Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 301 302 303 304 305 306 307 308 ( 309 ) 310 >>
-
Бүген "Көнгерә - 2012" 15.03.2012

Бүген гимназиянең 71 укучысы "Көнгерә - 2012" халыкара математик конкурста катнаша.
-
"Дулкыннар" бәйгесе 14.03.2012

5 мартта Казан шәһәрендә Мансур Мозаффаровның тууына 110 ел тулуга багышланган “Дулкыннар” республикакүләм бәйге узды. Җыр номинациясендә 7 класс укучылары Искәндәр Шарапов, Ислам Кәлимуллин, нәфис сүз номинациясендә 8а класс укучысы Илсинә Тимерова, 11 класс укучысы Зөфәр Нуртдинов уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
-
Спартакиада булып узды 11.03.2012

Кичә Актанышта район оешмалары, авыл советлары арасында кышкы спартакиада булып узды. 900 якын кеше катнашкан ярышларда гимназия командасыннан Хаҗиева Алсу өстәл теннисыннан 3 урын, Хафизова Зөлфия йөзүдән 2 урын, Гарипова Рүзилә шорт-тректа 3 урын һәм Харрасова Алсу кул көрәшендә 3 урын алуга ирештеләр. Афәрин, кызларыбыз.
-
Игътибар! 11.03.2012

Игътибар! "Без яшь, без сәләтле..." республикакүләм фәнни-гамәли конференциянең II туры 25 март көнне узачак.
-
8 март белән! 07.03.2012

Гимназия коллективы барлык гүзәл затларны язның беренче бәйрәме - 8 март Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән котлый. Эшегездә уңышлар, сәламәтлек, бәхет телибез.
-
Гимназия егетләре бәйрәм белән котлый 07.03.2012

Бүген гимназия егетләре хөрмәтле хатын-кызларыбызны, укытучыларыбызны, укучы кызларны бәйрәм белән котладылар,бик матур концерт номерлары күрсәттеләр. Рәхмәт сезгә, егетләр!
-
"Без яшь, без сәләтле..." 06.03.2012

"Без яшь, без сәләтле..." республикакүләм фәнни-гамәли конференциянең II турына үтүчеләр исемлеге белән таныша аласыз. Конференция турында тулырак...
-
Өстәл теннисы яңалыклары 05.03.2012

29 февральдән 3 мартка кадәр Казанда Татарстан Республикасы өстәл теннисы федерациясе тарафыннан, 2002 нче елгы һәм кечерәкләр арасында “Надежды Татарстана” исемле республикакүләм өстәл теннисы ярышлары оештырылды. Анда Актаныш балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче М Солтанов 2 нче урынны яулады (остазы Б.Солтанов). Котлыйбыз!
-
Татар егете - 2012 03.03.2012

Кичә гимназиядә "Татар егете - 2012" конкурсы узды. Егетләргә кичә дәвамында күп төрле биремнәр вакытында үзләренең тапкырлыкларын, җитезлекләрен сынарга туры килде. Абсолют җиңүче дип 11 нче класс укучысы Шәйхуллин Илнар табылды. 1 нче урында - Минһаҗев Аяз (8б), 2 дә - Сәләхов Рушан (8а), 3 нче урында - Зарипов Нәфис (10). Шулай ук "Иң җор телле егет" булып Нуртдинов Зөфәр (11), "Иң җитез егет" булып Габдрахманов Илнур (8б), "Иң зирәк егет" булып Шадрин Родион (9), "Тамашачы күңелен яулаучы егет" булып Надергулов Марат танылдылар.
-
Музыкаль-шигъри композиция 02.03.2012

Гимназиядә мәшһүр герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган "Жить - значит бороться..." музыкаль-шигъри композиция үткәрелде. Кичәне 8 класслар белән рус теле укытучысы Энҗе Фирдәвес кызы оештырды.
















