Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 291 292 293 294 295 296 297 298 ( 299 ) 300 >>
-
Туган телем язмышы 20.01.2015

Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү бик авыр. Сөйләм телен, туган телне үзләштерүнең төп чарасы – сыйныфтан тыш эшләр. Бу чаралар вакытында укучылар үзләрен иркенрәк тота, укытучы белән укучы якыннан аралаша. Туган телгә, халык җырларына багышланган бәйрәмнәр, жырлы-биюле уеннар балалар һәм ата-аналар күңелендә онытылмас эз калдыра. Без мәктәбебездә туган телгә багышланган чараларны шул максаттан чыгып оештырылды.
19 гыйнвар көнне татар теле һәм әдәбият укытучысы Нигматуллина Л. С. “Туган телем-иркә гөлем” дип аталган класстан тыш чара үткәрде.Чараның максаты туган телебезгә карата балаларда кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү; татар халык авыз иҗаты әсәрләрен белү күнекмәләрен тикшерү; бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
-
Котлыйбыз! 20.01.2015

Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы ел саен мәктәп укучылары арасында “Киләчәккә билет” исемле сочинениеләр конкурсы үткәрә. Бу конкурста безнең укучыларыбыз да актив катнаша. Бадретдинова Айгөл(7 класс),Гайнуллина Гөлзилә(8 класс),Габдрахманов Райхан( 8 класс) Арчаның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау үзәгенең грамотасы белән бүләкләнделәр.Гумеров Алмаз Арчаның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау үзәгенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Укучыларны уңышлары белән котлыйбыз.
-
Татарча көрәш буенча ярыш 17.01.2015

16 январь көнне Яңа Кенәр урта мәктәбенең спорт залында яшүсмерләр арасында район җитәкчесе призына көрәш буенча ярыш үтте.Ярышлар районның татарча көрәш федерациясе җитәкчесе Ринат Алиев җитәкчелегендә үтте.Үз үлчәүләрендә мәктәпнең 7 Б класс укучысы Аяз Салихов -3 урын,6 Б класс укучысы Радик Лотфуллин -3 урын,8 Б класс укучысы Азат Хамзин-2 урын,8 Б класс укучысы Салават Мостафин -3 урынны алдылар.Аларны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз.Киләчәктә уңышлар телибез. Командалар арашында Шушмабаш мәктәбе беренче урынны алды.Тренеры Зөлфәт Хайруллин.Икенче урынны Яңа Кенәр мәктәбе алды.Тренеры Илгиз Салихов.Өченче урында-Сеҗе мәктәбе командасы.Тренеры-Марат Әхмәдиев. Җиңүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев,республиканың татар-башкорт көрәш федерациясе җитәкчесе Равил Хайруллин котлап ,бүләкләр тапшырдылар.
-
Ачык ишекләр көне 16.01.2015

Яңа Кенәр урта мәктәбендә әти-әниләр өчен ачык ишекләр көне үткәрелде. Көн дәвамында әти-әниләр дәресләргә килеп, үзләренең балаларының ничек укыганнарын,дәрестә үз-үзләрен тотышларын карап,класс җитәкчеләре,фән укытучылары белән сөйләшеп киттеләр.
-
Котлыйбыз! 16.01.2015

Хөрмәтле Илсия Мәхмүтовна!
Сезне чын күңелдән матур бәйрәмегез - 50 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз.Бүген гомер мизгелеңнең матур бәйрәме,хатын-кызның акыл туплаган,асыл,иң күркәм чоры.Киләчәктә дә сәламәтлек,җан тынычлыгы,яңадан-яңа куанычлар,мул тормыш,ныклы сәламәтлек,эшеңдә уңышлар гаилә бәхете,шатлыклыр телибез.
Сиңа насыйп булган бәхет, шатлык,
Якты көннәр мәңге үтмәсен.
Сәламәтлек - ярты бәхет, диләр,
Шунысы бигрәк читләп үтмәсен.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.
-
Ата-аналар җыелышы. 15.01.2015

15 январь көнне Яңа Кенәр урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы булды.1-8класслар,10 класс укучыларының әти-әниләре өчен җыелышлар аерым үткәрелде.Ә 9,11 класс укучыларының әти-әниләре өчен аерым җыелыш булды.Бу җыелышта район мәгариф идарәсенең әйдәп баручы белгече Гатауллина Лилия Мәхмүтовна катнашты.Җыелышта ЕГЭ,ОГЭ турында сөйләшенде.Математикадан ЕГЭ га әзерләнү,аның авырлыклары турында математика укытучысы Тухватуллина Л.Р. чыгыш ясады.Рус теле фәненнән ЕГЭга ,ОГЭ га әзерлек буенча рус теле укытучысы Гайнетдинова З.Р. чыгыш ясады.Математикадан ОГЭ га әзерлек буенча математика укытучысы Мустафина Г.Г. чыгыш ясады.Алар әти-әниләрне ЕГЭ.ОГЭ да булачак авырлыклар белән таныштырдылар.9 класс укучылары имтиханнарны видеокүзәтү астында бирәчәкләре турында әйтелде.Имтиханнарга кадәр тагын 4 ай вакыт бар,шул вакыт эчендә ОГЭ,ЕГЭны яхшы итеп тапшыру өчен бик нык тырышырга кирәклеге ассысызыклап үтелде.
-
Өченче чирек башланды 12.01.2015

Озын-озакка сузылган кышкы каникуллар тәмамланды.Бүген өченче чирек башланды.
Барлык укытучыларга һәм укучыларга да уңышлар телибез.
-
Педагогик совет утырышы.
10.01.2015
Бүген мәктәптә педагогик совет утырышы булды.Утырышта икенче чирек ,беренче яртыъеллык нәтиҗәләре,ЕГЭ,ОГЭ га әзерлекнең торышы турында сүз алып барылды.Икенче чирек нәтиҗәләре буенча укыту эшләре буенча директор урынбасары Гарипова Р.К. чыгыш ясады.Ул икенче чиректә белем сыйфатындагы үзгәрешләргә басым ясады,укучыларның күп дәрес калдырулары турында әйтеп китте.Шулай ук ЕГЭ әзерлек буенча математика укытучысы Тухватуллина Л.Р. һәм рус теле укытучысы Гайнетдинова З.Р. үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
-
Каникулның уникөнче көне - волейбол уйныйбыз. 10.01.2015

Төрле уеннар уйнап,ярышларда катнашып, чана,чаңгы шуып каникулның үткәне сизелмәде дә.Бүген дә укучылар мәктәпнең спорт залына җыелдылар.Алар командаларга бүленеп волейбол уйнадылар.
-
Ресурс үзәк эше
10.01.2015
Бүген мәктәптә сайлап алу фәннәре буенча ресурс үзәк эшләде.
Укытучылар Самигуллин Т.Ф.,Марданова Н.А., Садикова Н.К.,Нигметзянов А.Д. физика,химия.биология,информатика фәннәреннән укучыларны имтиханнарга әзерләделәр.Имтиханнарга әзерләнергә Яңа Кырлай урта мәктәбе укучылары да килделәр.Ресурс үзәкнең эше киләчәктә дә дәвам итәчәк.








