Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 291 292 ( 293 ) 294 295 296 297 298 299 300 >>
-
Тыл ветераны белән очрашу. 02.03.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау планы нигезендә Яңа Кенәр урта мәктәбе филиалы Югары Оры башлангыч мәктәбендә Батырлык атналыгы үтте.Укучылар герой-шәһәрләр буйлап сәяхәт иттеләр,Аҗаган уены уйнадылар,герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган КВН да көч сынаштылар.Шулай ук тыл ветераны Марданов Альтаф абый белән очраштылар.Альтаф абый Югары Оры авылында исән калган ике тыл ветеранының берсе. Ул укучыларга сугыш вакытындагы авырлыкларны ,ничек итеп җир эшкәрткәннәрен,иген иккәннәрен сөйләде. атларны сугышка алып китеп бетергәч үгезләр җигеп эшләргә туры килгән тылда эшләүчеләргә.Укучылар Альтаф абыйга узләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм аның өчен матур җыр һәм биюләр күрсәттеләр.
Тыл ветераны Альтаф абый Мәрдәнов белән очрашу укучыларның күңелендә тирән эз калдырды. -
Бөек Җиңүгә багышланган акцияләр башланды . 02.03.2015

Март аенда “Бөек Җиңүнең 70 еллыгына - 70 бишле” һәм “Бөек Җиңүнең 70 еллыгына - 70 оя” акцияләре старт алды.
Кадерле укучылар, әлеге акцияләрдә актив катнашыйк!
-
Котлыйбыз! 28.02.2015

Яңа Кенәр урта мәктәбе филиалы булган Югары Оры башлангыч мәктәбенең 3-4 класс укучылары инглиз теле фәненнән олимпиадада катнаштылар.Инфоурок проекты буенча оештырылган дистанцион олимпиадада Фазуллина Динә(4 кл.)-икенче дәрәҗә,Бадретдинов Алмаз(3 кл.)-беренче дәрәҗә,Ахметова Рәдинә(3 кл.)-өченче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.Укучыларны һәм укытучылары Самигуллина Фәридә Ахматхасановнаны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә уңышлар телибез.
-
Инклюзив белем бирү буенча Бөтенроссия форумы 28.02.2015
"Живая классика" 27.02.2015
26 нчы февральдә Арча шәһәрендә "Живая классика" IV Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы үтте. Конкурста 6-7 класс укучылары көч сынашты. Яңа Кенәр урта мәктәбеннән 6 класс укучысы Аксакова Миләүшә катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады.
Котлыйбыз! 27.02.2015
Яңа Кенәр урта мәктәбе филиалы булган Югары Оры башлангыч мәктәбенең 2 класс укучылары Фазуллин Илназ һәм Фазуллина Илсия инглиз теле фәненнән олимпиадада катнаштылар.Инфоурок проекты буенча оештырылган дистанцион олимпиадада бу укучылар икесе дә беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.Укучыларны һәм укытучылары Самигуллина Фәридә Ахматхасановнаны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә уңышлар телибез.
КНИТУ укытучылары белән очрашу. 26.02.2015
25 февраль көнне Яңа Кенәр мәктәбенә КНИТУ дан укытучылар килде.Алар 9-11 класс укучыларына уку йорты турында сөйләделәр.Нинди факультетлар барлыгын,ул факультетларда нинди белгечлекләр алырга мөмкинлеге турында сөйләделәр.Шулай ук уку йртына керү өчен нинди фәннәрдән экзаменнар бирергә кирәклеген аңлаттылар.Бу очрашудан укучылар үзләренә файдалы бик күп мәгълүмат алдылар.
Музейга сәяхәт 25.02.2015
Яңа Кенәр урта мәктәбендә бик матур музей бар .Андагы экспонатлар авыл халкының борынгы тормышын чагылдыра .Музейда безнең әби-бабайларыбыз кулланган көнкүреш кирәк-яраклары,борынгы савыт-сабалар урын алган.Шулай ук музейның бер почмагы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана .Монда Яңа Кенәр җирлегендәге сугыш ветераннары турында мәгълүматлар.медальләр,солдат хатлары урын алган.Шушы экспонатлар белән танышу өчен 2А классы укучылары музейга сәяхәт ясадылар.Класс җитәкчеләре Сафина рания Саубановна аларга һәрбер экспонат турында сөйләде.Укучылар үзләрен кызксындырган сорауларына җавп таптылар.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап... 24.02.2015
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар кысаларында 24 февраль көнне ГБУК РТ "Татаркино" оешмасы Яңа Кенәр урта мәктәбенең актлар залында Бөек Ватан сугышына багышланган кинофильм күрсәтте."Чаклун и Румба" дип аталган фильм укучыларга бик ошады.Фильм аша укучылар сугыш вакытындагы авырлыкларны үз күзләре белән күрделәр.Бу фильм укучыларда сугыш,тыл ветераннарына карата ихтирам тәрбияли.
Котлыйбыз! 23.02.2015
Хөрмәтле ир-егетләр!
Сезне 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Киләчәктә сезгә озын гомер, ныклы сәламәтлек , эшләрегездә һәм укуларыгызда зурдан-зур уңышларга ирешүләрегезне теләп калабыз. Гаиләләрегездә тигезлек, тынычлык, өстәлләрегез түгәрәк, табыннарыгыз мул, килер көннәрегез аяз, йөзләрегез һәрвакыт көләч булсын.








