Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
-
Гомуми ата-аналар җыелышы 18.11.2026

Бүген мәктәбебездә гомуми ата-аналар җыелышы узды. Очрашу бик эшлекле һәм файдалы булды.
Мәктәп директоры Зарипов Х.Х. мәктәп тормышы, уку-укыту процессы, иминлек турында сөйләде.
Арча районы буенча яшүсмерләр инспекторы Закирова Чулпан Илдус кызы урамда, интернет челтәрләрендә һәм юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатты; кичке сәгать 9 дан соң балигъ булмаганнарның урамда ялгыз йөрүе өчен җаваплылык турында кисәтте.
Яңа Кенәр участок хастәханәсе балалар врачлары Миләүшә Рафисовна һәм Рәфия Рашатовна укучыларның сәламәтлеге, көз-кыш айларында вируслы авыруларны кисәтү; мәктәптә дөрес туклану режимы; прививкалар турында чыгыш ясадылар.
I чирек нәтиҗәләре буенча Гарипова Р. К. сөйләп, анализ биреп китте.
Психолог Биктова Р.Р. чыгышында балаларның психологик хәле һәм адаптациясе турында сөйләде. 1, 5 һәм 10 класс укучыларының яңа шартларга ияләшүе аеруча игътибар үзәгендә булды.
Барыгызга да килгән өчен зур рәхмәт! Балаларыбызның уңышы — безнең уртак эшебез! -
Яшь армия нормативы тапшырылды! 17.11.2026

Бүген "Укучылары сарае" базасында "Яшь армия нормативы" -яшь армия әзерлеге нормалары комплексы кысаларында сынаулар узды.
Безнең унынчы сыйныф укучылары бу сынауларда катнаштылар һәм уышды чыгыш ясадылар
Үтәгәнова Илүзә
Нигъмәтуллин Әмир
Фазылҗанов Инсар
Җитәкче В. В. Габдрахмановка -
10 нчы сыйныф укучыларының урта звенога ияләшүен тикшерү 17.11.2026

Бу атнада мәктәбебездә мөһим этап— 10 нчы сыйныф укучыларының урта звенога ияләшүен тикшерү дәвам итә.
Югары сыйныфка күчү — җаваплылыкның яңа дәрәҗәсе, һәм без укучыларның яңа бурычларны ничек үтәүләрен игътибар белән күзәтәбез.
Бүген дәресләрне уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары — Гарипова Раилә Камил кызы күзәтте.
Ул 10 нчы сыйныфларның дәресләрендә булып, укыту процессы һәм коллективтагы атмосфераны шәхсән бәяләде.
Игътибар үзәгендә өч мөһим фән булды: Рус теле: грамоталылык һәм сөйләм культурасы нигезе.
Математика: логиканы һәм аналитик фикерләүне үстерү.
Информатика: цифрлы технологияләр һәм киләчәк дөньясына чуму.
Раилә Камил кызы билгеләп үткәнчә, безнең 10 нчы сыйныф укучылары дәресләрдә үзләрен ышанычлы тота һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.Өлкән сыйныф укучылары такта янында актив эшлиләр, сораулар бирәләр һәм яңа темаларны кызыксынып үзләштерәләр.
Укучыларыбыз белән горурланабыз һәм әлеге күчеш чорында балаларга ярдәм иткән, аларны югары дәрәҗәдә әзерләгән педагогларга рәхмәт белдерәбез








