Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
"Мин Арча баласы" проекты 05.05.2021 9 класс укучысы Гыйлаҗиева Г. Арча укучылар сарае оештырган "Мин Арча баласы" проектында катнашты. 2021 нче ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чара Түбән Мәтәскә авылы тарихы турында булды. Проект белән Instagram социаль челтәрендә танышырга булачак.

-
Велотуристлар бездә кунакта 03.05.2021 2021 нче ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Арча укучылар сарае велотуристлары Минхаиров Ф.Ф. җитәкчелегендә туган ягыбыз авылларына велосәяхәтләр оештыра башлады. Беренче тукталыш - Түбән Мәтәскә авылы. Туристларга тарих укытучысы Закирова Л.Ә. авыл тарихын сөйләде. Авыл зиратындагы XVI гасыр каберташларын, 1942 нче елда авыл аша туган ягына, Балтач ягына, кайтып барышлый үлеп калган солдат каберен зираят кылдылар. Мәктәпнең этнографик музее белән таныштылар.

-
Авыл тарихын өйрәнәбез 30.04.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 5 класс укучылары туган як авыллары тарихын өйрәнә башладылар. 9 класс укучысы Гыйлаҗиева Г. аларга, үзенең проект эшен - Түбән Мәтәскә тарихын сөйләде.
-
Поздравляем! 30.04.2021 Отряд юных инспекторов движения МБОУ "Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова" (руководитель: Тимербаева Лилия Рафильевна) заняла 3 место на районном конкурсе "Лучший отряд ЮИД по итогам 2020-2021 года и лучший руководитель" среди общеобразовательных школ Арского муниципального района Республики Татарстан. Молодцы!!! Поздравляем!!!

-
“Без-Тукайлы халык” районара яшь иҗатчылар бәйгесе. 28.04.2021 2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, Габдулла Тукайның 135 еллык юбилее уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан, Арча муниципаль районы Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе базасында “Без-Тукайлы халык” исемле иҗади эшләр конкурсы оештырылды. Бәйгедә Мөндеш башлангыч мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары “Гаилә ядкәре” номинациясендә катнашып Сираҗетдинова Лиана 3 урын яулады, Хәйретдинов Айзат актив катнашучы дипломы белән бүләкләнде.

-
Туган тел көне 27.04.2021 26 нчы апрель-сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Бүген бөтен татар дөньясы шагыйрьнең 135 еллыгын билгеләп үтә.Еллар узган саен,Тукай якыная гына бара.Шул уңайдан Казиле башлангыч мәктәбендә шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган әдәби викторина , шигырь конкурсы үткәрелде.

-
Тукай на английском языке 27.04.2021 В школе продолжают проводить мероприятия и открытые уроки в честь Года родного языка и народного единства. В 9 классе учитель английского языка провёл урок, посвящённый дню рождения Габдуллы Тукая. Учащиеся прочитали стихи знаменитого поэта на английском языке.

-
“Тукай кайта безгә һәр язда” 26.04.2021

26 апрель - татар дөньясы өчен истәлекле дата, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Апрельне Тукай ае дип тә атыйлар, чөнки ул апрель аенда туган һәм шул ук айда вафат булган. Ул нибары 27 ел гына яшәп, бик зур иҗади мирас калдырган. Габдулла Тукайның 135 еллыгы туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы белән туры килүе аеруча зур әһәмияткә ия .Үз телен, милләтен ихтирам иткән, татарлыгы белән горурланган һәркем әлеге датаны яхшы белә. Шул уңайдан, Мөндеш башлангыч мәктәбендә “Тукай кайта безгә һәр язда”дигән темага акыл батл уены үтте. Укучылар “Карлыгач”, Кызыклы шәкерт” һәм “Пар ат” командыларына бүленеп Тукайның тормыш юлы, иҗатына багышланган сорауларга җаваплар бирделәр, шигырьләрен сөйләделәр. Уен сөекле шагыйребезнең “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
-
Габдулла Тукайның тууына 135 ел 26.04.2021 Туган ягыбызга тагын апрель килде. Кояшлы матур көннәре, җырчы кошлары белән бергә, ул - безгә бөек Тукаебызны бүләк иткән ай. Бүген , 26 нчы апрель көнне, Габдулла Тукайның тууына 135 ел булды. Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбендә, бөек шагыйребезне искә алу максатыннан, әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Кичәдә аның тормыш юлында булган вакыйгаларга күзәтү ясалды, шиырьләре укылды, җырлары башкарылды, курайчылар дуэты “Тукай моңнары”н бүләк итте. Еллар үткән, ара ерагайган саен, Тукай шәхесе безгә якыная, кадерлерәк була бара. Тукай иҗаты — татар халкының гаҗәеп зур байлыгы. Җырлап торган Тукай теле, гаҗәеп бай Тукай иҗаты! Чиксез Тукай рухы! Тукай теле — туган телем! Бүген бу телдә кошлар сайрый сыман, бүген бу телдә чишмәләр чылтырый сыман, иген үсә сыман. Бүген шушы илаһи телдә без сөйлә-шәбез, елыйбыз, җырлыйбыз! Сегодня исполняется 135 лет со дня рождения великого поэта татарского народа Г.Тукая. В связи с этим событием провели литературный вечер. Это мероприятие направлено на приобщение к творчеству Габдуллы Тукая, повышение читательской культуры учащихся. В его произведениях можно найти ответы на многие вопросы сегодняшнего дня. Габдулла Тукай — не просто великий поэт, а символ истории и судьбы всего татарского народа. Поэт прожил недолго: всего 27 лет. Но за это время он издал около 30 томов стихов, одним из первых в Казани стал писать для детей и выпустил несколько трудов о татарском фольклоре. Благодаря Тукаю жители Татарстана познакомились с творчеством Пушкина, Лермонтова и других русских поэтов, многие его произведения стали основой для песен. Габдулла Тукай является путеводной звездой.

-
ЭКОвесна 24.04.2021

2021 нче елның 24 нче апрелендә башланган Бөтенроссия өмәсенә Д.Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбе коллективы да кушылды. Имин санитар-эпидемиологик хәл булдыру, әйләнә-тирәлекне саклау максатында үткәрелгән өмәдән соң мәктәп яны территориясе чистарып, матурланып калды. К Всероссийскому субботнику, который начался 24 апреля 2021 года, присоединился коллектив Нижнеметескинской СОШ имени Д. Г. Хакимова. После субботника, проведенного в целях создания безопасной санитарно-эпидемиологической обстановки, охраны окружающей среды, пришкольная территория была очищена и благоустроена. --








