Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422911, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Большие Тиганы, улица А. Баттала, дом 27 |
| Телефон: | +7(843)-412-70-60 |
| E-Mail: | Sbtig.ALx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большетиганская ООШ им. А. Баттала" |
| Руководитель: | Сайфутдинова Айсылу Назиповна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 41 учеников и 20 дошкольников |
| У нас учат: | 11 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 211 212 213 214 ( 215 ) 216 217 218 219 220 >>
-
График тестирования 10.04.2012

ГРАФИК ТЕСТИРОВАНИЯ УЧАЩИХСЯ НА САЙТЕ
-
Бадминтон ярышы 09.04.2012

7 апрельдә безнең укучылар бадминтон ярышында катнашып, Мустафин Рифат (4 класс) 3 нче урын, Зарипов Алмаз Ш. (8 класс) 3 нче урын һәм Зарипов Алмаз И. (7 класс) 4 нче урын яуладылар. Алар Үзәк лига Татарстан Республикасы беренчелегенә көрәшеп республикага чыктылар. Афәрин егетләр! Алда да сезгә уңышлар теләп калабыз.
-
Мөфти Илдус хәзрәт Фәизов белән очрашу 07.04.2012

2012 елның 7 апрелендә Үзләшкән дини оешма –ТР мөселманнары Дания нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәизов безнең районга эшлекле сәфәр кылды. Биредә ул район башлыгы Владимир Козонков белән очрашты. Шулай ук ул Зур Тигәнәле Сәлих Баттал исемендәге “Туган якны өйрәнү” музеенда безнең укучылар белән очрашты. Очрашу барышында райондагы дин торышы, мөселман өммәтенә кагылышлы сораулар турында фикер алыштылар. Мөфти Илдус хәзрәт Фәизов укучыларга һәм абыстайларга вәгазьләр сөйләде һәм күпләгән сорауларга җавап бирде.
-
О безопасности детей в сети Интернет 07.04.2012

-
"Кошлар" көне 06.04.2012

Бүген 6-10 сыйныф укучылары "Кошлар" көнен билгеләп үттеләр. Ул ике өлешкә бүленеп үткәрелде. Беренче өлештә кошларның тышкы һәм эчке төзелеше, үзенчәлекләре турында сөйләшенде. Ә икенче өлешендә кошларның табигатьтә һәм кеше томышындагы әһәмияте ачыкланды. Укучылар булган белемнәрен генә ныгытып калмадылар, ә тагын да яңадан-яңа мәгълүматлар тупладылар.
-
ВАМИН призларына
03.04.2012
"ВАМИН-Татарстан" ААҖның "Алексеевск сөт-комбинаты" филиалы призларына милли татар-башкорт көрәше буенча чираттагы ярышлар 3 апрель көнне 1нче спорт компекснда булды. 11-18 яшьлек яшүсмерләр арасында үткән ярышларда 11 үлчәү категориясендә 60 тан артык көрәшче катнашты. Аксубай районының спортчылары ярышның кунаклары булдылар. Безнең мәктәп укучылары Гарипов Самат, Кадиров Нияз, Халилов Рүзәл үз категорияләрендә җиңүчеләр булдылар. Команда зачетында призлы өченче урынны алдылар.
Ярышларда җиңүчеләргә филиал директоры Фәнис Батдалов тарафыннан грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.
-
Шигырь бәйгесе
28.03.2012
Районда "Теле барның иле бар " дип аталган шигырь конкурсы булып узды. Анда безнең мәктәптән 9 сыйныф укучысы Сәйфетдинова Энҗе һәм 5 сыйныф укучысы Хайбуллин Рифат катнашып призлы урыннар яулап кайттылар. Һәзер алар Республикада чыгыш ясарга әзерләнәләр. Аларга уңышлар телибез.
-
"Әнигә открытка" 23.03.2012

2 сыйныф укучысы Ахметянов Азат "Әнигә открытка" дип аталган россиякүләм дистанцион конкурсында катнашып, "Әниемә чәчәк" номинациясендә җиңеп диплом белән һәм җитәкчесе Яруллина Римма Дамир кызы "Рәхмәт хаты" белән бүләкләнделәр.
-
"Әлифба" бәйрәме 10.03.2012

Кеше кая гына эшләмәсен, кем генә булмасын, үзенең балачагын, нәни кулларына беренче тапкыр Әлифба алган вакытын дулкынлану белән искә ала. 9 мартта 1 сыйныфта узган "Әлифба" бәйрәме шундый сүзләр белән башланып китте. Укучылар ярты ел буена алган белемнәрен әниләренә күрсәттеләр. Әти-әниләр укытучылары, Зарипова Роза Рафик кызына, рәхмәт әйтеп таралыштылар.
-
8 март бәйрәме 10.03.2012

Урамда кышның җилләре иссә дә, яз исе сизелә. Бәлки яз хатын-кызлар бәйрәме белән башланганга шулай матурдыр. Ә бәлки хатын-кызлар бәйрәмен үткәрү өчен нәкъ менә шундый матур яз көнен сайлау кирәктер? Шундый матур, ямьле яз көннәренең берсендә без мәктәптә хатын-кызлар көне - 8 март бәйрәмен билгеләп үттек.




















