Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 291 ( 292 ) 293 294 295 296 297 298 299 300 >>
-
"Живая классика" 27.02.2015

26 нчы февральдә Арча шәһәрендә "Живая классика" IV Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы үтте. Конкурста 6-7 класс укучылары көч сынашты. Яңа Кенәр урта мәктәбеннән 6 класс укучысы Аксакова Миләүшә катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады.
-
Котлыйбыз! 27.02.2015

Яңа Кенәр урта мәктәбе филиалы булган Югары Оры башлангыч мәктәбенең 2 класс укучылары Фазуллин Илназ һәм Фазуллина Илсия инглиз теле фәненнән олимпиадада катнаштылар.Инфоурок проекты буенча оештырылган дистанцион олимпиадада бу укучылар икесе дә беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.Укучыларны һәм укытучылары Самигуллина Фәридә Ахматхасановнаны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә уңышлар телибез.
-
КНИТУ укытучылары белән очрашу. 26.02.2015

25 февраль көнне Яңа Кенәр мәктәбенә КНИТУ дан укытучылар килде.Алар 9-11 класс укучыларына уку йорты турында сөйләделәр.Нинди факультетлар барлыгын,ул факультетларда нинди белгечлекләр алырга мөмкинлеге турында сөйләделәр.Шулай ук уку йртына керү өчен нинди фәннәрдән экзаменнар бирергә кирәклеген аңлаттылар.Бу очрашудан укучылар үзләренә файдалы бик күп мәгълүмат алдылар.
-
Музейга сәяхәт 25.02.2015

Яңа Кенәр урта мәктәбендә бик матур музей бар .Андагы экспонатлар авыл халкының борынгы тормышын чагылдыра .Музейда безнең әби-бабайларыбыз кулланган көнкүреш кирәк-яраклары,борынгы савыт-сабалар урын алган.Шулай ук музейның бер почмагы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана .Монда Яңа Кенәр җирлегендәге сугыш ветераннары турында мәгълүматлар.медальләр,солдат хатлары урын алган.Шушы экспонатлар белән танышу өчен 2А классы укучылары музейга сәяхәт ясадылар.Класс җитәкчеләре Сафина рания Саубановна аларга һәрбер экспонат турында сөйләде.Укучылар үзләрен кызксындырган сорауларына җавп таптылар.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап... 24.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар кысаларында 24 февраль көнне ГБУК РТ "Татаркино" оешмасы Яңа Кенәр урта мәктәбенең актлар залында Бөек Ватан сугышына багышланган кинофильм күрсәтте."Чаклун и Румба" дип аталган фильм укучыларга бик ошады.Фильм аша укучылар сугыш вакытындагы авырлыкларны үз күзләре белән күрделәр.Бу фильм укучыларда сугыш,тыл ветераннарына карата ихтирам тәрбияли.
-
Котлыйбыз! 23.02.2015

Хөрмәтле ир-егетләр!
Сезне 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Киләчәктә сезгә озын гомер, ныклы сәламәтлек , эшләрегездә һәм укуларыгызда зурдан-зур уңышларга ирешүләрегезне теләп калабыз. Гаиләләрегездә тигезлек, тынычлык, өстәлләрегез түгәрәк, табыннарыгыз мул, килер көннәрегез аяз, йөзләрегез һәрвакыт көләч булсын.
-
Хоккей ярышы 21.02.2015

21 февраль көнне Яңа Кенәрдә 2003 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында район беренчелегенә хоккей ярышы үтте.Ярышта Арча районыннан команда катнашты.Бу ярышта Яңа Кенәр командасы беренче урынны алды.
-
Бүген бездә "аҗаган". 21.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан бүген Яңа Кенәр мәктәбенең 5-8 класс укучылары арасында "Аҗаган-2015" ярышы үткәрелде.Ярышта 5,6А.7А.8А класс укучыларынан торган беренче команда һәм 6Б,7Б,8Б класс укучыларыннан торган икенче команда ярыштылар.Алар граната атуда,кардан шуышуда көчләрен сынаштылар.Шулай ук яшерелгән флагны эзләү өчен күп көч куйдылар.Беренче команда икенче командага караганда күпкә җитезрәк булды һәм алар флагны беренче булып таптылар.Беренче команда бу уенда җиңүче булды.
-
Очрашу. 21.02.2015

Ветераннарның өйләрендә булу,аларның хәлләрен белү Яңа Кенәр урта мәктәбенең күркәм традициясенә әйләнде.Кичә 11 Б класс укучылары класс җитәкчеләре Самигуллина Ф.А. белән берлектә сугыш һәм хезмәт ветераны Рәгыйб абый һәм Фәния апа Халитовларга бардылар. Алар ветераннарга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр,игътибар белән Рәгыйб абыйның сугыш турында сөйләгәннәрен,Фәния апаның сугыш вакытында тылда ничек эшләгәннәрен тыңладылар.Үз чиратларында укучылар да ветераннарга матур җыр һәм шигырь бүләк иттеләр.Бу очрашу һәркем күңелендә дә тирән эз калдырды.
-
Әфган ветераны-авылдашыбыз. 21.02.2015

Сугыш... Кыска гына сүз, ә мәгънәсе бик куркыныч.
Әфган сугышында безнең Яңа Ашыт авылыннан ике егет: Газинур һәм Ильсур Нигмәтҗановлар катнашты. Сугыштан исән-имин кайттылар. Хәзерге көндә Газинур безнең арада юк.
Ә ИльсурНигмәтҗанов21 нче февраль көнне безнең мәктәпкә очрашуга килде.Чыннан да, тыныч тормышта сугыш афәте күргән бу егетләр зур хөрмәткә лаек. Үзенең күргәннәре белән уртаклашудан тыш, безнең дә күп сорауларыбызга җавап бирде.Эчкерсез әңгәмә тәмамлангач, бергәләп фотога төштек.
Сугышта катнашучылар гына түгел, без, бүгенге яшьләр, һәм киләчәк буын кешеләре дә бу вакыйганы онытырга тиеш түгел. Көннәр тыныч, күкләребез аяз булып, атыш, шартлау тавышларын ишетмичә яшәргә язсын . Киләчәктә җир йөзендә сугышлар кабатланмасын








