Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 291 292 293 ( 294 ) 295 296 297 298 299 300 >>
-
Хоккей ярышы 21.02.2015

21 февраль көнне Яңа Кенәрдә 2003 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында район беренчелегенә хоккей ярышы үтте.Ярышта Арча районыннан команда катнашты.Бу ярышта Яңа Кенәр командасы беренче урынны алды.
-
Бүген бездә "аҗаган". 21.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан бүген Яңа Кенәр мәктәбенең 5-8 класс укучылары арасында "Аҗаган-2015" ярышы үткәрелде.Ярышта 5,6А.7А.8А класс укучыларынан торган беренче команда һәм 6Б,7Б,8Б класс укучыларыннан торган икенче команда ярыштылар.Алар граната атуда,кардан шуышуда көчләрен сынаштылар.Шулай ук яшерелгән флагны эзләү өчен күп көч куйдылар.Беренче команда икенче командага караганда күпкә җитезрәк булды һәм алар флагны беренче булып таптылар.Беренче команда бу уенда җиңүче булды.
-
Очрашу. 21.02.2015

Ветераннарның өйләрендә булу,аларның хәлләрен белү Яңа Кенәр урта мәктәбенең күркәм традициясенә әйләнде.Кичә 11 Б класс укучылары класс җитәкчеләре Самигуллина Ф.А. белән берлектә сугыш һәм хезмәт ветераны Рәгыйб абый һәм Фәния апа Халитовларга бардылар. Алар ветераннарга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр,игътибар белән Рәгыйб абыйның сугыш турында сөйләгәннәрен,Фәния апаның сугыш вакытында тылда ничек эшләгәннәрен тыңладылар.Үз чиратларында укучылар да ветераннарга матур җыр һәм шигырь бүләк иттеләр.Бу очрашу һәркем күңелендә дә тирән эз калдырды.
-
Әфган ветераны-авылдашыбыз. 21.02.2015

Сугыш... Кыска гына сүз, ә мәгънәсе бик куркыныч.
Әфган сугышында безнең Яңа Ашыт авылыннан ике егет: Газинур һәм Ильсур Нигмәтҗановлар катнашты. Сугыштан исән-имин кайттылар. Хәзерге көндә Газинур безнең арада юк.
Ә ИльсурНигмәтҗанов21 нче февраль көнне безнең мәктәпкә очрашуга килде.Чыннан да, тыныч тормышта сугыш афәте күргән бу егетләр зур хөрмәткә лаек. Үзенең күргәннәре белән уртаклашудан тыш, безнең дә күп сорауларыбызга җавап бирде.Эчкерсез әңгәмә тәмамлангач, бергәләп фотога төштек.
Сугышта катнашучылар гына түгел, без, бүгенге яшьләр, һәм киләчәк буын кешеләре дә бу вакыйганы онытырга тиеш түгел. Көннәр тыныч, күкләребез аяз булып, атыш, шартлау тавышларын ишетмичә яшәргә язсын . Киләчәктә җир йөзендә сугышлар кабатланмасын
-
Әтиләр бәйрәме 20.02.2015

Яңа Кенәр урта мәктәбе филиалы Сөрде башлангыч мәктәбендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Әти дә солдат булган" дигән кичә үткәрелде. Укучылар әтиләре турында язган иншаларын укыдылар, шигырьләр сөйләделәр, җыр-биюләрен бүләк иттеләр. Кичәне Валиуллин Инсаф "Мин үзем дә солдат булам, үсим генә аз гына" дип җырлап тәмамлады.
-
Ягез әле,егетләр! 20.02.2015

20 февраль көнне Яңа Кенәр урта мәктәбендә "Ягез әле,егетләр!" конкурсы үтте. Ярышта 10-11 класс егетләре көч сынаштылар.Алар төрле конкурсларда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.Чын солдатларча мылтык белән дә эш иттеләр,турникта да тартылдылар,"яралы" иптәшләрен "ут астыннан" алып чыктылар."Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз "дигән халык мәкалендәгечә үзләренең бәрәңге әрчүдәге осталыкларын да күрсәттеләр.Барлык конкурсларга нәтиҗә ясаганнан соң 11Б класс егетләре җиңүче дип табылды.Алар укуда да,спортта да сынатмыйлар.11А классы егетләре "Иң җитезләр",10 А -"Иң спортивный", 10Б -"Иң көчлеләр" номинациясендә җиңүче булдылар.Без җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга уңышлар телибез.
-
Дәрестән тыш эшчәнлектә матурлык туа 20.02.2015

Яңа Ашыт башлангыч мәктәбендә, 2Е һәм 4Е сыйныф укучылары дәрестән тыш, 23 февраль һәм 8 март бәйрәмнәре уңаеннан, әти-әниләргә бүләк-сувенирлар әзерләделәр.
Әти-Әни!
Сез безнең күңелгә мәңгелек ышаныч!
Сез көчле ,сез батыр,сез—безнең куаныч!
Сез—алтын багана, гаиләдә сез -терәк !
Тынычлык-иминлек сагында сез кирәк ! -
Биатлон ярышы 19.02.2015

18 февраль көнне Яңа Кенәр мәктәбендә биатлон ярышы үтте.Ярышта һәр класстан 2 егет һәм 2 кыз катнаштылар.Бу ярышта укучылар үзләренең җитезлекләрен,мылтыктан ату осталыкларын күрсәттеләр.Нәтиҗә ясаганнан соң 6-8 класслар арасында 7Б классы командасы беренче булды,8Б-2 урында,7А классы-3 урынны алды.9-11 класслар арасында 9А-1 урын,9Б- 2 урын,10 Б-3 урынны алды.Җиңүчеләрне котлыйбыз.
-
Аҗаган -2015 19.02.2015

Яңа Кенәр урта мәктәбе филиалы Сөрде башлангыч мәктәбендә "Аҗаган-2015" уены уйнадылар. Яшь сугышчылар тапкырлык, зирәклек, җитезлек, өлгерлек буенча көч сынаштылар. Алар кардан биеклек өйделәр, байрак эзләделәр, граната ыргыттылар, иптәшләрен чанада тартып, чаңгы киеп ярыштылар, сугышчан җыр да башкардылар.
Уенда зәңгәрләр командасы җиңүче булды. -
Чаңгы ярышы. 18.02.2015

17 февраль көнне Арча шәһәре стадионында мәгариф оешмалары хезмәткәрләре арасында чаңгы ярышлары узды.Яңа Кенәр мәктәбеннән тулы команда катнашты.Әгъләмов Р.М.,Хайруллин Р.Х.,Биктова Р.Р.,Галиева Р.Р.,Сабирова Г.Г..Хайруллина Л.А. ярышка алдан ук әзерләнделәр.Нәтиҗәсе дә куанычлы булды.Үз дистанцияләрендә Әгъләмов Р.Р.- 4нче,Хайруллин Р.Х.- 1нче булдылар.Ә катнаш эстафетада безнең команда беренче булды.Әфәрин егетләр һәм кызлар!Алдагы ярышлар да уңышлар телибез.








