Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129 130 >>
-
Каникуллар... 10.01.2022 Сәламәт тәндә генә сәламәт рух булуын укучыларга гел аңлатып торабыз. Саф һавада йөрү, уйнау бигрәк файдалы. Укучыларның кышкы каникулы файдалы үтсен өчен мәктәптә көн саен төрле чаралар үткәрелә. Бүгенге көн дә күңелле генә узды.

-
Онытырга хакыбыз юк 08.01.2022 Укучылар каникул көннәрендә дә файдалы хезмәт белән шөгыльләнделәр: Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл янын кардан чистарттылар. Тынычлык! Нинди тирән мәгънәгә ия бу сүз. Тынычлык – ул зәңгәр күк йөзе, балаларның шат авазлары, алтын иген басулары, күкләрне иңләп очкан тынычлык кошлары… Шушы тыныч, аяз көннәрне яулап алып биргән , тынычлык хакына башларын салган авылдашларны, тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларының, сабанга буе да җитмәгән үсмер малайларның хезмәтен онытырга безнең хакыбыз юк! Сугыш дигән афәтне башка беркемгә дә, беркайчан да курергә язмасын!

-
Цифрлаштыру елы 08.01.2022 Укучыларның кышкы каникуллары дәвам итә. Ялларны күңелле генә түгел, ә файдалы да үткәрү максатыннан укучылар бүген дә Мөндеш башлангыч мәктәбенә килделәр. Бүген алар 2022 нче елның Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы дип игълан ителүе турындагы әңгәмәдә катнаштылар. Интернет челтәре, аның мөмкинлекләре турында сөйләнде. Балалар компьютерның Paint программасы ярдәмендә рәсем ясау серләрен өйрәнделәр. Ясалган рәсемнәрне буядылар.

-
Книга — это верный и хороший друг 06.01.2022 Книга — это верный и хороший друг каждого человека. Чтение книг — это приятное времяпрепровождение, повышение уровня знаний, расширение кругозора. Она учит правильно оценивать различные ситуации, позволяет понять смысл в жизни, делать соответствующие выводы. В книгах мы переживаем за героев, радуемся за их успехи, стараемся быть похожими на них, всячески подражая им. Книги — наши спутники на всю жизнь. Книга делает человека добрее, учит правильному отношению к жизни, окружающему миру и людям. Поэтому мы, взрослые, должны учить детей бережно относиться к книгам. С этой целью в библиотеке МБОУ « Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г. Хакимова» в рамках акции прошел день добрых дел «Книжкина больница». В начале мероприятия. рассказали ребятам о «болезнях» книг. Ученики внимательно слушали, а затем с большой ответственностью подошли к «лечению» литературы: - расправляли загнувшиеся страницы; - стирали ластиком карандашные пометки; - подклеивали страницы скотчем и бумагой. Всего отремонтировано более 20 детских книг. Мы думаем, что день добрых дел запомнился детям, и они усвоили, что книги полезны и необходимы человеку. В ходе акции «Книжкина больница» ребята прочувствовали важность своей работы, и пришли к выводу, что к книге нужно относиться бережно и аккуратно, а если уж случилось ненароком ее порвать, то нужно обязательно оказать ей «первую медицинскую помощь»!

-
Каникуллар... 06.01.2022 Кышкы каникул вакытында Казиле башлангыч мәктәбендә кызыклы чаралар үткәрү дәвам итә. Шундый чараларның берсе, шашка ярышы, балалар күңелендә озак сакланыр. Бертуган Сибагатуллиннар бу ярышта үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.

-
Кышкы каникуллар дәвам итә 05.01.2022 Кышкы каникуллар дәвам итә. Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары өчен бүгенге көн дә бик күңелле һәм файдалы узды. Мәктәптә алар кыш темасына табышмакларга , сорауларга җавап таптылар, күңелле уеннар уйнадылар. Ахырдан эбру ысулы белән суда рәсем ясадылар.

-
Каникуллар... 04.01.2022 Каникулларны күңелле һәм файдалы үткәрү максатыннан бүген Мөндеш башлангыч мәктәбендә рәсем конкурсы уздырылды. Укучылар рәсем ясау осталыкларын арттырдылар. Алар кышкы пейзаж ясадылар.

-
Республика олимпиадасына әзерләнү 04.01.2022 Каникуллар булуга карамастан, бүген дә мәктәп балаларның шат тавышларыннан гөрләп торды. Мәктәптә бераз өстәл уеннары уйнаганнан соң, урамга чыгып кар бабай да ясап керделәр. Шулай ук республика олимпиадасына әзерләнү эшләре дә барды. Бүгенге көннәре дә матур һәм файдалы узды укучыларның.

-
Чаңгы шуабыз 03.01.2022 Безнең укучылар чаңгы шууны сагынып көтеп алалар. Бүген укучылар белән чаңгы шуу көне уздырылды. Саф һавада йөреп кайту рәхәтлек бирде, сәламәтлек өчен бик тә файдалы булды. Кыш ае салкын булса да, Бирешмибез без аңа. Салкыннарны куа – куа, Шуабыз чаңгы – чана.

-
Каникуллар... 02.01.2022 Укучыларның көтеп алган кышкы каникул вакыты да килеп җитте. Каникулны күңелле һәм файдалы итеп үткәрү максатыннан, Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә һәр көнне укучылар өчен төрле чаралар үткәрелә. Бүген шугалакта тимераякта шуу көне оештырылды. Урамда матур итеп йомшак кар ява. Башта укучылар, укытучылар үз көчләре белән шугалакны кардан чистарттылар, аннары рәхәтләнеп тимераякта шудылар, уеннар уйнадылар. Бүгенге көн балалар өчен бик кызыклы булды.









