Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 ( 247 ) 248 249 250 >>
-
Әлифба бәйрәме 01.04.2016

1 нче класс укучылары өчен зур бәйрәм. Алар әлифбаны укып тәмамлады. Класс җитәкчеләре Шиһабиева Лилия Рәфкатевна , башлангычлар һәм аларның ата-аналары катнашында зур бәйрәм оештырылды. Укучылар ярты ел дәвамында укып, нәрсәгә сәләтле булуларын күрсәттеләр.
-
"Ел вожатые" конкурсы 31.03.2016

Районда "Елның иң яхшы вожатые" конкурсы булды. Безнең мәктәптән 9 нчы класс укучысы Хәсәнова Зөлфия "Иң иҗади вожатый"номинациясендә җиңүче булды. Зөлфияне яклап чыгыш ясауда 4 нче класс укучысы Нәбиуллина Әдилә дә катнашты. Вожатыйлар үз эшләрен презентацияләделәр, "Мин - вожатый" исеме астында эссе укыдылар, отрядта эшләү барышында килеп туган педагогик ситуацияләрне хәл иттеләр.
-
Сингапур укулары
30.03.2016
Бүген бездә Сингапур укуларының з нче этабы бара. Укытучылар яңа укыту алымнары белән танышалар, структураларны дәрестә куллану мөмкинлеген өйрәнәләр.
-
Конкурска хәзерлек 29.03.2016

Хәсәнова Зөлфия "Елның иң яхшы вожатые" конкурсының икенче турына сайлап алынды. Ул бу көннәрдә үз хезмәтен презентацияләү буенча материал туплый. Аңа ярдәмгә 6 нчы класс укучылары да кушылды.
-
Кош оялары хуҗаларын көтә 28.03.2016

Кош ояларына күргәзмә оештыруны бу уку елында да укучыларыбыз теләп кабул итте . Ниндиләрен генә ясамаганнар! Күз явын алырлыклары да җитәрлек. Кош оялары хуҗаларын көтә. Оештыручылар Гаффарова Д.В., Мәннанова Л.Р. нәтиҗәләр чыгару өстендә эшли. Укучылар ул нәтиҗәләрне 4 нче чирекнең бернче оештыру линейкасында ишетәчәк.
-
Cингапур укулары дәвам итә 26.03.2016

Бүген бездә районыбыз мәктәпләреннән җыелган укытучылар өчен Сингапур укулары оештырылды. Район мәгариф бүлегеннән килгән укытучы, методистлар Гатауллина Л.М. җитәкчелегендә укуларның асылына төшендерделәр: теория практик өлеш белән аралаштырылды. Структураларны дәресләрдә куллану мөмкинлекләренә күбрәк тукталдылар. .Алда әле укуларның өченче өлеше дәвам итәчәк.
-
Туризм буенча ярышта 26.03.2016

Безнең мәктәп укучылары бар эшкә дә өлгерә. Туризм түгәрәгенә йөрүчеләр Фазылҗанов Адель, Хәбибуллин Илмир һәм Рәхимҗанова Айзирә Камалиева Эльмира, район буенча үз яшьтәшләре белән көч сынашып, 1 нче урынны алып кайттылар. Җитәкчеләре Җәләлиев И.И. -ның тырышлыгы, түгәрәктә тәрбияләнүчеләрнең максатчанлыгы нәтиҗәсендә килде бу уңыш.
-
3 нче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы 24.03.2016

3 нче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы узды . Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
-"Сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү" темасына чыгыш-Мәннанова Л.Р;
-"Туберкулезга каршы вакцинациянең мөһимлеге"- санэпидемстанциядән килгән белгеч-Латыпова Фирүзә Фәритовна чыгышы;
-Мәктәптә “Аталар Советы” төзү турында- Муллагалиева Г.Н. чыгышы;
-3 нче чирек нәтиҗәләре , 4 нче чиреккә куелган бурычлар-Закирова Л.Ә. чыгышы.
Ата-аналар өчен балаларның кул эшләреннән төзелгән ачык күргәзмә эшләде. Ахырдан класста гомуми җыелышлар дәвам итте
-
Профсоюзлар ярыша
24.03.2016
23 нче март көнне Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә башлангыч профсоюз оешмаларының волейбол буенча зона ярышлары булып узды. Ярышта Апаз, Иске Чүриле, Түбән Мәтәскә һәм Арчаның икенче номерлы урта мәктәпләре профсоюз оешмалары актив катнашты. Ярыш бик күңелле һәм киеренке барды, чөнки уенчылар бик әзерләнеп килгәнәр. Һәр команда составында директорларның уйнавы да куанычлы хәл. Киеренке ярышта Апаз урта мәктәбе - беренче, Арчаның икенче номерлы мәктәбе - икенче, Түбән Мәтәскә урта мәктәбе - өченче һәм Иске Чүриле мәктәбе дүртенче урынны яуладылар. Түбән Мәтәскә урта мәктәбе дирекциясе һәм профсоюз комитеты тарафыннан һәр командага грамота тапшырылды. Зонада беренче һәм икенче урынны яулаган командалар районда уйнаячак. Аларга зур уңышлар телибез.
№
Первичная профсоюзная организация
Место
1
МБОУ «Апазовская СОШ»
1 место
2
МБОУ «Арская СОШ №2»
2 место
3
МБОУ «Нижнеметескинская СОШ»
3 место
4
МБОУ «Старочурилинская СОШ»
4 место
-
Казиле башлангыч мәктәбендә Карга боткасы 23.03.2016

әр нилектән җирдә яз булганын белмәгәннәр.Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә дип уйлаганнар.Табигать яшәрүгә йөз тотканда,каргалар килү хөрмәтенәбәйрәм ясый торган булганнар .Аны “Карга боткасы “дип атаганнар.
Казиле башлангыч мәктәбендә үткәрелгән бәйрәмдә авыл халкы да күңел ачты.Балалар өйләргә йөреп йомырка җыйдылар,теләкләр теләделәр,халыкны бәйрәмгә чакырдылар.Ярма ,сөт алып карга боткасы пешерделәр.Ботка пешкән арада төрле уеннар уйнадылар ,җырлар җырладылар,такмаклар әйтештеләр.Аннан бергәләп ботка ашадылар.Ботканың бер өлешен каргаларга дип ялан өстенә сиптеләр .
Әти-әниләр һәм балалар көче белән оештырылган ярминкәдән һәркем канәгать калды.








