Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422911, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Большие Тиганы, улица А. Баттала, дом 27 |
| Телефон: | +7(843)-412-70-60 |
| E-Mail: | Sbtig.ALx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большетиганская ООШ им. А. Баттала" |
| Руководитель: | Сайфутдинова Айсылу Назиповна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 41 учеников и 20 дошкольников |
| У нас учат: | 11 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 211 ( 212 ) 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Фестиваль 05.06.2012

2 июньдә районда узган фестиваль пионер оешмасы төзелүнең 90 еллыгын һәм районыбызда балалар иҗаты үзәге оештырылуның 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үткәрелде. Анда районның төрле балалар оешмаларыннан һәм берләшмәләреннән вәкил булып килгән берничә йөз бала катнашты. Фестиваль катнашучыларның бистә урамнарында җыр маршыннан башланды. Аннары барлык катнашучылар "Без булдырабыз!" исемле конкурс-уен программасында катнаштылар, бу уенда балалар, уен станцияләрендә төрле биремнәр үтәп, үзләренең иҗади сәләтләрен һәм белемнәрен үрсәтергә тиеш иделәр. Аларга чуваш, мордва, рус һәм татар халык уеннарын белү, әбиләребезнең күптән онытылган городки уеннарын уйнау, мәтәлчек ату, җәядән ату һәм күп кенә башка уеннарны уйнарга, хор белән җырларга, пионерия турында такмак әйтергә, очыргычлар ясап очырып, техник сәләтеңне күрсәтергә, сорауларга җавап биреп, пионер хәрәкәте тарихын белүеңне. шулай ук үзеңнең игътибарлы булуыңны һәм стандарт булмаган фикер йөртүеңне күрсәтергә, "Олыгаерга ашыкмыйм" темасына рәсем ясап, "Микеланджело"лар булырга кирәк иде.
Катнашучыларның берсе дә өйләренә буш кул белән китмәде, алар барысы да истәлекле сувенирлар һәм татлы бүләкләр алды.
-
День защиты детей 01.06.2012

От всей души поздравляем вас с таким замечательным праздником - Детским днем! Желаем вам хорошего отдыха, веселого настроения и солнечного лета!
День защиты детей
Пусть подарит всем радоть,
Снимет с плеч милых мам
Все заботы, усталоть.
И звучит пусть всегда
Детский смех на планете
Это счастье-когда
Улыбаются дети!
-
4 нче сыйныфларда "Соңгы кыңгырау" 31.05.2012

Бәйрәм "Без инде зур үстек, бишенчегә күчтек" дигән сүзләр белән башланып китте. Укучылар әти-әниләренә 4 ел буена ирешелгән уңышларын күрсәттеләр. Әти-әниләр укытучыларга рәхмәт, ә укучыларга уңышлар теләделәр.
-
Соңгы кыңгырау 28.05.2012

Соңгы кыңгырау яңгырый - сихри аваз, ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.
Шундый көн бу, олы бәйрәм үзе, үзгәртә дә куя язмышны.
Әйе, вакыт сиздерми генә үтеп киткән, инде укучыларыбыз, канат чыгарып, үз ояларыннан очып китәргә җыеналар. Балачак инде артта калды. Алда сынаулар көтә.
Чыгарылыш сыйныф укучыларына саулык-сәламәтлек, матур һәм бәхетле киләчәк, һәркайсына үзләре теләгән уку йортларының студенты булырга язсын. Сезгә дөньяның матурлыгын, тормышның асылын, яшәү ямен һәм мәгънәсен аңлап яшәргә язсын.
-
Пионерия туган көн 21.05.2012

19 майда пионер оешмасына 90 ел тулды. Бу көн әйдаманнарга, балалар хәрәкәте остазларына гына түгел, ә бүгенге көнгә кадәр балалар оешмасында эшләүчеләргә дә бик якын һәм кадерле.
Ул бала чакларында пионер булган өлкән буын кешеләренең дә күңелендә. Юбилей датасы уңаеннан мәктәптә мәктәпкүләм бәйрәм узды. Баштан линейка булды. Бәйрәм иртәге гимнастика белән башланып китте. Укучылар станцияләрдә уеннар уйнадылар һәм бәйрәм мини футбол белән тәмамланды.
-
Благодарственное письмо 21.05.2012

Из национального исследовательского университета "КАЗАНСКИЙ ГОСУДАРСТВЕННЫЙ ТЕХНОЛОГИЧЕСКИЙ УНИВЕРСИТЕТ" пришло БЛАГОДАРСТВЕННОЕ ПИСЬМО на педагога МБОУ Большетиганской СОШ Насыховой Ф.А. за успешную подготовку участников конкурса письменного перевода среди школьников Республики Татарстан, проведенного с 18.03.2012г. по 06.04.2012г. кафедрой "Иностранные языки в профессиональной коммуникации". Участники: Гимаева Гузель, Зарипова Ландыш, Миндубаева Гульгена, Сибатова Алсу и Хаметшина Зухра получили СЕРТИФИКАТ.
-
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының семинары 17.05.2012

17 майда безнең мәктәптә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының семинары булып узды. Семинарның темасы: "Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерүдә сыйныф җитәкчеләренең роле".
-
Хәтер көне 14.05.2012

Әшнәклеләр һәм Зур Тигәнәлеләр Ватаныбызны фашист басып алучыларыннан азат итүнең чираттагы 67 еллыгын, һәрвакыттагыча, тантаналы төстә һәм бәйрәмчә билгеләп үттеләр. Бәйрәм, һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында митинг белән башланып китте. Укучылар тыл хезмәтчеләренә һәм Бөек Җиңүне яулаган бөтен кешегә рәхмәт сүзләре әйттеләр. Безнең барыбыз өчен дә бу шатлык, җан әрнүе һәм ул ерак вакыйгалар турында истәлекләр белән тулган үзенчәлекле көн.
-
9 май- Җиңү көне 09.05.2012

9 нчы Май – Җиңү бәйрәме! 4 ел буена сугыш газаплары кичергән илебезгә тынычлык китергән беренче көне! Һәр ел саен без бу көнне шатланып, моңаеп һәм зур дулкынлану белән бәйрәм итәбез!
Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хәзмәтчәннәре! Чын йөрәктән сезне изге, бөтен халык бәйрәме – Җиңү көне белән котлыйбыз! Бүгенге язгы гүзәл көннәрдә чагыштыргысыз патриотизм, батырлык һәм каһарманлык күрсәтеп кешелек дөньясының киләчәген яклаган ватандашларыбызга бөтен дөнья үзенең хөрмәтен күрсәтә.
Байрак элдек без бүген урамга
Җиңү бәйрәме булганга.
Әйдә, зур бәйрәм, шатлык белән кил
Сине каршылый бөтен Туган ил. -
Татар-башкорт көрәше 08.05.2012

7 майда Әлки районы Б. Матакта Бөек Җиңүнең 67 еллыгына багышланган татар-башкорт көрәше булып узды. Безнең мәктәптән 9 сыйныф укучылары Кадиров Нияз һәи Халилов Рүзәл катнаштылар. Халилов Рүзәл җиңү белән кайтты. Ул үз авырлыгында 2 нче урынны яулады. Афәрин егетләр!




















