Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 301 302 303 ( 304 ) 305 306 307 308 309 310 >>
-
Очрашу 01.10.2012

29 нчы сентябрьдә гимназия-интернатның 7- 9 класс укучылары Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты әгъзасы Фәрит Фәиз улы Мифтахов белән очраштылар. Бу очрашуда татарларның гореф –гадәтләре, бәйрәмнәре турында җанлы әңгәмә үтте. Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребез, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады. Аларны халык белә, хөрмәт итә икән милләт яши, милләт яшәгәч, тел яши, ягъни тормыш дәвам итә. Безнең максатыбыз туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнеп, буыннар арасында ныклы бәйләнеш булдыру, бөек милләт булып яшәвебезне дәвам итү.
-
Спорт яңалыклары 30.09.2012

27 нче сентябрьдә Динамо клубы призына районкүләм волейбол ярышларында кызлар командасы - 3 нче, егетләр командасы - 2нче; ә 28 нче сентябрьдә 1998-1999 елгы укучылар арасында районкүләм баскетбол ярышларының сайлап алу турында гимназиянең кызлар командасы - 3 нче, егетләр командасы - 2 урыннарны яуладылар.
-
Очрашу 28.09.2012

27 нче сентябрьдә гимназия-интернатта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, филология фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Наил Вәлеев булып китте. Ул укучыларга "Туган якны өйрәнү проблемалары" исеме астында лекция сөйләде , соңыннан фикер алышу булды.
-
Яшьләр форумы - 2012 28.09.2012

Актанышта 28-30 сентябрь көннәрендә Яшьләр форумы - 2012 уза. Форум көннәрендә Җәмигъ мәчетенә сәяхәт, спорт уеннары, талантларны барлау, районыбыз җитәкчеләре һәм Казан кунаклары белән очрашу, “Һәр көн игелек кыл”, “Табигать балалары” акцияләрен уздыру күздә тотыла. Гимназиянең барлык яшь һәм талантлы педагоглары бу форумда катнашыр дип көтелә.
-
Милләтләр кроссы - 2012 25.09.2012

23 нче сентябрьдә районкүләм “Милләтләр кроссы - 2012” үтте. Анда гимназиянең укучылары һәм укытучылары бик актив катнашты.
-
Лидерлык нигезләре 24.09.2012

22 нче сентябрь көнне гимназия-интернатта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Исаева Анастасия Георгий кызы булып китте. Ул гимназия-интернат укучыларына "Лидерлык нигезләре" темасына мастер-класс күрсәтте.
-
Көзге ярминкә 24.09.2012

22 нче сентябрьдә район күләмендә мәгариф учрежденияләре арасында көзге ярминкә узды. Гимназия тәмледән-тәмле камыр ризыклары, тозланган яшелчәләр, мәктәп бакчасында укучылар һәм укытучылар үстергән бакча нигмәтләрен бик түбән бәядән сатты. Сату югары дәрәҗәдә оештырылганга күрә табыш та зур булды. Сатучылар да, сатып алучылар да бик канәгать калдылар.
-
"Ялкын"лы кунаклар 22.09.2012

21 сентябрьдә урта һәм олы яшьтәге мәктәп балаларының айлык журналы “Ялкыннан” Йолдыз Миңнуллина, Луиза Япсуар, Рәйлә Хәелиева, Искәндәр абыйлары укучылар белән очраштылар. Килгән кунаклар бүгенге көн кадагында торган, яшүсмерләрне борчыган проблемалар турында, татар әдәби китапларның роле турында фикер алыштылар. Башка бәйгеләрдән үзенчәлекле булган, “Уку тизлеге” бәйгесе үткәреп, район мәктәпләре арасында гимназиянең 9б класс укучысы Алинә Галиева җиңү яулап, плеер белән бүләкләнде.
-
Очрашу 20.09.2012

Татар зыялыларын тәрбияләүче гуманитар гимназия эшчәнлеге белән танышу; өйрәнү мәктәбе буларак, милләтпәрвәрләрне тәрбияләү юнәлешенең яңа алымнарын барлау; укучылар белән якыннан аралашу максатында, 19 сентябрь көнне “Актаныш сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиясе”нә Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Р.З.Закиров килде. Биредә ...
-
Лидерлык мәктәбе 19.09.2012

Татарстан президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов йөкләмәсе буенча 2012 нче елның сентябрь – декабрь айларында “Сәләтле балалар гуманитар гимназия – интернат”ка төрле дәрәҗәдәге министрлык җитәкчеләре, әдәбият һәи сәнгать әһелләре, ТР дәүләт совет депутатлары, учреждение һәм предприятие җитәкчеләренең килүе көтелә. Аларның максаты: гимназиянең эшчәнлегенә һәрьяклап ярдәм итү, сәләтле балалар белән индивидуаль дәресләр, мастер – класслар, укучыларда лидерлык сыйфатлары тәрбияләүче әңгәмә - дәресләр үткәрү.
















