Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Экологическая культура 08.02.2022 В 8 классе учителем английского языка был проведён урок, посвященный глобальным проблемам человечества. Вели разговор о стихийных бедствиях и природных катаклизмах. Одна из важнейших тем данного урока - воспитание экологической культуры. Главное, чтобы учащиеся понимали важность данной проблемы и внесли свой вклад в сохранение окружающей среды.

-
8 февраль - Россиядә фәннәр көне 08.02.2022 8 февраль - Россиядә фәннәр көне. Ул РФ Президенты тарафыннан 1999 нчы елның 7 нче июнендә имзаланган 717 нче Указ белән гамәлгә кертелгән. Шул уңайдан 10 нчы сыйныфларда ачык класс сәгате үткәрелде. Алар Россиядәге галимнәр һәм аларның ачышлары белән таныштылар. Укучылар үзләре белгән мәгълүматлар белән дә уртаклаштылар. Сорауларга җавап бирделәр. Класс сәгате кызыклы һәм эчтәлекле булды.

-
Кызыклы математика 05.02.2022 Табиб таләпләре буенча мәктәп сумкасы укучының үз авырлыгының 1/10 өлешеннән артмаска тиеш. Шул максаттан бүген математика дәресендә 5 нче сыйныф укучылары үзләренең сумкалары үз авырлыкларының күпме өлешен алып торганын исәпләделәр.

-
Цифрлаштыру елы 04.02.2022 Мөндеш башлангыч мәктәбендә, 2022 нче елның Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы дип игълан ителүе уңаеннан, төрле чаралар үткәрелү дәвам итә. Бүген 3Г сыйныф укучылары “Сабантуй”, “Салават күпере” журналларына күзәтү үткәрделәр һәм кәрәзле телефон ярдәмендә QR-код аша кереп, журналдагы өстәмә материалны карарга өйрәнделәр. Мондый ысул белән видео һәм рәсемнәр карап, текстлар укып булуы укучыларга кызыклы да, файдалы да булды

-
II районара Шиһабетдин Мәрҗани конференциясе 04.02.2022 Бүген укучыларыбыз ZOOM аша үткән II районара Шиһабетдин Мәрҗани конференциясендә катнаштылар һәм урыннар яуладылар. Рамазанова Алинә "Тамырлары белән көчле безнең халык" исемле иншалар юнәлешендә Гран-при иясе, Гыйләҗиева Гүзәл "Төбәк тарихы - милләт тарихы" юнәлешендә 3 урын, Бәйрәмова Зәринә "Күренекле мәгърифәтчеләрнең татар мәдәниятен саклауга керткән өлеше" юнәлешендә 3 урыннарга лаек булдылар. Укучыларыбызга алга таба да уңышлар телибез.

-
Бөтендөнья су-сазлы җирләр көне 03.02.2022 Белгәнебезчә, 2 нче февраль, Бөтендөнья су-сазлы җирләр көне. Бу мөһим датаны истә тотып, Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары Татарстан Республикасының биологик байлыклар буенча дәүләт комитеты, “Ашыт” дәүләт табигать сакланышы белгече Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы белән файдалы очрашуда катнашты. Гөлнара Ильяс кызы үзләре оештырган бәйгеләрдә җиңүчеләрне уңышлары белән котлап дипломнар, истәлекле бүләкләрләр тапшырды. Укучылар өчен осталык дәресе үткәрде, балаларга Ашыт тыюлыгында яшәүче һәм үсүче су-сазлык хайваннары һәм үсемлекләре турында презентация күрсәтеп, әңгәмәдә актив катнашучы укучыларны билгеләп үтте. Балалар Гөлнара Ильяс кызының чыгышын кызыксынып тыңладылар, белемнәрен баеттылар,

-
Грипп-йогышлы авыру 02.02.2022 Грипп-йогышлы авыру, аның белән теләсә кем чирләргә мөмкин. Грипп белән авыручы әйләнә- тирәдәгеләрне сөйләшкәндә, йөткергәндә, төчкергәндә һавага төкерек тамчылары белән вирус таратып зарарлый. Вирус шулай ук көнкүреш әйберләре, уенчыклар, гаджетлар, урын-җир әйберләре аша да тарала. Йогышлы авыруны кисәтү максатыннан, озынайтылган көн төркемендә тәрбияләнүче укучылар өчен "Грипптан саклан" дигән темага класс сәгате үткәрелде.

-
"Мин үз илем белән горурланам" бәйгесе 29.01.2022 Укучыларыбыз даими төрле чараларда, бәйгеләрдә катнашып торалар. "Мин үз илем белән горурланам" бәйгесендә дә актив катнаштылар. "Конституция - илнең төп законы" номинациясендә 2 нче класс укучысы Иванов Асаф, "Геройларның даны белән горурланабыз" номинациясендә Заһидуллина Айзирә җиңү яуладылар. Укучыларга диплом, истәлек бүләге тапшырылды. Укучыларыбызны котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!

-
“Конституция-илебезнең төп законы” бәйгесе җиңүчеләре 28.01.2022 Мөндеш башлангыч мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Вафин Альмир һәм 2 нче сыйныф укучысы Сираҗетдинова Лиана район мәгариф идарәсе, ДОСААФ оешмасы һәм хәрби комиссариат белән берлектә “Конституция-илебезнең төп законы" дигән темага үткәрелгән рәсем һәм кул эшләре бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнаштылар. Тантана Арчаның 6 нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбендә үтте. Хәрби комиссариатның бүлек җитәкчесе Алмаз Әгъзәм улы Борһанов укучыларны уңышлары белән котлады, грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

-
Блокада икмәге 27.01.2022 27 нче январь - Хәрби дан көне. Бу көнне Россия халкы Ленинград блокадасын өзү көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан, Мөндеш башлангыч мәктәбенең 2 сыйныф укучылары өчен "Блокада икмәге" дип аталган сыйныф сәгате узды. Ул чара Ленинград шәһәрен фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүнең 78 еллыгына багышланды “Блокада икмәге” чарасында катнашучы укучыларга дошман камавында калган, Ленинградта икмәк алырга хокук биргән карточкалар күрсәтелде. Ленинград блокадасы турында тарихи мәгълүмат җиткерелде, әлеге чорда яшәгән халыкның батырлыгы турында сөйләнелде. Блокада вакытында алтыннан да кадерлерәк булган 125 грамм авырлыктагы бер кисәк икмәк әлеге чараның төп символы булды.









