Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
Тәрбия сәгате 21.05.2021 Уен - ул бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше. Алар - балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Бүген 2 нче сыйныф укучылары бик яратып татар халык уеннарын уйнадылар.

-
Котлыйбыз! 20.05.2021 Кәче авылында үткәрелгән район көрәш ярышында 2 урын алган 2 класс укучысы Фазылҗанов Айзатны котлыйбыз!

-
Татар халык авыз иҗаты. 20.05.2021 8 нче класс укучылары татар халык авыз иҗаты белән таныштылар.

-
Сәламәтлек көне 19.05.2021 19 май көнне мәктәптә сәламәтлек көне үтте. Укучылар ачык һавада төрле уеннар уйнадылар,ярыштылар.

-
"Татарстан дуслык иле, һәрбер милләт аның гөле" 15.05.2021 Төрле милләт кешеләренә карата дуслык, хөрмәт хисләре нәселдән килми, аны һәр буында өр яңадан тәрбияләргә кирәк, бу сыйфатларны ни кадәр иртәрәк формалаштыра башласаң, шул кадәр әһәмиятлерәк. Халыкара Туган тел елы уңаеннан, Г.Ф. Саттарова 6 нчы сыйныф укучыларына "Татарстан дуслык иле, һәрбер милләт аның гөле" дигән темага тәрбия сәгате уздырды.

-
«Милли эзләнүләр» районара фәнни - гамәли конференция җиңүчеләре 14.05.2021 2020-2021 нче уку елы планы нигезендә сәләтле балаларны ачыклау, укучыларны эзләнү эшләренә тарту, укытучыларны фәнни эшләргә җәлеп итү, татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, пропагандалау максатыннан 2021 елның 14 маенда Арча шәһәре 3 номерлы башлангыч мәктәбендә Туган якны өйрəнү буенча «Милли эзләнүләр» проекты астында үтүче Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган укучылар һәм укытучыларың “Туган телемнең серләрен ачам” районара фәнни - гамәли конференциясенең финалы узды. Әлеге конференциядә Мөндеш башлангыч мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы Гыйльметдинова Азалия “Сайра сандугач” секциясендә катнашып 3 урынга (җитәкчесе Гыйбадуллина И.Г) , 2 нче сыйныф укучысы Туюрова Айлинә Әбиемнең серле сандыгы” секциясендә чыгыш ясап 3 урынга лаек булды (җитәкчесе Рәхмәтуллина А.Р). Укучыларны уңышлары белән котлыйбыз!

-
Җиңү язын якынайтты, сезнең батырлык! 09.05.2021 Бүген Мөндеш авылында Бөек Ватан сугышында башларын куйган каһарман авылдашлар истәлегенә яңа обелиск ачылу тантанасы узды. Тантанада Арча муниципаль районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Габделгазизов Ильяс Нурсил улы катнашты. Ул тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын бәйрәм белән котлап, үзенең теләкләрен җиткерде. Башлангыч сыйныф укучылары көче белән әзерләнгән “Җиңү язын якынайтты, сезнең батырлык!”дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә тылда көнне- төнгә ялгап эшләгән, туган илебезнең азатлыгын яклап чыккан олы буын-тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләп шигырьләр сөйләнде, җыр җырланды. Сугышта һәлак булганнарны искә алып, обелискка венок куелды һәм бер минут тынлык белән искә алдынды. Мөндеш авылы сугыш чорында яу кырына үзенең 117 дән артык улын озата. Шуларның 69 туган авылына әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Тормышның ачысын, авырын күреп үскән ветераннар бүген тормышка шөкер итеп яши. Шушы тыныч тормышта яшәвебез белән без аларга чиксез рәхмәтле. Тагын бик күп Җиңү язларын тыныч тормышта, иминлектә, якыннарыгызның күңел җылысында, мәхәббәтендә каршыларга язсын сезгә,тыл хезмәтчәннәре, газиз әтиләре сугыш кырында ятып калган сугыш чоры балалары!

-
Тантаналы митинг 09.05.2021 Быел илебез халкы 1945 елның Җиңү язын 76нче тапкыр каршылый. Ватаныбызны явыз дошманнан саклап калган батырларның истәлеге йөрәкләрдән мәңге җуелмаячак. Бетмәс-төкәнмәс газап-сыкранулар, авыр югалтулар һәм җимереклекләр белән тулы 1418 көн һәм төн... Әлеге афәт һәр өйгә, гаиләгә кагылган, һәр йөрәктә үзенең эзен калдырган. Бөек Ватан сугышында Җиңү — милли горурлык, хәрби дан һәм илебезнең көч-куәте билгесе. Бәйрәм уңаеннан Түбән Мәтәскә авылы һәйкәле янында митинг булды. Иске Кырлай авыл җирлеге Башлыгы Лотфуллин Ф.Ф., районның яшьләр бүлеге җитәкчесе Габделгазизов И.Н.ветераннарны котлап чыгыш ясадылар. Мәктәп укучылары концерт куйдылар.

-
Җиңү көне 09.05.2021 Җиңү көне – син чәчәкле бәйрәм, Чәчәкләргә төрен, күмел син, Ямансу да, сагышлы да бәйрәм, Башка бәйрәм кебек түгел син. Сагышларың бераз сүрелсен дә, Гел шатлыкка гына әйләнсен, Иле өчен ятып калганнарны Искә ала торган бәйрәм син. Мәктәп укучылары һәм укытучылары Югары Мәтәскә авылы һәйкәле янында митингта катнаштылар.

-
Велопоход выходного дня 07.05.2021 7 мая 2021 г. учащиеся МБОУ "Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова" совершили велопоход выходного дня по маршруту Нижние Метески-Казанбаш-Нижние Метески.









