Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
Неделя родных языков 26.02.2022 В рамках недели языков учитель английского языка Исмагилова Г.А. провела интеллектуальную игру в 6 классе.

-
“Алиш эзләреннән” исемле IX Бөтенроссия фәнни-эзләнү конференциясе 26.02.2022 Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиясендә Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасының мәгарифне үстерү институты белән берлектә “Алиш эзләреннән” исемле IX Бөтенроссия фәнни-эзләнү конференциясе узды. Халыкара Туган тел атналыгында zoom аша узган конференциядә 70 артык кеше катнашты. Ә барлыгы конференциягә 400 дән артык эш кабул ителгән. Укучылар үзләренең эзләнү эшләрен, әкиятләрен, шигырьләрен тәкъдим иттеләр. Конференциядә 4 сыйныф укучысы Саттарова Азалия, үзе язган әкияте белән катнашып, II урынга лаек булды. Бу уңышы белән Азалияне чын күңелебездән котлыйбыз.

-
“Брейн-ринг” 25.02.2022 Телләр атналыгы дәвам итә. 25 нче февраль көнне, Халыкара туган тел көненә, Россиядә “Халык сәнгате һәм халыкларның мәдәни мирасы елы”, Татарстанда “Цифрлаштыру елы”на багышлап, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдрахманова Наилә Шайнур кызы 5 нче сыйныфларда “Тамчы-шоу”, 8 нче сыйныфларда “Брейн-ринг” интеллектуаль уеннарын үткәрде. Укучылар, командаларга бүленеп, татар теле, татар әдәбияты һәм мәдәнияте, татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, йолаларына кагылышлы сорауларга җаваплар бирделәр, биремнәр үтәделәр. Җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.

-
Предметная неделя 24.02.2022 В рамках недели языков учителем английского языка была проведена лингвистическая игра "Enjoy Train" в 5 классе. Игра была направлена на развитие творческих особенностей учащихся, повышение интереса к изучению английского языка, формирование навыков работы в коллективе при решении определенных задач.

-
Предметная неделя 24.02.2022 В рамках недели языков учитель русского языка и литературы Шакирова Гузалия Камиловна провела в 6 классе интеллектуальную игру "Умники и умницы", в 8 классе - "Счастливый случай". Учащиеся были увлечены игрой, проявляли активность, быстро переключались с одного вида на другой, продемонстрировали знание предмета.

-
Туган телләр атналыгы 24.02.2022 Туган телләр атналыгы уңаеннан Нәбиуллина Гөлназ Раниф кызы 9-10 нчы сыйныфларда "Башваткыч" интеллектуаль уены уздырды. Сораулар туган телгә багышланган иде. Уен мавыктыргыч, кызыклы булды.

-
Котлыйбыз! 22.02.2022 Казан шәһәренең 103 нче мәктәбендә Татарстан Республикасы халык шагыйре Ф. Яруллин иҗатына багышланган «Мин тормышка гашыйк» исемле II республикакүләм фәнни-гамәли конференция уздырылды. Катнашучыларның фәнни эшләрен һәм чыгышларын Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты мөгаллимнәре, Казан шәһәре Башкарма Комитеты мәгариф идарәсе методистлары, Татарстан китап нәшрияты хезмәткәрләре һәм язучылар берлегеннән торган жюри бәяләде. Мәктәбәбезнең 6 нчы сыйныф укучысы Габдрахманов Инсаф “Яшь талантлар” номинациясендә призлы урын яулады. Инсафны зур җиңүе белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!

-
Шигырь укучылар бәйгесе 22.02.2022 Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы мәгариф идарәсе планы нигезендә, 21 февраль–Халыкара туган тел көне уңаеннан, Арчаның 6 нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбендә "Мин Татарстанны яратам" исемле шигырь укучылар бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә гомуми белем мәктәпләренең 1–8 нче сыйныф укучылары катнашты. Безнең мәктәптән 3 нче сыйныф укучысы Шәйхетдинов Кәрим 3 нче урынга, 7 нче сыйныф укучысы Җәләлиева Алинә лауреат исеменә лаек булдылар. Укучыларны һәм аларны әзерләгән укытучыларны зур уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз!

-
"СОЛДАТКА ХАТ". 22.02.2022 Ватанны саклаучылар көне алдыннан мәктәптә «Солдатка хат " акциясе үткәрелде. Балаларга хәзер армия сафларында хезмәт итүчеләргә хатлар язарга тәкъдим ителде. Укучылары тарафыннан хатлар язылды, рәсемнәр ясалды һәм 2 хәрби часть адреслары буенча җибәрелде.

-
Ватанны саклаучылар көне 22.02.2022 Д.Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә ата - аналар комитеты һәм Иске Кырлай авыл җирлеге белән берлектә Ватанны саклаучылар һәм Әфган сугышында катнашучыларны искә алу көненә багышланган итекле хоккей ярышы үтте. Ярышта укучылар һәм әтиләр командалары көч сынашты. Иганәче Зарипов Рамиль Рафиль улы җиңүчеләргә грамоталар һәм медальләр тапшырылды. В МБОУ "Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова" совместно с родительским комитетом и Старокырлайским сельским поселением прошли соревнования "Хоккей в валенках" , посвященные ко дню Защитника Отечества и памяти участников Афганской войны. В соревнованиях приняли участие команды учеников и отцов. При поддержки спонсора Зарипова Рамиля Рафилевича победители были награждены грамотами и медалями.









