Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
Балалар бакчасы белән дәвамчанлык 24.04.2021 Балалар бакчасы белән мәктәп арасында дәвамчанлык дәвам итә. Мөндеш башлангыч мәктәбенең 1 нче сыйныфына керүче балалар белән укытучы Гайнетдинова А. А.бүген кошлар темасына әңгәмә кордылар, геометрик фигуралар белән таныштылар, төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар.

-
“Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе 23.04.2021 23 нче апрель көнне Казан шәһәрендә урнашкан Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясендә “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең һәм VIII Халыкара татар теле олимпиадасының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы язучылар берлеге оештырган бу зур чараның иң мәртәбәле кунагы – президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов укучыларны җиңүләре белән котлады, аларга уңышлар теләде, тырышлыклары өчен рәхмәт әйтте. Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Габдрахманов Инсафка бу тантаналы чарада катнашу бәхете елмайды. Ул “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә лауреат исеменә лаек булды. Инсафны чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә уңышлар телибез.

-
Поздравляем! 22.04.2021 21 апреля в районном Доме культуры прошло торжественное мероприятие, посвященное Дню местного самоуправления. В рамках этого мероприятия состоялось награждение победителей конкурса сочинений "Что я знаю о местном самоуправлении" среди образовательных учреждений. Этой чести была удостоена Хайрутдинова Сюмбеля, ученица 6 класса МБОУ "Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова". Она была награждена дипломом 3 степени и ценным подарком. Поздравляем Сюмбелю с победой и желаем дальнейших успехов!

-
Викторина 22.04.2021 Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 7 нче класс укучылары белән класс җитәкчесе Шакирова Гүзәлия Камил кызы тәрбия сәгатендә “Газиз туган телем” дигән темага викторина уздырды. Укучылар туган телебез – татар телендә “Кем күбрәк белә”,”Тел чарлау”, “Мәзәкләр”, “ Кем тапкыррак”, “Тел шомарткычлар” тукталышларында көч сынаштылар. Гарипова Җәмилә, Шакирова Гөлфинә бу уенда җиңүчеләр булдылар.

-
Республиканская конференция 22.04.2021

22 апреля в Арской СОШ №2 была проведена республиканская научно-практическая конференция «Экологическая безопасность современных социально-экономических систем в ракурсе Хартии Земли». Активное участие в работе конференции принимали и учащиеся нашей школы. Ученица 7 класса Шакирова Г.А. и ученица 9 класса Набиуллина А.Р. (руководитель Маннанова Л.Р.) заняли III место. Ученица 9 класса Шамсутдинова И.Т. (рук. Закирова Л.А.) заняла I место. Поздравляем!
-
"Татар халкы орнаментында симметрия" 21.04.2021 Бүген 7 нче сыйныф укучылары белән геометрия дәресендә "Татар халкы орнаментында симметрия" дигән темага дәрес үткәрелде. Дәрестә укучылар симметрия һәм аның төрләрен искә төшерделәр. Табигатьтәге симметрия күренешләренә мисаллар китерделәр. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан үткәрелгән дәрестә татар һәм рус халыкларының милли бизәкләрендә симметрия күренешләрен карап үттеләр.

-
«Моңлы сазым” районкүләм иҗат бәйгесе 21.04.2021 «Казан арты» тарих-этнография музеенда «Моңлы сазым” районкүләм иҗат бәйгесе үткәрелде. Ул бөек Тукайның 135 еллыгы һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан үткәрелде. Бәйгедә 5-11 сыйныф укучылары катнаша лды. Тукай шигырьләре, аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар бәйгесе булды ул. Бу бәйгедә безнең мәктәпнең 5 класс укучысы Низамиева А. катнашты һәм диплом белән бүләкләнде.

-
“Арча ягы шагыйрьләре” китабы 20.04.2021 Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, Г.Тукайның 135 еллык юбилее уңаеннан Татарстанда, туган ягыбыз Арча районында бик күп төрле чаралар, очрашулар, бәйгеләр оештырыла. Безнең мәктәп тә бу чараларда бик актив катнаша. Күптән түгел Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә “Арча ягы шагыйрьләре” китабы нәшер ителде. Бу китапка Арча районында туган бөек шагыйрьләр белән бергә һәвәскәрләр иҗаты һәм укучыларыбызның бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышлап язылган шигырьләре кертелде. Китапны әзерләүдә татар теле һәм әдәбияты, башлангыч сыйныф укытучылары катнашты. Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә укучыларыбыз иҗатына багышланган китаплар күпләп нәшер ителсен иде дигән теләктә калабыз.

-
“Без – Тукай варислары" шигырь укучылар бәйгесе 20.04.2021 19 нчы апрельдә Арча муниципаль районы “Арча 6 нчы урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесендә “Без – Тукай варислары" шигырь укучылар бәйгесе узды. Бәйге укучылар һәм укытучылар арасында 4 төркемгә бүленеп үтте. Мәктәбебездән башлангыч сыйныф укучылары катнашты. 2 нче сыйныф укучысы Шәйхетдинов Кәрим, 4 нче сыйныф укучысы Бариева Гөлфинә уңышлы чыгыш ясап диплом һәм Г.Тукайның китабы белән бүләкләнделәр. Ә 3 нче сыйныф укучысы Саттарова Азалия 2 нче дәрәҗә диплом һәм кубокка ия булды. Без аларны уңышлары белән котлыйбыз. Киләчәктә тагын да биегрәк үрләр яулауларына ышанып калабыз, уңышлар телибез.

-
ЭКОВЕСНА 19.04.2021 Волонтерлар сугышта һәлак булганнарга куелган һәйкәлләрне чистартуда катнашты.









