Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422911, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Большие Тиганы, улица А. Баттала, дом 27 |
| Телефон: | +7(843)-412-70-60 |
| E-Mail: | Sbtig.ALx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большетиганская ООШ им. А. Баттала" |
| Руководитель: | Сайфутдинова Айсылу Назиповна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 41 учеников и 20 дошкольников |
| У нас учат: | 11 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 211 212 ( 213 ) 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
"Victoria Road" 28.04.2012

27 апрельдә районда ел саен үткәрелә торган "Victoria Road" конкурсы булып узды. Быел безнең мәктәптән 9 сыйныф укучысы Сәйфетдинова Энҗе катнашты. Ул "Җыр" номинациясендә 2 нче урынны яулады. Афәрин, Энҗе! Энҗегә һәм җитәкчесе Фәния Әсхать кызына алда да уңышлар телибез.
-
"Толстой укулары" 23.04.2012

20 апрельдә Казанда Л.Н.Толстой исемендәге Х республикакүләм фәнни-гамәли конференция булып узды. Әлеге конференциядә 9 сыйныф укучысы Сәйфетдинова Энҗе "Маршакның иҗатында бәхетле балачак темасы" дигән эзләнү эше белән чыгыш ясады һәм грамота белән бүләкләнде. Энҗегә һәм җитәкчесе Айсылу Нәҗип кызына алда да уңышлар телибез.
-
Гагарин кубогына ярыш 23.04.2012

Шимбә көнне, 21 апрельдә, 2 нче спорт комплексында (бассейн) район предприятиеләре һәм оешмалары арасында IV Спартакиада кысаларында Юрий Гагарин кубогына йөзү буенча ярышлар булды.
Ярышлар ике төрдән: йөзү һәм эстафета буенча узды. Йөзү буенча безнең мәктәптән физкультура укытучысы Галмов Илгиз Нургалям улы катнашып 2 нче урынны яулап кайтты. Шулай ук күптән түгел узган бадминтон ярышында да 2 нче урынны алды. Аны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз. Афәрин!
-
Фатих Әмирхан исемендәге конференция 21.04.2012

20 апрель көнне Россия тарихы һәм Татарстан Республикасы тарихи -мәдәни мирасы елына багышланган Фатих Әмирхан исемендәге бишенче республикакүләм фәнни-гамәли конференция булып узды. Конференция Казан шәһәренең 170 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбендә оештырылды. Безнең мәктәптән 9 сыйныф укучысы Хаметшина Зөһрә катнашты һәм 3 нче дәрәҗә дипломга лаек булды. Фәнни эшнең темасы: "Фатих Әмирханның хатлары һәм көндәлекләре". Зөһрәне һәм җитәкчесе Айгөл Таһир кызын җиңү белән котлыйбыз. Алда да уңышлар телибез.
-
"Чисталык көне" 18.04.2012

Яз җитү белән озын кыш айларында җыелган бөтен чүп-чар күренә башлады. 18 апрель көнне 7-10 сыйныф укучылары мәктәп бакчасын чүп-чардан чистарту максатыннан эшкә чыктылар. Укучылар бик тырышып эшләделәр.
Шулай ук 20 апрельдә 6-7 сыйныф укучылары мәктәп янын чистарттылар. Мәктәп яны территориясе чистарып, ямьләнеп китте. Яңгырдан соң үләннәр башларын күтәрделәр. Мәктәбебез чиста булсын!
-
Шигырь сөйләүчеләр конкурсы
18.04.2012
17 апрельдә Габдулла Тукай исемендәге Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр конкурсы булып узды. Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы театр эшчәннәре союзы үткәргән конкурста безнең мәктәптән 5 сыйныф укучысы Хайбуллин Рифат һәм 9 сыйныф укучысы Сәйфетдинова Энҗе катнашып диплом алып кайттылар. Укучыларга алда да уңышлар телибез.
-
Даты тестирований 6,8,10 классов 17.04.2012

Даты тестирований 6,8,10 классов снова изменились. Все даты являются примерными. Первое тестирование 24.04.12 - 10 классы русский язык
-
"Алтын балык" конкурсы 12.04.2012

Безнең мәктәптән Балык-Бистәсе районы "Балалар иҗат үзәге" оештырган "Алтын балык" дип аталган ачык республикакүләм күргәзмә-конкурста 6 сыйныф укучысы Садыйкова Энҗе катнашып сертификат белән бүләкләнде. Алда да Энҗегә уңышлар телибез һәм җиңүләр.
-
График тестирования 10.04.2012

ГРАФИК ТЕСТИРОВАНИЯ УЧАЩИХСЯ НА САЙТЕ
-
Бадминтон ярышы 09.04.2012

7 апрельдә безнең укучылар бадминтон ярышында катнашып, Мустафин Рифат (4 класс) 3 нче урын, Зарипов Алмаз Ш. (8 класс) 3 нче урын һәм Зарипов Алмаз И. (7 класс) 4 нче урын яуладылар. Алар Үзәк лига Татарстан Республикасы беренчелегенә көрәшеп республикага чыктылар. Афәрин егетләр! Алда да сезгә уңышлар теләп калабыз.




















