Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 ( 124 ) 125 126 127 128 129 130 >>
-
“Блокада икмәге” 27.01.2022 Мөндеш башлангыч мәктәбенең 3нче, 4 нче сыйныф укучылары белән “Блокада икмәге” темасына тәрбия сәгате үткәрелде. Укучылар 1941-1944 нче елларда камалышта булган Ленинград шәһәре, анда яшәгән кешеләрнең авыр тормышы турында тыңладылар. Таня Савичеваның көндәлеге белән танышу, “Тормыш юлы” турында тыңлау укучыларда аеруча зур тәэсир калдырды. Алар икмәкне саклап тоту һәм илдәге тыныч тормышның кадерен белүнең мөһимлеге турындагы әңгәмәдә катнаштылар.

-
"Блокада икмәге" 26.01.2022 Мөндеш башлангыч мәктәбенең 1 Г классы белән "Блокада икмәге" дигән темага класс сәгате уздырылды. Сугышның 79 нчы көнендә ягъни 1941 нче елның 8 сентябрендә, немец-фашистлары, Ленинград шәһәрен чолгап алып, аның илебез белән элемтәсен өзгән. Шәһәр бик авыр хәлгә калган. Икмәккә көндәлек норма 125 граммга гына калган. Блокада 900 көнгә сузылган. Бик күп халык үлгән. Илләребез тыныч булсын, безгә мондый авырлыкларны күрергә язмасын. Икмәкнең кадерен белик. Шушы темага Мөндеш башлангыч мәктәбендә класс сәгатьләре уздырылды.

-
27 январь - Ленинград блокадасы өзелгән көн 26.01.2022 Ленинград 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр - 872 көнгә камалышта кала. Анда яшәүчеләр өчен бу үлем исе аңкып торган иң авыр 872 көн була. Зур шәһәрләрне шулай озак саклауга мисаллар хәтта дөнья тарихында да юк. Шәһәрдә 2,5 миллион кеше кала. Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы тарихка халыкның гаҗәеп кыюлыгы һәм геройлыгы эпопеясы булып кереп калды. Классларда Ленинград блокадасына багышлангач чаралар үтте.

-
Класс сәгате 21.01.2022

20 нче ноябрь көнне Мөндеш башлангыч мәктәбенең 1 Г класс укучылары белән "Кышкы чорда су объектларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре" темасына класс сәгате үткәрелде.Укучылар белән бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштык. Укучыларга елга буйларына ялгыз гына чана -чаңгы шуарга барырга ярамавы аңлатылды.
-
Информационная безопасность детей 19.01.2022 В связи с нарастающим глобальным процессом активного формирования и широкого использования информационных ресурсов особое значение приобретает информационная безопасность детей. В 5 классе учителем английского языка был проведён урок, посвящённый онлайн безопасности школьников, которые в наши дни все больше и больше времени проводят в интернете. Очень важно, чтобы учащиеся сами понимали важность данной проблемы.

-
Без тарихта эзлебез. 18.01.2022 Татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани – энциклопедик галим, күпкырлы шәхес, гаять тирән, төпле белемле зат. Ул, татар, төрки телләреннән тыш, гарәп, фарсы телләрен камил белә. Күп кенә хезмәтләрен гарәпчә яза. Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, нумизматика, этнография, география, халык иҗаты һ.б. Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм. 6 класста танылган галим турында класс сәгате үткәрелде.

-
Интернет-чиксез мәгьлүмат дөньясы 17.01.2022 2022 нче ел Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Мөндеш башлангыч мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары өчен “Интернет-чиксез мәгьлүмат дөньясы” дигән темага танып белү сәгате үткәрелде. Укучыларга виртуаль дөньяда яхшыдан ары тагын күп кенә начар нәрсәләр булуын, интернетта үзеңне дөрес тотмау аркасында, үзләренә генә түгел, якыннарыңа да зыян килергә мөмкин булуы аңлатылды. Кагыйдәләр белән танышып чыкканнан соң, укучыларга буклетлар таратылды.

-
Котлыйбыз! 17.01.2022 “Ел укытучысы – 2022” һөнәри осталык конкурсының нәтиҗәләре ясалды.Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Төхбәтуллина Ләйсән Хөрмәтулла кызын һәм математика укытучысы Шаһидуллина Гөлгенә Рүзәл кызын финалга чыгулары белән котлыйбыз.

-
Укытучылар көч сынаша 14.01.2022 2022 нче елның 14 нче гыйнварында Д.Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбендә “Ел укытучысы – 2022” һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. Татар мәктәпләре арасында 7 укытучы финалга сайлап алынган иде. Алар өч төрле – “Ел укытучысы - 2022”, “Иң яхшы татар теле укытучысы”, “Педагогик дебют” номинацияләрендә көч сынаштылар. Конкурста Кәче төп гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Фәнүзә Рафаэль кызы, шул ук мәктәпнең география укытучысы Гарәпшин Рәдиф Миннехан улы, Утар - Аты төп гомуми белем мәктәбенең җәмгыять белеме укытучысы Сабиров Илнар Ильяс улы, Носы төп гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мостафина Гөлүзә Бари кызы, Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбенең технология укытучысы Сәләхиева Миләүшә Радик кызы, Д.Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Төхбәтуллина Ләйсән Хөрмәтулла кызы һәм математика укытучысы Шаһидуллина Гөлгенә Рүзәл кызы катнашты. Алар, заман технологияләрен кулланып, дәресләр һәм мастер-класслар үткәрделәр. Укытучыларның һөнәри осталыгын Арча муниципаль районы “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениясе методистлары Хәкимов Айнур Әнвәр улы, Глазкова Ирина Борис кызы, Сафиуллин Илшат Рашат улы, Гыйбадуллин Илназ Зөфәр улы, Мостафина Энҗе Габдулатҗан кызы бәяләде. Алар укытучыларның дәресләре югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үттеләр.

-
Вакытыңны дөрес бүләргә өйрән! 14.01.2022 Уку елының икенче яртысы да башланып китте. 11 нче сыйныфлар өчен бу яртыеллык бигрәк тә җаваплы чор булып тора. Тиздән бердәм дәүләт имтиханнары башланачак. Укучылар аларга ел дәвамында ныклап әзерләнә инде. Имтиханнарга әзерләнү күп көч һәм вакыт таләп итә. Шунлыктан бүгенге тәрбия сәгатендә “Вакытыңны дөрес бүләргә өйрән” дигән темага укучылар белән әңгәмә оештырылды. Аларга вакытны дөрес файдалану буенча киңәшләр бирелде, укучыларның фикерләре тыңланды.









