Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 ( 129 ) 130 >>
-
Язгы өмә 19.04.2021 Көннәр матурлану белән язгы өмәләр башланды. Укучылар, укытучылар мәктәп тирәсен чүпләрдән арындырдылар.

-
Татарча көрәш ярышы 18.04.2021

17нче апрель көнне Арча районы Д.Г.Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә 2008 нче елгы һәм аннан да яшьрәк ир-егетләр арасында ООО "Казанка" агрофирмасы җитәкчесе Сабиров Айдар Фәрит улы призына көрәш ярышы булып узды.Ярышта районыбызның 14 мәктәбеннән 74 яшь көрәшче бил алышты. Зур бәйгене күзәтергә Арча районы Башлыгы Нуриев И.Г., көрәш буенча районның баш хөкемдары Алиев Р.А. килгән иде. Командалар арасыннан 1нче урынны үзебезнең мәктәп укучылары алды (тренерлары Әскәров И.И.), 2нче урынны Лесхоз мәктәбе укучылары(тренерлары шулай ук Әскәров И.И), 3нче урынны Арчаның 6нчы номерлы мәктәбе укучылары (тренерлары Фазылҗанов И.М һәм Хидиятуллин Ф.Ф.), 4нче урында Кәче мәктәбе командасы яулады (тренеры Галиев Р.Ф).Көрәш ике келәмдә барды.Ярышта үзебезнең мәктәп укучылары арасында менә кемнәр зур уңышларга ирешеп, үз үлчәү авырлыкларында җиңү яуладылар:1 нче урынны Фазылҗанов Айзат(2кл.), 2нче урында Сабиров Аяз(2кл.),Әхмәтов Илназ (1кл.), Әхмәтов Ильяс (3кл.),Сәгъдиев Әлфис (6кл.),Якупов Рузәл(6кл.),Гайнетдинов Айзат (6кл.),Хөсәенов Кәрим(7кл.).Укучыларыбызны, тренерлары Әскәров Илүс Илдус улын чын күңелдән котлыйбыз.Шулай ук, районыбызның үсеп килүче яшь көрәшчеләребезгә көрәш ярышын оештырган, үзенең истәлекле бүләкләре белән сөендергән ООО "Казанка"агрофирмасы җитәкчесе Сабиров Айдар Фәрит улына зур рәхмәтебезне белдерәбез.Эшләрендә зур уңышлар телибез. Шулай ук, авылыбызның районыбызның, республикабызның данлыклы көрәшчесе Гайнетдинов Равил Шиһап улы да матур, дөрес алымнар күрсәтеп, бил алышкан нәни көрәшчеләргә үзенең бүләген тапшырды. Ярышны мәктәп укучыларының җыр-бию чыгышы бизәде..
-
ЭКО яз -2021 акциясе 16.04.2021 Мөндеш башлангыч сыйныф укучылары белән Эко-яз 2021 акциясе кысаларында үткәрелгән әлеге чара табигатьне ярату һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелде. Укучылар бик теләп авылыбызның борынгы чишмәләрнең берсе -“Тәһау” чишмәсе территориясен җыештыруда, карын таратуда катнаштылар.

-
Тукайны укыйбыз 16.04.2021 Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан мәктәбебездә төрле тәрбия чаралары булып тора. Бүген Хәйретдинова Венера Рөстәм кызы 1 нче класс укучыларын Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып үтте. Тукай әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнарны укучылар зур кызыксыну белән карадылар. Башлангыч сыйныфларда ук балалар Г. Тукайны яратып укыйлар, шигырьләрен яттан өйрәнәләр, аның сүзләренә язылган җырларны җырлыйлар.

-
Халкыбызның милли бизәкләре” 15.04.2021 Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, мәктәптә тәрбияви чаралар дәвам итә. Бүген Йосыпова Р.К. 4 а сыйныфы укучылары белән “Халкыбызның милли бизәкләре” темасына тәрбия сәгате үткәрде. Укучылар татар халкының элек-электән бик тырыш, чиста, уңган халык икәненә тагын бер кат инандылар. Укытучы аларны элеккеге әби-бабаларыбызның, кич утырып, “сукыр лампа” яктысында аулак өйләрдә кул эшләре белән ничек шөгыльләнүләре, кияүгә чыгачак кызларның үзләренә кирәкле әйберләрне: урындык киезләрен, сөлге башларын, аяк чолгауларын, алъяпкыч итәкләрен, тәрәзә пәрдәләрен, карават кырларын, мендәр тышларын үз куллары белән эшләүләрен аңлатты. Укытучы шулай ук укучыларны борынгы бабаларыбыз, Идел буе болгарларының сафьян дип йөртелә торган йомшак күннән затлы читекләр тегүләре, элек-электән килгән бу мактаулы һөнәрне Арча- милли аяк киемнәре җитештерү берләшмәсе осталары дәвам итүен, ул читекләр Арчаның данын хәтта чит илләргә танытуын әйтеп үтте. Якташыбыз, Татарстанның халык артисткасы, Муса Җәлил премиясе лауреаты Г.Сафиуллина башкаруында “Арча читекләре” җырын тыңлап, укучылар үзләре дә читек шаблонын төрле милли бизәкләр белән бизәделәр. Хәзер дә халкыбызның тырыш, уңган булулары, төрле һөнәрләр үзләштерүгә омтылулары, алар арасында тимердән, калайдан, агачтан милли бизәкләр ясап өйләрне, капкаларны, тәрәзә йөзлекләрен бизәүче осталарыбыз булуы күңелгә рәхәтлек бирә. Авылларыбызда чигүче осталарыбызның елдан-ел арта баруы да куанычлы күренеш. Димәк, әле халкыбыз яшәр, авылларыбыз бетмәс. Тырыш булырга, иренмәскә, милләтебезне яшәтүдә үзебездән өлеш кертергә кирәк, дигән нәтиҗә ясалды.

-
Шәҗәрәләр кичәсе 14.04.2021 «Һәр кеше үзенең җиде бабасын белергә тиеш, —дигәннәр борынгылар. — Шул вакытта гына кеше туган иленең, туган төбәгенең, үз халкының үткәнен яхшы белә». Халкыбызда борын-борыннан җиде буын әби-бабаңа кадәр үз нәселеңнең буыннарын күңелдән белү һәм нәсел шәҗәрәләрен кәгазьгә теркәү гадәте булган. Шәҗәрәләр белү, язып бару — матур һәм борынгы гадәт. Алар аркылы кешеләр ата-бабаларының дәвамчысы булуларына төшенгәннәр. 2021 ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 6 класс укучылары тарих укытучысы Закирова Л.Ә. җитәкчелегендә үз нәселләренең шәҗәрәсен төзеделәр, нәсел тарихын яздылар.

-
12 нче апрель-Космонавтика көне 13.04.2021 12 нче апрель-Космонавтика көне.Кешелек тарихының истәлекле датасы.Шул уңайдан,озынайтылган көн төркемендә тәрбияләнүче укучылар белән әңгәмә үткәрелде һәм шул темага кагылышлы рәсем ясау конкурсы да оештырылды.

-
12 нче апрель – Бөтендөнья Космонавтика көне. 12.04.2021 12 нче апрель – Бөтендөнья Космонавтика көне. Шул уңайдан, Мөндеш башлангыч мәктәбендә күп кенә чаралар үтте. Укучылар беренче очучы – космонавт Юрий Гагаринның тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән таныштылар, аның турында видеофильм карадылар, “Галәмгә сәяхәт” дип исемләгән интеллектуаль викторина сорауларына җаваплар бирделәр, үз куллары белән космик ракета ясадылар.

-
“Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе 09.04.2021 Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында быел да “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе игълан ителгән иде. Бу бәйгедә 1-11 нче сыйныф укучылары үзләре иҗат иткән әсәрләре белән “Яшь шагыйрь”, “Яшь прозаик”, “Яшь журналист” номинацияләрендә катнаша алды. Безнең мәктәп укучылары да бу бәйгедә ел саен бик теләп катнашалар. 8 нче апрель көнне Арчаның 6 нчы номерлы урта мәктәбендә бәйгенең беренче турында җиңү яулаган Арча, Биектау, Саба, Кукмара, Балтач, Теләче, Әтнә районыннан килгән 100 укучы үзләренең иҗат җимешләрен язуларга тәкъдим иттеләр. Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Габдрахманов Инсаф шушы бәйгедә уңышлы чыгыш ясап кайтты. Бәйге нәтиҗәләре апрель ахырында билгеле булыр дип уйлыйбыз. Беренче турда җиңү яулаган укучыларның барысына да Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең дипломнары тапшырылды.

-
Котлыйбыз! 09.04.2021 Казан шәһәренең 177 нче лицеенда Бутлеров исемендәге II республика күләмендәге фәнни-гамәли конференция булды. Конференция эшендә катнашып 9 класс укучысы Шәмсетдинова Иделия 3 нче урынга лаек булды, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Дипломы белән бүләкләнде. Котлыйбыз!









