нәтиҗәләре 27.05.2016

Россиякүләм "Яшел планета-2016" конкурсының региональ этабы буенча нәтиҗәләр чыгарылды. "Табигать һәм кеше язмышы" номинациясендә автор фикерләве буенча әдәби уйланулар хезмәте белән 10 нчы класс укучысы Нигъмәтҗанова Раидә III урынны яулады. Җитәкчесе химия һәм биология укытучысы Мәннанова Л.Р. белән 1 нче июньдә бүләкләү тантанасына чакырулы алар. Котлыйбыз!
-
Туристик слет
26.05.2016
23,24 нче майда безнең мәктәп базасында турслет үтте.
-
"Соңгы звонок" бәйрәме 25.05.2016

Бүген Республикабыз мәктәпләрендә иң күңелле тантана-"Соңгы кыңгырау" бәйрәме. Мәктәбебез канат ярган кошчыкларын олы тормыш юлына озата. Алар бездә -7 егет.Укучыларыбызны бәйрәм белән котларга килгән мәртәбәле кунакларыбыз булу белән дә истә калыр бу көн. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгының өстәмә профессиональ белем бирү бүлеге начальнигы Шәяхмәтова Роза Искәндәревна, Арча районы мәгариф бүлеге начальнигы Дәүләтбаев Зөлфәт Миннефәрович чыгарылыш класс укучыларына изге теләкләрен җиткерделәр . Ата-аналарның , укытучыларның , укучыларның шатлыклы күз яшьләре белән тәмамланды әлеге чара. Кеше гомерендә бер генә тапкыр була торган бу чараны матур итеп оештырган укытучыларыбызга рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Укучыларның нәтиҗәләре 24.05.2016

Бүген бездә Ашыт заказнигыннан килгән белгечләр укучылар өчен файдалы сөйләшү үткәрделәр. Оешма җитәкчелегендә оештырылган конкурсның нәтиҗәләре чыгарылды, укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Конкурсны оештыруда активлык күрсәткән табигать фәннәре укытучылары Гаффарова Д.В., Мәннанова Л.Р. рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.
-
"Әбиемнең серле сандыгы" 23.05.2016

Китапханәнең еллык эш планы нигезендә Сәгъдиева Халисә Камилевна укучылар белән берлектә "Әбиемнең серле сандыгы" исемле әдәби-музыкаль композиция оештырды. Укучыларга милли тәрбия бирүнең бар үзенчәлекләре дә күрсәтелде әлеге чарада.
-
"Нобелевские надежды"-2016 21.05.2016

КНИТУ үткәргән"Нобелевские надежды"-2016 конкурсында 9 нчы класс укучысы Шәяхмәтова Сафия, Арча төбәгеннән чыккан атаклы татар математиклары темасына чыгыш ясап, лауреат Дипломына ия булды(җитәкчесе Әскәрова Р.Ә.)
-
Асфальтта рәсемнәр ясау 21.05.2016

Районда оештырылган "Асфальтта рәсемнәр ясау" конкурсында безнең укучыларыбыз 5 нче класстан Харисов Айбулат юлда йөрү кагыйдәләрен пропагандалау буенча 2 нче урынга, 8 нче класс укучысы Гайнетдинова Илсинә Г. Тукайның 130 еллыгына багышланган рәсеме белән 3 нче урынга лаек булды(җитәкчеләре: Хәбибуллин Р.Р.)
-
Итоги конкурсов
20.05.2016
Ученица 9 класса Гаффарова Аниса заняла 2-ое место в районном этапе Республиканского фестиваля детской, юношеской и молодежной прессы "Золотое перо"-2016 в номинации "Печатная журналистика"
-
Татарстан варислары берлеге сафына кабул итү
19.05.2016
Бүген 4 нче класс укучылары өчен зур бәйрәм булды: мәктәпнең "Дуслык" варислар оешмасына 20 укучы кабул ителде. Укучылар "Варислар иле" маршруты буенча 4 ел буена туплаган белемнәренең ныклыгын күрсәттеләр. Тапкырлыкта, зирәклектә көч сынашкан булачак варисларга карап торуы ук күңелле булды. Алар варисларның кагыйдәләрен , законнарын нык үзләштергәннәр. Бәйрәмгә багышлап оештырылган сбор матур җырлар белән үрелеп барды. Варис-инструкторлар укучыларның муеннарына галстуклар тактылар. Чара "Һәр көнне изгелек кыл!" өндәмәсе белән тәмамланды








