Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 291 292 293 294 295 296 ( 297 ) 298 299 300 >>
-
"Әдәбият һәм сәнгать" музеенда 06.02.2015

Яңа Кенәр мәктәбенең 4 Б класс укучылары Арчадагы "Әдәбият һәм сәнгать" музеена экскурсиягә бардылар.Музейда аларны
-
Шигырь конкурсы 06.02.2015

4 февраль көнне Арча үзәк китапханәсендә "Тынычлык хакына" дигән Җиңүнең 70 еллыгына багышланган шигырь конкурсы уздырылды.Яңа Кенәр урта мәктәбенең филалы булган Кзыл-Яр башлангыч мәктәбенең 3 Г класс укучысы Фазылзянов Рэмзил һәм 4 Ж класс укучысы Бакиев Камил конкурста катнаштылар һәм рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.Без аларны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә зур уңышлар телибез.
-
"Казан арты "музеенда 05.02.2015

4 А һәм Сөрде башлангыч мәктәбе укучылары Арчаның "Казан арты" тарих-этнографик музеена экскурсиягә бардылар. Музейда укучылар Арча төбәгенең борынгы чорлардан алып бүгенге көнгәчә тарихы,биредә гомер кичергән халыкларның көнкүреше,милли-мәдәни тормышы белән таныштылар.Борынгы әйберләрне алар зур кызыксыну белән карадылар.
-
Күңелле зарядка 05.02.2015

Яңа Кенәр мәктәбендә башлангыч класс укучылары өчен "Күңелле зарядка " акциясе старт алды.10 класс укучылары беренчеләр өчен күңелле музыка астында зарядка эшләттеләр. Укучылар матур музыка астында апаларына ияреп сикерделәр,биеделәр,күнегүләр эшләделәр.Укучылар бу акциягә бик теләп катнашалар.Иртәне күңелле зарядкадан башлау көн буена укучыларга күтәренке кәеф бирә.Бу акция дәвамлы булыр дип ышанып калабыз.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап... 04.02.2015

Бөек Ватан сугышына багышланган хикәяләр ,шигырьләр бик күп. 10 класс укучылары 1-4 класс укучыларын шушы әсәрләр белән таныштыралар.Бүген алар 4Б класс укучылары белән Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына багышланган әңгәмә уздырдылар.Әңгәмәдә алар сугыш турында шигырьләр сөйләделәр,Бөек Ватан сугышына багышланган сораулар биреп укучыларның белемнәрен тикшерделәр.
-
"Бабаема хат" конкурсы 03.02.2015

Мәктәптә 5-8 класс укучылары арасында "Бабаема хат "дип аталган конкурс игълан ителгән иде.Укучылар сугыш ветераны булган,сугыштан кайтмый калган бабаларына хат яздылар.Конкурска нәтиҗә ясалды.Беренче урынга 8Б класс укучысы Сайфуллин Салават эше лаек дип табылды.,Бадретдинова Айгөл(7Б кл.)- икенче урын,Касимова Резеда( 8Б кл.),Гарифзянова Азалия (5 кл.)- өченче урынны алдылар.8Б класс укучылары иң актив катнашкан класс булды. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга уңышлар телибез.
-
Тыл ветераны белән очрашу. 02.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан исән сугыш ветераннарын,тыл ветераннарын барлау,алар белән очрашулар уздыру дәвам итә.Шундый хөрмәткә лаек кешенең берсе- Гарифзянова Кәүсәрия апа. Ул Яңа Кенәр авылында яши.Өлкән кешегә фәкать якты караш ,җылы сүз,хөрмәт,игътибар кирәк.Кәүсәрия апа 11Б класс укучысы Гарифзянов Рамазанның кадерле әбисе.Рамазан әбисен һәрвакыт олылап,хөрмәтләп тора.Класс җитәкчесе Самигуллина Фәридә Ахматхасановна да үзенең классы белән ветераннар белән очрашулар уздырып тора.Бүген алар Гарифзяновларга бардылар.
-
Сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашу 02.02.2015

Күрмәгәнгә күрсәтмәсен генә!
Газаплары яуның булды күп…Ятып калган дуслар истә чакта,
Мин батыр, дип уйлау гөнаһ күк.
Сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашу күңелдә һәрвакыт моңсулык,зур ихтирам хисе калдыра.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган очрашуда 7А класс укучылары сугыш ветераны Рәгыйб Халиков,хезмәт һәм тыл ветераннары Фәния апа һәм Майбәдәр апа белән очраштылар.Рәгыйб ага укучыларга сугышта күргәннәрен сөйләсә,Фәния апа һәм Майбәдәр апа сугыш вакытында тылда ничек эшләгәннәрен,ничек тормыш алып барганнарын сөйләделәр.Сугыш чорын һәм хәзерге вакыттагы тормышны чыгыштырып күрсәттеләр.Хәзерге заман баларына уку өчен бөтен мөмкинлекләр дә ачык,бары тырышып укырга гына кирәклеген аңлаттылар.
-
Студентлар белән очрашу 31.01.2015

30 январь көнне мәктәпнең актлар залында."Бер очрашу -үзе бер гомер" дип аталган студентлар белән очрашу кичәсе үтте.Кичә ярыш формасында барды.11 класс укучыларыннан һәм студентлардан торган командалар ярышты.Командаларга төрле сораулар ,биремнәр бирелде.Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган сорауларга да укучылар бик теләп җавап бирделәр.
Студентлар үзләре белем алган уку йортлары турында чыгыш ясадылар.КАИ,аграр,энергетика университеты ,КФУ,МФТИ студентлары үзләренең ничек укулары,кайсы фәннәрне ныграк өйрәнергә кирәклеге турында сөйләделәр. Очрашу концерт номерлары белән үрелеп барды,укучыларга да,студентларга да бик ошады. Бу очрашу чыгарылыш класс укучыларына уйланырга, имтиханнарга яхшырак әзерләнергә ярдәм итәр дип уйлыйбыз.
-
Җиңү җиңел бирелмәде 30.01.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар уздыру дәвам итә.Башлангыч класс укучылары арасында "Җиңү җиңел бирелмәде ..."исеме астында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган рәсемнәр конкурсы үтте.Конкурска эшләр бик күп килде. Укучылар сугышны,тынычлыкны,җиңү шатлыгын төрле яктан яктыртканнар.Конкурска килгән эшләрнең иң яхшыларыннан мәктәптә стенд эшләп куелды.








