Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 286 287 288 289 ( 290 ) >>
-
Волейбол ярышы. 24.03.2015

24 март көнне Арча шәһәренең 5 нче гимназиясендә профсоюз членнары арасында волейбол буенча зона ярышы үтте.Яңа Кенәр урта мәктәбенең хатын-кызлар командасы бу ярышта икенче урынны алды.Аларны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз.
-
"Йолдызлык"фестиваленең зона этабы 24.03.2015

23 март көнне Биектауда "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең зона этабы үтте.Анда барлыгы 7 районнан килгән 500 дән артык бала катнашты.Шулар арасында Яңа Кенәр урта мәктәбеннең 8 класс укучысы Сабирова Айзилә дә бар иде.Ул "Россия-матушка" җырын башкарды һәм уңышлы чыгыш ясады.
-
Пробный ЕГЭ
24.03.2015
Бүген 11 класс укучылары Арча шәһәренә математика фәненнән сынап карау имтиханы тапшырырга киттеләр.Сынап карау имтиханы тапшырып алар үзләренең көчләрен тикшерәчәкләр.Бу имтиханнарга тагын да тырышып әзерләнергә этәргеч бирәчәк.
-
"Созвездие-Йолдызлык" фестивале 23.03.2015

21 март көнне Арча шәһәрендә "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең гала-концерты булды.Бу концертта Яңа Кенәр урта мәктәбенең 8 класс укучысы Сабирова Айзилә һәм 4 класс укучысы Хайруллина Азалия катнашты.Сабирова Айзилә "вокал-соло" номинациясендә(урта төркем) лауреат исеме алды.Хайруллина Азалия "вокал-соло" номинациясендә (кечкенәләр төркеме) -дипломант булды.Кызларны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз.Аларга киләчәктә уңышлар телибез.
-
"Яшь кулибинчылар "конкурсы җиңүчеләре 23.03.2015

23 мартта Арча районы Мәтәскә урта мәктәбендә "Яшь кулибинчылар" конкурсында катнашучыларны тәбрикләү тантанасы булды.Бу очрашуга "Мәгариф" редакциясеннән Сабиров Тахир,уйлап табучылар җәмгыятеннән Мөхәммәт ага,КФЭУ дан профессор Ренат Нуруллин,КФУ дан профессор Фаяз Хуҗин килгәннәр иде. Конкурста Яңа Кенәр урта мәктәбенән Исхаков Алфат(11 кл),Хадеев Илнар(9 кл.),Ахметзянов Фидаил(10 кл) катнаштылар .Исхаков Алфат икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
-
Юбилей медале тапшыру тантанасы 21.03.2015

20 март көнне Яңа Кенәр авылында яшәүче сугыш һәм тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшыру тантанасы булды.Бәйрәмгә килүче әби-бабайларның саны елдан-ел азая.Чөнки ветераннарның иң яшенә дә хәзер 80 яшь.Ветераннарны Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Фахрутдинов Рафаил котлады.Ул " 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре тапшырды,аларга үзенең ихлас теләкләрен җиткерде.
тантаналы өлештән соң ветераннарны Яңа Кенәр урта мәктәбе укучылары көче белән әзерләнгән концерт күрсәтелде.Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.Өлкәннәрнең һәберсе үзенең истәлекләре белән уртаклашты.
Хөрмәтле ветераннар яшьлегегез авыр вакытларга туры килгән.Хәзерге тыныч,матур тормыш өчен без сезгә бик рәхмәтле.Киләчәктә авырмыйча озак яшәргә язсын.
-
70 еллыкка -70 оя акциясе 21.03.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "70 еллыкка -70 оя" акциясе тәмамланды.Яңа Кенәр урта мәктәбе укучылары барлыгы 70 оя ясап алып килделәр.Ул оялар мәктәп территориясендәге агачларга эленәчәк.Безнең канатлы дусларыбызга бу зур бүләк булды.Шушы 70 оя арасында бик матурлары,барлык таләпләргә җавп бирә торганнары да бар иде.2Б класс укучысыНигаметзянова Камилә алып килгән оя иң матуры дип табылды.
Шушы акциядә катнашкан барлык укучыларга һәм оя ясарга булышкан бабайларга,әтиләргә,абыйларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Нәүрүз бәйрәме. 21.03.2015

Бүген бездә зур бәйрәм – Нәүрүз бәйрәме Нәүрүз ул- Яңа ел , яңа көн дигәнне аңлата. 21 март – яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне. Бу табигатьтә чын – чынлап яз башланган көн. Сезнең барыгызны да әлеге бәйрәм белән кайнар котлыйбыз.
Яңа Кенәр урта мәктәбендә бүген Нәүрүз бәйрәме үтте.Бәйрәм җыр-бию белән үрелеп барды.Нәүрүзбикә барыбызга да үзенең теләкләрен җиткерде.Ахырдан барыбызда "Карга боткасыннан" авыз иттек.
-
Профсоюз членнары җыелышы 20.03.2015

Бүген мәктәптә профсоюз членнарының коллектив договор үтәлешен тикшерүгә багышланган җыелышы булды. Җыелышта мәктәп директоры З.И.Хайруллинаның, профком рәисе Р.Д.Сагедиевның договор үтәлеше турында эчтәлекле чыгышлары тыңланды. Договор пунктлары , гомумән алганда, үтәлә. Эш сәгате, ял, отпуск бирү, төрле кыен хәлләрдә калганда бирелә торган льготалар тормышка вакытында ашырыла.
Җыелыш эшендә Яңа Кенәр балалар бакчасы профком рәисе Р.Г.Гайфуллина катнашты.
-
Бездә "Әлифба" бәйрәме 20.03.2015

Бүген 1 класс укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен зур бәйрәм.Бүген алар үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар.1 класс укучылары әле кайчан гына кулларына алган китаптагы барлык хәрефләрне өйрәнеп беттеләр,язарга,укырга өйрәнделәр.
Бәйрәмгә беренче классларның әти-әниләре килгән иде.Класс җитәкчеләре Хафизова Г.Н. белән укучылар төрле сорауларга җавап бирделәр.,әти-әниләргә үзләренең белемнәрен, җыр-биюгә осталыкларын күрсәттеләр.Укучылар әти-әниләренә киләчәктә тырышып укырга,"2"ле алмаска,тәртипле булырга сүз бирделәр.Бәйрәм бик күңелле үтте.








