Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422911, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Большие Тиганы, улица А. Баттала, дом 27 |
| Телефон: | +7(843)-412-70-60 |
| E-Mail: | Sbtig.ALx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большетиганская ООШ им. А. Баттала" |
| Руководитель: | Сайфутдинова Айсылу Назиповна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 41 учеников и 20 дошкольников |
| У нас учат: | 11 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 211 ) 212 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
VI РЕСПУБЛИКА ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕ 08.12.2012

Милли классик драматургиянең Кәрим Тинчурин исемендәге VI республика театр фестивалендә 10 сыйныф укучысы Хаметшина Зөһрә (җитәкчесе Бәйрәмова Ф.К.) дә катнашты. Ул К.Тинчуринның "Зәңгәр шәл" спектакленнән бер өзеккә макет бәйләде. Аның бу эше югары бәяләнде. Зөһрә "макет" номинациясендә III урын яулады һәм диплом белән бүләкләнде. Зөһрәгә һәм аның җитәкчесенә алда да уңышлар телибез. Афәрин!
-
Рәсем конкурсы 07.12.2012

Коррупциягә каршы көрәш атналыгы уңаеннан мәктәптә рәсем конкурсы узды. Рәсем конкурсында актив катнашкан укучылар билгеләнде. Алда да укучыларыбызның төрле конкурсларда актив катнашуларын теләп калабыз.
-
7 сыйныфта 04.12.2012

Коррупциягә көрәш атналыгы уңаеннан 7 сыйныфта "Россиядә коррупция" дигән тема астында сыйныф сәгате узды.
-
Коррупциягә каршы көрәш атналыгы 03.12.2012

Коррупциягә көрәш атналыгы уңаеннан мәктәптә сыйныф сәгатьләре уза. Бүген 4 сыйныфта "Минем исемем коррупция" дигән исем астында сыйныф сәгате узды.
-
Коррупциягә каршы көрәш атналыгы уңаеннан 03.12.2012

3 сыйныфта "Гадел булу һәм дөреслек - кешелекнең иң мөһим сыйфатлары" дигән темага сыйныф сәгате узды.
-
Район конкурсына 03.12.2012

"Халык үрнәкләре" дип аталган район конкурсына 7 сыйныф укучысы Садыйкова Энҗе (җитәкчесе Бәйрәмова Ф.К.) халык уенчыкларын әвәләп җибәрде. Аңа уңышлар теләп калабыз.
-
"Кул эшләре" түгәрәге 01.12.2012

Мәктәптә "Кул эшләре" түгәрәге эшли. Укучылар ул түгәрәккә бик теләп йөриләр. Анда челтәр энәсе, ике энә белән бәйләргә өйрәнәләр. Бәйләгән әйберләре белән өйдәгеләрне сөендерәләр. Алда да түземлек, тырышлык һәм максатыгызга ирешүегезне телибез.
-
Гомуми ата-аналар җыелышы 28.11.2012

28 ноябрьдә гомуми ата-аналар җыелышы узды.
-
ГИА һәм ЕГЭ сынаулары 26.11.2012

28 нче, 30 ноябрьдә 9 нчы һәм 11нче сыйныф укучылары өчен математика һәм рус теленнән ГИА һәи ЕГЭ сынаулары уза. Сынаулар 9 сыйныфлар өчен АСОШ № 2 дә, ә 11 нче сыйныфлар өчен АСОШ № 3 тә булачак. Укучылар сезгә уңышлар телибез.
-
Әниләр бәйрәме 24.11.2012

Мәктәптә әниләр көненә багышланган бәйрәм узды. Зал бәйрәмчә бизәлгән, әниләрне котлап стена газетасы эленгән. Укучылар бәйрәмчә киенгән, күтәренке рухта. Әниләргә багышлап җырлар, шигырьләр, биюләр, сценка күрсәттеләр. Бәйрәм бик күңелле узды.




















