Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422911, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Большие Тиганы, улица А. Баттала, дом 27 |
| Телефон: | +7(843)-412-70-60 |
| E-Mail: | Sbtig.ALx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большетиганская ООШ им. А. Баттала" |
| Руководитель: | Сайфутдинова Айсылу Назиповна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 41 учеников и 20 дошкольников |
| У нас учат: | 11 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 ( 218 ) 219 220 >>
-
Котлыйбыз! 25.11.2011

Җир йөзендә иң матур сүз - Әни. Ул һәркем әйтә торган тәүге сүз һәм дөньядагы барлык телләрдә дә бердәй яңгырый.
Аналарның канатлары кайрылмасын, тормыш авырлыкларыннан иңнәре сыгылмасын! Изге бәйрәм уңаеннан барлык әниләрне бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаилә иминлеге, җан тынычлыгы телибез.
Изге бәйрәмегез белән!
-
"Казан утлары" бездә кунакта 15.11.2011

-
Спорт яңалыклары 15.11.2011

12 ноябрьдә укучыларыбыз "Алга" колхозы үткәргән татарча көрәшкә бардылар. Монда да безнең укучыларыбыз сынатмады. "Көрәш" командасы, җитәкчеләре Яруллин Илнар Наил улы, "Алга" колхозы призына үткәрелгән татарча көрәштә 2 нче урынны яуладылар. Афәрин егетләр! Алда да уңышлар сезгә.
-
Шахмат ярышы 09.11.2011

8 нче ноябрьдә районда шахмат ярышы булып узды. Безнең мәктәптән ике укучы катнашты һәм икесе дә җиңү белән кайтты. Алар: 9 сыйныф укучысы Кадиров Нияз - 3 урын, 11 сыйныф укучысы Шамсетдинов Салават - 2 урын. Егетләр, алда да уңышлар телибез сезгә.
-
Зур Тигәнәлегә - 350 ел! 08.11.2011

5 ноябрьдә Зур Тигәнәле 350 еллыгын билгеләп үтте. Авыл тарихы әле 17 нче гасырда ук башлана. Аксакаллар сүзләренә караганда, аңа Сәед Тигәнәев исемле кеше нигез салган. Аның ике ир туганы булган, алар өйләнгәннән соң күрше авыллар - Урта һәм Түбән Тигәнәлегә нигез салганнар. Шуңа күрә авыл исеме Тигәнәев фамилиясеннән килеп чыккан. Авылның тууы турында башка риваятьләр дә яшәп килә. Мәсәлән, авыл тарихында мондый мәгълүматлар бар: 1661 елның 5 августында 33 йомышлы татар Уразгильдин Яковлев җитәкчелегендә Тигәнәле елгасы буйлап күчә. Бу көн Зур Тигәләле авылының туган көненә әйләнә дә инде.
350 еллык тарихы булган авыл яшәсен!
-
Билбау көрәше
31.10.2011
Аксубайда узган билбау көрәшендә укучыларыбыз җиңү белән кайтты. Алар 9 сыйныф укучылары Кадиров Нияз һәм Халилов Рүзәл. Сезне чын күңелдән җиңү белән котлыйбыз, алда да уңышлар телибез.
-
Футбол лигасы
28.10.2011
26 октябрьдә АСОШ № 1 кызлар арасында мәктәпнең футбол лигасы чемпионаты булып узды. 7 команда арасында булган ярышта кызларыбыз 4 нче урынны яуладылар. Алда да сезгә уңышлар телибез.
-
Футбол лигасы 27.10.2011

25 октябрьдә АСОШ №1 егетләр арасында мәктәпнең футбол лигасы чемпионаты булып узды. Анда 16 команда катнашты. Безнең укучылар 4 нче урынны яулап кайттылар. Алда да уңышлар сезгә, егетләр!
-
Сөмбелә бәйрәме
24.10.2011
Елның сихри фасылында - көз аенда татар халкы "Сөмбелә" бәйрәмен уздырган. Шимбә көнне мәктәптә халкыбызның онытыла башлаган матур бәйрәмен яңарту тантанасына җыелдык. Бу бәйрәмгә укучыларыбыз канатланып, бик тырышып әзерләнделәр. Әзерләнүләренең җимеше - бәйрәм уңышлы узды, килгән кунаклар да бик канәгать булып таралыштылар.
-
Бадминтон 17.10.2011

Безнең Рифатыбыз (4 сыйныф укучысы) республикакүләм зона ярышында 2 нче урынны алып республикага чыкты. Рифат сиңа уңышлар телибез.




















