Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 291 292 293 294 295 296 297 ( 298 ) 299 300 >>
-
Шигырь кичәсе 30.01.2015

2015 ел РФ Президенты Владимир Путин указы буенча Россиядә Әдәбият елы дип игълан ителде.Шул уңайдан Яңа Кенәр балалар китапханәсендә "Тамчы" дип аталган әдәби түгәрәк эшли башлады.
Түгәрәккә иҗади сәләтле балалар йөри. Китапханәче Газизова Суфия апа укучыларны "Яшъ талантлар үсә"дип аталган шигырь кичәсенә чакырды. Укучылар "Тамчы" түгәрәгенең эшчәнлеге белән таныштылар.Талантлы укучыларның шигырьләрен тыңладылар,күренекле шагыйрьләр турында сөйләштеләр.
Суфия апа укучыларга Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган рәсем,шигырь,хикәя конкурслары башланганын әйтте,укучыларны конкурсларда катнашырга чакырды.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап... 29.01.2015

29 январь көнне Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Батырлар эзсез югалмас.." дип исемләнгән тәрбия сәгатьләре үтте.Дәрескә һәр класс җитәкчесе Бөек Ватан сугышы геройлары турында чыгыш әзерләгәннәр иде.Алар укучыларны якташ геройлар белән таныштырдылар.Герой исеме ни өчен бирелгәнлеген аңлатып киттеләр.
Сугыш вакытында кешеләрнең батырлыкларын бернәрсә белән дә бәяләп бетерерлек түгел.Хәзерге һәм киләчәк буын моны онытмасыннар иде.
-
Психолог белән очрашу 29.01.2015

11 класс укучылары өчен бик тыгыз вакыт. Алда ЕГЭлар.ЕГЭларга әзерләнү барлык укучыларга җиңел бирелми.Кайберләре үзләрен тыныч тотса да ,бик нык курыккан укучылар да бар.Мондый вакытта укучыларга психолог киңәше бик кирәк.
11 класслар белән очрашу өчен без мәктәпкә "Өмет" тернәкләндерү үзәге психологы Гарифуллина Ф.Г.чакырдык.Ул укучылар белән аралашты,аларның үз-үзләрен ничек тотуларын билгеләү өчен тест эшләтте.Экзаменнар алдыннан үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатты,киңәшләр бирде.Бу психологик ярдәм укучыларның үз-үзләренә ышанычларын арттырыр дигән өметтә калабыз.
-
"Без һәм закон" 28.01.2015

Авыл китапханәсе һәм мәктәп һзәрвакыт тыгыз элемтәдә тора.Бүген китапханәчеләр җәмгыять фәне укытучысы Сагедиев Р.Д. белән берлектә 9 класс укучылары өчен "Без һәм закон"дигән интеллектуаль уен
үткәрделәр.Укучылар законнар турында үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.Яшүсмерләргә кагылышлы закон бозу очракларын карап киттеләр.Уенны оештыручылар өлкәннәр өчен бернинди җәза бирелми торган кайбер гамәлләр,яшүсмерләр өчен бик кыйммәткә төшәргә мөмкинлеген ачык күрсәттеләр.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап... 26.01.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар уздыру дәвам итә.Бүген һәр класс җитәкчесе герой шәһәрләргә багышланган тәрбия сәгатьләре уздырдылар. Алар укучыларны Бөек Ватан сугышында герой исеме бирелгән шәһәрләр белән таныштырдылар.Бу шәһәрләрнең ни өчен герой-шәһәрләр дип атап йөртелгәннәрен аңлаттылар.Шулай ук алар сугыш вакытында халыкның ничек яшәгенлеген,нинди авыр шартларда эшләгәнлекләрен дә әйтеп киттеләр.Бу тәрбия чарасы укучыларга сугыш чорындагы авырлыкларны күзалларга ярдәм итте.
-
Очрашу. 23.01.2015

23 январь көнне Шушмабаш урта мәктәбенең башлангыч класс укучылары Яңа Кенәр урта мәктәбенең актлар залында "Көлсылу" әсәре буенча буенча куелган спектакль күрсәттеләр.Спектакль бик эчтәлекле,күңелле булды,укучылар бик яратып карадылар .Шушмабаш урта мәктәбе укучылары сәхнәдә үзләрен чын артисларча тоттылар.Һәрбер укучы үзенә бирелгән рольне бик оста башкарды.
Кечкенә артисларга киләчәктә зур уңышлар телибез.
-
Аралашып яшибез. 23.01.2015

4 нче Б сыйныфы укучылары 1нче һәм 2 нче Б сыйныфы укучыларына Г.Корбановның "Аю булу кыенмы?"китабы буенча чыгыш күрсәттеләр.Табышмаклар әйттеләр,төрле хайваннар роленә кереп,шигырьләр сөйләделәр.Бу аралашу бик күңелле үтте.
-
Сәламәт тәндә-сәламәт акыл. 22.01.2015 Һәр кеше үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш.Мәктәптә укучыларның сәламәтлекләрен ныгыту физкультура укытучыларына йөкләнә.Кыш көне дәресләр ачык һавада үтә.Мәктәп янында чаңгы юллары салынган.Укучылар дәрес саен чаңгыда йөреп,үзләрен чыныктыралар.

-
"Безнең җиңү!" акциясе 22.01.2015

"Безнең җиңү!" акциясе кысаларында мәктәптә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган стенд эшләнде.Стендта сугыш ветераннары,тыл ветераннары белән очрашу мизгелләре,сугыш ветераннарын бәйрәм белән котлау,тимурчылык эше чагылдырылган.
-
"Безнең җиңү!" акциясе старт алды 21.01.2015

Мәктәптә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Безнең җиңү!" акциясе старт алды.Акция кысаларында укучылар сугыш геройларына куелган һәйкәлләрнең чисталыгын карап ,карын көрәп,юлларын чистартып торалар.








