Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422911, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Большие Тиганы, улица А. Баттала, дом 27 |
| Телефон: | +7(843)-412-70-60 |
| E-Mail: | Sbtig.ALx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большетиганская ООШ им. А. Баттала" |
| Руководитель: | Сайфутдинова Айсылу Назиповна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 41 учеников и 20 дошкольников |
| У нас учат: | 11 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 ( 216 ) 217 218 219 220 >>
-
Шигапов Солтан Фидаисович белән очрашу 06.03.2012

Безгә үзенең "И моңлы Туган телем" дигән концерт программасы белән халык музыка кораллары остасы, җырчы Шигапов Солтан Фидаисович чыгыш ясады. Ул безнең балаларны татар халкының музыка уен кораллары белән таныштырып, уйнап күрсәтте. Балалар аның чыгышын кызыксынып тыңладылар. Аның концерт программасы балаларда татар халкының культурасын тәрбияләүгә юнәлгән иде.
Биедек тә, кушылып җырладык та, шигырь дә сөйләдек без бу концертта. Чара бер тында, матур истәлекләр калдырып узып та китте.
-
"Дулкыннар" конкурсы 06.03.2012

5 мартта Казанда М.Мозаффаровка багышланган "Дулкыннар" конкурсы узды. Безнең мәктәптәп 1 сыйныф укучысы Шәмсетдинова Камилә, 5 сыйныф укучысы Хайбуллин Рифат һәм 9 сыйныф укучысы Сәйфетдинова Энҗе катнашып, акчалата бүләк һәм "Ривьера" аквапаркына билетлар белән бүләкләнделәр. Укучыларга һәм җитәкчеләргә алда да уңышлар телибез.
-
"Театр яктылыкка, нурга илтә" 01.03.2012

29 февральдә 1 нче мәктәптә "Театр яктылыкка, нурга илтә" дигән район конкурсы булды. Конкурста татар телен өйрәнүче рус һәм татар мәктәпләре катнашты. Барлыгы 10 мәктәптән 82 бала. Безнең мәктәптән дә "Энҗе бөртеге" түгәрәгенә йөрүче укучылар чыгыш ясады. Мәктәпләрнең зур әзерлек белән килгәне күренеп тора иде. Шуңа да карамастан безнең укучылар 1 нче урынны яулап кайттылар. Укучыларга: 5 сыйныф укучылары Зарипов Булатка, Хайбуллин Рифатка, 7 сыйныф укучылары Халилова Зәринәгә, Исхакова Рәзиләгә, Гимаева Гөлнарага һәм җитәкчеләре Роза Мансур кызына зур рәхмәтебезне белдерәбез, алда да уңышлар телибез. Афәрин!
-
"Звездный час" 01.03.2012

Бүген 10 сыйныфта немец теленнән "Звездный час" дип аталган конкурс булды. 10 сыйныф укучылары немец теленнән булган белемнәрен күрсәттеләр. Конкурс эчтәлекле һәм нәтиҗәле узды. Конкурсның җиңүчесе булып Гимаева Гүзәл билгеләнде.
-
Патриотик тәрбия айлыгы 29.02.2012

Патриотик тәрбия айлыгы уңаеннан мәктәптә 7-11 сыйныф егетләре арасында баскетбол, волейбол һәм мини футбол ярышлары узды. Командалар җанатарларны үзләренең җитезлекләре, өлгерлекләре белән сөендерде. Җиңүче командалар грамота белән бүләкләнделәр. Афәрин егетләр!
-
"Ватанны саклаучылар" көненә багышланган бәйрәм 25.02.2012

Бүген мәктәптә "Ватанны саклаучылар" көненә багышланган бәйрәм булды. Бәйрәмгә Әфган сугышында катнашучылар, яңа гына хәрби хезмәт сафларыннан кайтучы егетләр һәм тыл ветераннары килделәр. Ветераннар советы рәисе Гөлсирә Сәгыйрь кызы бәйрәмне башлап җибәрде. Аннан соң, С.Баттал исемендәге "Туган якны өйрәнү" музее мөдире Зарипова Лилия Дамир кызы ир-егетләрне котлады. Укучыларыбызның котлаулары шигырь, җырлар һәм Ф.Яруллинның "Хәзинә" дип аталган сәхнә әсәре аша күрсәтелде. Бәйрәмебез чәй өстәле артында дәвам итте.
-
Татарча көрәш 25.02.2012

24 февральдә Түбән Тигәнәледә ООО "Нива" һәм " Сельхозснаб" призына татарча көрәш булып узды. Безнең укучылар бу юлы да сынатмадылар. 9 сыйныф укучылары Кадиров Нияз 1 нче урын, Халилов Рүзәл 1 нче урын, 8 сыйныф укчылары Гарипов Самат 2 нче урын, Зарипов Алмаз 2 нче урын яулап кайттылар. Командалар арасында да 2 нче урынны алдылар. Егетләр афәрин!
-
"Башлангыч сыйныф укучысы моделе" бәйгесе 24.02.2012

Бүген безнең мәктәптә "Башлангыч сыйныф укучысы моделе" бәйгесе булып узды. Бәйгедә алты мәктәптән укучылар канашты. Кыр Шенталысы урта мәктәбе укучысы Камалова Таңсылу абсолют җиңүче булды, ә безнең мәктәп укучысы Галимова Нәргиз 2 нче урынны яулады. Укучылар барысы да зур әзерлек белән килгәннәр, һәрберсе төрле номинацияләрдә җиңүче булып грамоталар белән бүләкләнде.
-
Гуманитар фәннәр атналыгы 22.02.2012

21 февральдә мәктәбебездә тарих фәне көне булып, батырлык дәресе циклыннан "Без аларны онытмабыз" дип аталган батырлык дәресе үткәрелде. Бу дәрестә 6 нчы, 7 нче сыйныф укучылары актив катнашты. Кичәдә документаль фильм уңышлы кулланылды. Укучыларда патриотик хис тәрбияләүдә һәр нәрсә уйланылып әзерләнгән иде.
1942 елның 2 февралендә Сталинград өчен сугыш безнең гаскәрнең җиңүе белән тәмамланган. Бөек Ватан сугышы барышында зур борылыш ясауга китергән әһәмиятле җиңү була бу. Сталинград өчен барган сугыш һәм аның нәтиҗәләре турында презентация бик күп өстәмә мәгълүматлар бирде. Укучылар үзләренә күп яңалыклар алдылар.
Батырлык дәресен оештырган тарих укытучысы Гөлсем Рәшит кызы Зариповага рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Поздравляем 22.02.2012

Уважаемые коллеги мужчины и юноши! Поздравляем Вас с праздником - Днем защитника Отечества!
Желаем мирного неба над головой, бодрости духа и веры в себя! Пусть Ваш ум, сила, мужество и самые лучшие качества успешно отражаются в работе и учебе, творчестве!
С наилучшими пожеланиями коллеги женщины и девушки.




















