Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422911, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Большие Тиганы, улица А. Баттала, дом 27 |
| Телефон: | +7(843)-412-70-60 |
| E-Mail: | Sbtig.ALx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большетиганская ООШ им. А. Баттала" |
| Руководитель: | Сайфутдинова Айсылу Назиповна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 41 учеников и 20 дошкольников |
| У нас учат: | 11 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 211 212 213 ( 214 ) 215 216 217 218 219 220 >>
-
9 май- Җиңү көне 09.05.2012

9 нчы Май – Җиңү бәйрәме! 4 ел буена сугыш газаплары кичергән илебезгә тынычлык китергән беренче көне! Һәр ел саен без бу көнне шатланып, моңаеп һәм зур дулкынлану белән бәйрәм итәбез!
Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хәзмәтчәннәре! Чын йөрәктән сезне изге, бөтен халык бәйрәме – Җиңү көне белән котлыйбыз! Бүгенге язгы гүзәл көннәрдә чагыштыргысыз патриотизм, батырлык һәм каһарманлык күрсәтеп кешелек дөньясының киләчәген яклаган ватандашларыбызга бөтен дөнья үзенең хөрмәтен күрсәтә.
Байрак элдек без бүген урамга
Җиңү бәйрәме булганга.
Әйдә, зур бәйрәм, шатлык белән кил
Сине каршылый бөтен Туган ил. -
Татар-башкорт көрәше 08.05.2012

7 майда Әлки районы Б. Матакта Бөек Җиңүнең 67 еллыгына багышланган татар-башкорт көрәше булып узды. Безнең мәктәптән 9 сыйныф укучылары Кадиров Нияз һәи Халилов Рүзәл катнаштылар. Халилов Рүзәл җиңү белән кайтты. Ул үз авырлыгында 2 нче урынны яулады. Афәрин егетләр!
-
"Victoria Road" 28.04.2012

27 апрельдә районда ел саен үткәрелә торган "Victoria Road" конкурсы булып узды. Быел безнең мәктәптән 9 сыйныф укучысы Сәйфетдинова Энҗе катнашты. Ул "Җыр" номинациясендә 2 нче урынны яулады. Афәрин, Энҗе! Энҗегә һәм җитәкчесе Фәния Әсхать кызына алда да уңышлар телибез.
-
"Толстой укулары" 23.04.2012

20 апрельдә Казанда Л.Н.Толстой исемендәге Х республикакүләм фәнни-гамәли конференция булып узды. Әлеге конференциядә 9 сыйныф укучысы Сәйфетдинова Энҗе "Маршакның иҗатында бәхетле балачак темасы" дигән эзләнү эше белән чыгыш ясады һәм грамота белән бүләкләнде. Энҗегә һәм җитәкчесе Айсылу Нәҗип кызына алда да уңышлар телибез.
-
Гагарин кубогына ярыш 23.04.2012

Шимбә көнне, 21 апрельдә, 2 нче спорт комплексында (бассейн) район предприятиеләре һәм оешмалары арасында IV Спартакиада кысаларында Юрий Гагарин кубогына йөзү буенча ярышлар булды.
Ярышлар ике төрдән: йөзү һәм эстафета буенча узды. Йөзү буенча безнең мәктәптән физкультура укытучысы Галмов Илгиз Нургалям улы катнашып 2 нче урынны яулап кайтты. Шулай ук күптән түгел узган бадминтон ярышында да 2 нче урынны алды. Аны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз. Афәрин!
-
Фатих Әмирхан исемендәге конференция 21.04.2012

20 апрель көнне Россия тарихы һәм Татарстан Республикасы тарихи -мәдәни мирасы елына багышланган Фатих Әмирхан исемендәге бишенче республикакүләм фәнни-гамәли конференция булып узды. Конференция Казан шәһәренең 170 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбендә оештырылды. Безнең мәктәптән 9 сыйныф укучысы Хаметшина Зөһрә катнашты һәм 3 нче дәрәҗә дипломга лаек булды. Фәнни эшнең темасы: "Фатих Әмирханның хатлары һәм көндәлекләре". Зөһрәне һәм җитәкчесе Айгөл Таһир кызын җиңү белән котлыйбыз. Алда да уңышлар телибез.
-
"Чисталык көне" 18.04.2012

Яз җитү белән озын кыш айларында җыелган бөтен чүп-чар күренә башлады. 18 апрель көнне 7-10 сыйныф укучылары мәктәп бакчасын чүп-чардан чистарту максатыннан эшкә чыктылар. Укучылар бик тырышып эшләделәр.
Шулай ук 20 апрельдә 6-7 сыйныф укучылары мәктәп янын чистарттылар. Мәктәп яны территориясе чистарып, ямьләнеп китте. Яңгырдан соң үләннәр башларын күтәрделәр. Мәктәбебез чиста булсын!
-
Шигырь сөйләүчеләр конкурсы
18.04.2012
17 апрельдә Габдулла Тукай исемендәге Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр конкурсы булып узды. Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы театр эшчәннәре союзы үткәргән конкурста безнең мәктәптән 5 сыйныф укучысы Хайбуллин Рифат һәм 9 сыйныф укучысы Сәйфетдинова Энҗе катнашып диплом алып кайттылар. Укучыларга алда да уңышлар телибез.
-
Даты тестирований 6,8,10 классов 17.04.2012

Даты тестирований 6,8,10 классов снова изменились. Все даты являются примерными. Первое тестирование 24.04.12 - 10 классы русский язык
-
"Алтын балык" конкурсы 12.04.2012

Безнең мәктәптән Балык-Бистәсе районы "Балалар иҗат үзәге" оештырган "Алтын балык" дип аталган ачык республикакүләм күргәзмә-конкурста 6 сыйныф укучысы Садыйкова Энҗе катнашып сертификат белән бүләкләнде. Алда да Энҗегә уңышлар телибез һәм җиңүләр.




















