Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Класс сәгате 23.10.2021

-
Милли ризык-табын түрендә 22.10.2021 Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, Мөндеш башлангыч мәктәбенең 2 сыйныф укучылары өчен “Милли ризык –табын түрендә” дигән темага cыйныф сәгате уздырылды. Максаты- укучыларның милли ризыклары турында белемнәрен киңәйтү, тәмле, татлы ризыкларны әзерләү серләре белән таныштыру. Укучылар презентация карап, милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булуына төшенделәр,ребуслар чиштеләр, татарларның ин яраткан милли ризыклары булып гөбәдия, чәкчәк, бавырсак, бәлеш, пәрәмәч булуын ачыкладылар.

-
Берегите себя и своих близких 22.10.2021

-
"Туган телем-татар теле" 13.10.2021 Бүген Мөндеш башлангыч мәктәбенең 1Г класслары белән "Туган телем-татар теле" темасына класс сәгате уздырылды. Тел-кешеләрнең аралашуы өчен бик әһәмиятле чара. Ул - тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Безнең татар телебез-күп сынаулар кичкән тел. Укучыларга телебезне сакларга, якларга кирәклеге аңлатылды. Укучылар тел турындагы табышмакларга җавап эзләделәр, мәкальләрне дәвам иттеләр. Якташ шагыйребез Г. Тукай турындагы белемнәр тирәнәйтелде.

-
Котлыйбыз! 08.10.2021 Нәтиҗәле эш күрсәткечләре өчен һәм укытучылар көне уңаеннан физик тәрбия укытучысы Җәләлиев И.И., рус теле укытучысы Төхбәтуллина Л.Х. район мәгариф идарәсе һәм район Башлыгы Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

-
“Татар халык авыз иҗаты” 07.10.2021 Бүген Мөндеш башлангыч мәктәбендә “Татар халык авыз иҗаты” темасына класстан тыш чара үткәрелде. Укучылар татар халык фольклорының жанрлары белән таныштылар. Алар табышмакларның җавапларын әйттеләр, әкиятләрне рольләргә бүлеп укыдылар, мәкаль, әйтемнәр белән бәйле булган биремнәр үтәделәр. Санамыш, сынамыш, такмак кебек жанрлар турында әңгәмә үткәрелде. Татар теленең матур, бай булуы, аны саклауда татар халык иҗатын сөйләмебездә куллануның әһәмиятле булуы турында нәтиҗә ясалды.

-
Татар халкының милли киемнәре 06.10.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге уңаеннан, 3 нче класс укучылары технология дәресендә татар орнаменты белән таныштылар. Укучылар татар орнаментының төп үзенчәлеге - үсемлек элементлары булуын аңладылар. Татар халкының милли киемнәрендә төшерелгән бизәкләрне анализладылар. Ахырдар үзләре дә татар орнаментын кулланып түбәтәй ясадылар.
-
"Милләтләрнең сүнмәс маяклары" 04.10.2021 Казиле башлангыч мәктәбендә "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" уңаеннан төрле чаралар еш уздырыла. Бу юлы алар Күпербаш китапханәсенә экскурсиядә булдылар. Анда "Милләтләрнең сүнмәс маяклары" дигән күргәзмә белән таныштылар. "Татар китабы" буенча кызыклы әңгәмәдә катнаштылар.

-
"Мин Арча баласы" проекты 01.10.2021 6 класс укучысы Харрасова Г. Арча укучылар сарае үткәргән "Мин Арча баласы" квест уенда катнашты, Диплом белән бүләкләнде.

-
Милли бизәкләр 30.09.2021 2021 нче ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, 9 класс укучылары белән “Татар халкының милли бизәкләре” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Хөсәиновлар гаиләсе ясаган тәрәзә йөзлекләре белән таныштырылды.









