Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 291 292 293 294 295 ( 296 ) 297 298 299 300 >>
-
"Класс җитәкчесе -2015" бәйгесе 13.02.2015

12 февраль көнне Арчаның сәнгать мәктәбендә "Класс җитәкчесе-2015 "республика бәйгесең район этабы үтте.Анда Яңа Кенәр мәктәбенең 2 Б сыйныфы җитәкчесе Сафина Рания Саубановна катнашты.Рания Саубановна 3 урынга лаек бип табылды.Эзләнүчән, эшлекле класс җитәкчесен ата-аналар да ,укучылары да бик яраталар.
Рания Саубановнаны без шушы җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Прием заявлений в 1 класс
12.02.2015
С 1 февраля 2015 года начался прием заявлений в 1 класс на 2015-2016 уч.год от проживающих на закрепленной территории.Общее количество мест- 22.
-
Химиядән конкурс 12.02.2015

12 февраль көнне укытучы Марданова Нурия Әгъзамовна химиядән "Кем белә?" дип аталган конкурс үткәрде.Конкурста 9 Б класс укучыларыннан торган 2 команда катнашты.Алар химиядән үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.
-
Әфганчылар белән очрашу 12.02.2015

Бүген Яңа Кенәр мәктәбенә әфган сугышы ветераннары җыелды.Яңа Кенәр авыл җирлегендә барысы 16 әфганчы бар,шуның 7се очрашуга килгән иделәр.Әфган сугышы тәмамланганга быел 26 ел була.Шул вакыт эчендә, сугышны исән-сау үтеп кайткан ветераннарның күбесе һәлак булды.Аларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.Очрашуга килгән ветераннар үзләре дә чыгыш ясады.Алар укучыларга тырышып укырга кирәклеген,спорт белән шөгелләнергә кирәклеген әйттеләр.Илдә сугышлар гына булмасын,яшь егетләрнең гомерләре армия хезмәтендә өзелмәсен дип телиләр,әфганчылар.
Очрашу җыр-бию,матур шигырь,котлаулар белән үрелеп барды.
-
Географиядән уен-сәяхәт 12.02.2015

Бүген укытучы Ахметова Илмира Музагитовна 7 класслар өчен географиядән уен-сәяхәт оештырды.Уен-сәяхәт "Ерак Амазонкада минем әле булганым юк" дип атала.Укучылар Амазонка буйлап "сәяхәт"иттеләр."Сәяхәтчеләр" төрле каршылыкларга очрадылар һәм аларны җиңеп чыктылар.Уен укучыларга бик ошады.Бу сәяхәттә катнашып алар Амазонка турында үзләренең белемнәрен арттырдылар.
-
"Кызыл китап"та кунакта. 11.02.2015

Табигать фәннәре атналыгы кысаларында төрле чаралар уздырылды.Шуларның берсе-"Кызыл китапта"та кунакта дип атала.10 класс укучылары башлангыч класс укучыларын "Кызыл китап" белән таныштырдылар.Алар укучыларны безнең якларда үсүче, җир йөзеннән юкка чыгып баручы үсемлекләр белән таныштырдылар.Шулай ук хайваннар дөньясына сәяхәт ясадылар.Башлангыч класс укучылары чыгышны зур кызыксыну белән тыңладылар.
-
Милли көрәш ярышы 10.02.2015

7 февраль көнне Курса -Почмак урта мәктәбендә милли көрәш буенча "Татарстан яшьләре" призына сайлап алу ярышы үтте.Яңа Кенәр мәктәбеннән Ахметзянов Илмир (45 кг.)-3 урын,Хасанов Илнур(50 кг.)-3 урын,Сафиуллин Ирек (55 кг.)-2 урын,Салихзянов Инсаф(55 кг.)-3 урын,Иванов Рәмис(60 кг)-3 урынны алдылар.Командалар арасында Яңа Кенәр мәктәбе 2 урынны алды.Җиңүчеләргә ООО "АК БАРС агрокомплекс" җитәкчесе бүләкләр тапшырды.Барлык җиңүчеләрне дә кайнар котлыйбыз һәм киләчәктә уңышлар телибез.
-
Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле концертында. 10.02.2015

9 февраль көнне Яңа Кенәр мәктәбе укучылары Арчага Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле концертына бардылар.Ансамбльнең җитәкчесе-якташыбыз Айдар Файзрахманов.
Ансамбльнең чыгышы һәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә булды.Матур сәхнә костюмнары,ансамбльнең егет-кызларының төрле уен коралларында матур итеп уйнаулары укучыларда зур соклану тудырды.
-
"Җирдәге тынычлык хакына" 09.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Сөрде башлангыч мәктәбендә дә төрле чаралар үтә. Авыл китапханәсе белән берлектә "Җирдәге тынычлык хакына" исемле шигырь һәм рәсем конкурсы үткәрелде. Укучылар бу конкурста бик теләп катнаштылар.Аларның чыгышлары уңай бәяләнде һәм грамоталар тапшырылды.
-
Ветераннарда кунакта 07.02.2015

Арчаның "Нур" телевидениесы Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашып,алар турында тапшыру әзерлиләр.6 январь көнне алар Яңа Кенәр авылына килделәр. Алар сугыш ветераны,гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Рәгыйб Усманович Халитов белән очраштылар. Очрашуга Яңа Кенәр мәктәбе укучылары да килгән иделәр. Рәгыйб абый укучыларга үзенең күргәннәрен сөйләде,истәлекләре белән уртаклашты.








