Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 301 ) 302 303 304 305 306 307 308 309 310 >>
-
Уңышларыбыз 19.11.2012

7а класс укучысы Алия Ваншина Бөтенрәсәй дистанцион "Коды и шифры" математик конкурста катнашып 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
-
Теннис яңалыклары 19.11.2012

Өстәл теннисы буенча район беренчелегендә 3а класс укучысы Миргаязов Илдар 3 нче урынны яулады. Афәрин!
-
Созвездие-Йолдызлык - 2013 19.11.2012

Гимназия-интернатта "Созвездие-Йолдызлык - 2013" XIII Республика телевизион эстрада сәнгате фестиваленең район этабына әзерлек бара.
-
Шахмат яңалыклары 17.11.2012

7 нче ноябрь көнне узган Татарстан Республикасының Конституциясе көненә багышланган шахмат буенча ярышта 3а класс укучысы Хурматуллин Таһир 2 нче урынны яулады. Котлыйбыз!
-
Тарихи-хокукый турнирда 14.11.2012

Шушы көннәрдә Казан шәһәрендә "Киләчәк" Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү стратегиясе кысаларында узучы тарихи-хокукый турнирда гимназия командасы да катнаша. Миләүшә Магъсумовна Абдуллина җитәкчелегендәге Гыйльфанова А., Надергулов М., Шәйхин А. составындагы командага уңышлар телик.
-
Педсовет 12.11.2012

9 нчы ноябрь көнне гимназиядә "I нче чирек нәтиҗәләре. Уку процессын электрон уку әсбаплары белән тәэмин итү" исеме астында педсовет узды.
-
Көрәш буенча турнир узды 10.11.2012

9 нчы ноябрь көнне узган районара көрәш ярышында 8 нче класс укучысы Закирҗанов Алмаз 2 нче урынны яулады. Афәрин, Алмаз!
-
Иртәгәдән каникуллар 02.11.2012

Иртәгәдән укучыларның көзге каникуллары башлана. Каникуллар тугыз көн дәвам итәчәк. 12 нче ноябрь укырга киләбез.
Күңелле яллар, кадерле укучылар! -
Җиңү арты җиңү... 02.11.2012

Кичә район күләмендә үткәрелгән "Безнеңчә Хеллоуин" конкурсында гимназия командасы "Фантастик бию" номинациясендә - 1, "Фантастик костюм" номинациясендә - 2 нче урынны яулады. Булдырасыз, кызлар-егетләр!
-
Җиңү арты җиңү... 30.10.2012

29 нчы октябрь көнне уздырылган "Команда-2013" волонтерлар оешмалары республикакүләм конкурсының район этабында 8-11 нче класс укучыларыннан торган гимназия командасы I нче урынны яулады (җитәкчеләре - Алсу Мирзамөхәммәт кызы Хафизова). Афәрин!
















