Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422911, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Большие Тиганы, улица А. Баттала, дом 27 |
| Телефон: | +7(843)-412-70-60 |
| E-Mail: | Sbtig.ALx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большетиганская ООШ им. А. Баттала" |
| Руководитель: | Сайфутдинова Айсылу Назиповна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 41 учеников и 20 дошкольников |
| У нас учат: | 11 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 218 219 ( 220 ) >>
-
Сөмбелә бәйрәме
24.10.2011
Елның сихри фасылында - көз аенда татар халкы "Сөмбелә" бәйрәмен уздырган. Шимбә көнне мәктәптә халкыбызның онытыла башлаган матур бәйрәмен яңарту тантанасына җыелдык. Бу бәйрәмгә укучыларыбыз канатланып, бик тырышып әзерләнделәр. Әзерләнүләренең җимеше - бәйрәм уңышлы узды, килгән кунаклар да бик канәгать булып таралыштылар.
-
Бадминтон 17.10.2011

Безнең Рифатыбыз (4 сыйныф укучысы) республикакүләм зона ярышында 2 нче урынны алып республикага чыкты. Рифат сиңа уңышлар телибез.
-
"Вперед-прошлое!" конкурсы 13.10.2011

12 октябрь көнне КНИТУ "ГАЗЗ" командасын: Хаметшина З.М. ны, Сибатова А.Ш.ны , Гимаева Г.Ә. ны, Шамсетдинов З.Р. ны финалга чакырды. Алар "Минем ачышым" номинациясендә өлкән группалар арасында 2 нче урынны алдылар. Укучыларыбызны һәм җитәкче Насыйхова Фәния Әсхат кызын җиңү белән котлыйбыз.
-
Очрашу 10.10.2011

Авылдашыбыз Җәлилче А.Баттал һәм язучы С. Батталларның туганнан туган энесе Фәрит Баттал мәктәбебезгә очрашуга килде. Аның белән очрашу традициягә әйләнеп бара. Ул һәр елны сентябрь-октябрь айларында безнең укучыларны А. Батталга кагылышлы яңалыклар белән таныштыру өчен авылга кайта. Аның белән очрашу һәрвакыт дулкынландыргыч һәм кызыклы уза.
-
Мәктәптә укытучылар көне 10.10.2011

Мәктәптә Укытучылар көненә багышланган бәйрәм узды. Бәйрәмне мәктәп директоры котлау сүзләре белән башлап җибәрде. Аннан соң, 7-11 сыйныф укучылары көче белән әзерләнгән Җ. Тәрҗемановның "Без театр уйныйбыз" исемле спектаклен карадылар. Спектакль уңышлы узды. Театрны сәхнәгә әзерләүче "Энҗе бөртеге" түгәрәге җитәкчесе Шамсетдинова Р.М. га һәм укучыларга уңышлар телибез.
-
Бадминтон ярышы 06.10.2011

Бадминтон ярышында 4 сыйныф укучысы Мустафин Рифат 3 нче урынны алып кайтты һәм республика зона ярышына чакырылды. Хәзер ул ярышка әзерләнә. Анда да уңышлар телибез сиңа Рифат.
-
Укытучылар көне белән 05.10.2011

Укытучым!
Юлларыңа гөлләр сибелсен,
Йөзләреңнән шатлык сирпелсен.
Бәхет килсен йөге белән.
Изгелегең, үзеңә кайтсын меңе белән!
Мәктәп администрациясе һәм укучылар
-
Өлкәннәр көне 03.10.2011

Шимбә, ягъни 1 октябрьдә мәктәбебездә эшләп лаеклы ялга киткән укытучылар һәм хезмәткәрләребез мәктәпкә бәйрәмгә чакырылды. Алар өчен ял концерты һәм чәй өстәле оештырылды.
-
Милләтләр кроссы-2011
26.09.2011
Узган якшәмбедә бистәбездә дүрт йөзләп кеше Бөтенроссия йөгерү көнендә катнашты. Безнең мәктәптән Бәйрәмов Х.Х., Насыйхова Ф.А., Шамсетдинова Р.М, Яруллин И.Н. һәм 9 укучы ярыштылар.
-
1 сентябрь - Белем көне
02.09.2011
Бүген 1 сентябрь - Белем бәйрәме. Бүгенге бәйрәм, мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүче 1 сыйныф укучылары өчен көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе. Безнең мәктәп быел берсеннән-берсе матур өч кызчыкны каршы алды. Бу көн күңелле, күтәренкә рухта үтте. Яңа уку елы һәркемгә шатлык-сөенечләр, "4"ле һәм "5"ле билгеләре генә алып килсен. Бәйрәм белән дуслар!
Бәйрәмнән соң беренче кыңгырау 69 укучыны 1нче дәрескә чакырды. Һәр сыйныфта экологик дәресләр узды. 3 сыйныфта узган ачык дәрестә кунакка килгән әти-әниләр катнашты. Дәреснең темасы: "Кешелек дөньясы алдында торган экологик проблемалар".




















