Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 291 292 293 294 295 296 297 298 299 ( 300 ) >>
-
Тарихи-хокукый турнирда 14.11.2012

Шушы көннәрдә Казан шәһәрендә "Киләчәк" Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү стратегиясе кысаларында узучы тарихи-хокукый турнирда гимназия командасы да катнаша. Миләүшә Магъсумовна Абдуллина җитәкчелегендәге Гыйльфанова А., Надергулов М., Шәйхин А. составындагы командага уңышлар телик.
-
Педсовет 12.11.2012

9 нчы ноябрь көнне гимназиядә "I нче чирек нәтиҗәләре. Уку процессын электрон уку әсбаплары белән тәэмин итү" исеме астында педсовет узды.
-
Көрәш буенча турнир узды 10.11.2012

9 нчы ноябрь көнне узган районара көрәш ярышында 8 нче класс укучысы Закирҗанов Алмаз 2 нче урынны яулады. Афәрин, Алмаз!
-
Иртәгәдән каникуллар 02.11.2012

Иртәгәдән укучыларның көзге каникуллары башлана. Каникуллар тугыз көн дәвам итәчәк. 12 нче ноябрь укырга киләбез.
Күңелле яллар, кадерле укучылар! -
Җиңү арты җиңү... 02.11.2012

Кичә район күләмендә үткәрелгән "Безнеңчә Хеллоуин" конкурсында гимназия командасы "Фантастик бию" номинациясендә - 1, "Фантастик костюм" номинациясендә - 2 нче урынны яулады. Булдырасыз, кызлар-егетләр!
-
Җиңү арты җиңү... 30.10.2012

29 нчы октябрь көнне уздырылган "Команда-2013" волонтерлар оешмалары республикакүләм конкурсының район этабында 8-11 нче класс укучыларыннан торган гимназия командасы I нче урынны яулады (җитәкчеләре - Алсу Мирзамөхәммәт кызы Хафизова). Афәрин!
-
Татар яшьләре Казанда Корбан ашында очрашты 29.10.2012

Корбан ашына 400дән артык татар яше катнашты. Татарстанда беренче тапкыр мондый күп санда татар яшьләре катнашкан мәҗлес Коръән аятьләрен уку белән башланды. Чара төрле чыгышлар, Ислам диненә кагылышлы викторина, татарча җырлар белән бергә үрелеп барды. Корбан ашын оештыручылар сүзләренә караганда, мондый мәҗлес татар яшьләрен берләштерү, татар халкының дини гореф-гадәтләрен яшьләр арасында тарату һәм хәйрия максатыннан уздырылды.
Чарада гимназиянең бер төркем укучысы да катнашты. -
Корбан ите – саваплы ризык 26.10.2012

Кичә гимназиядә Корбан гаете уңаеннан бәйрәм чарасы узды. Килгән кунакларны Руслан хәзрәт Мортазин, Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Д.Ә.Харисов, гимназия директоры Л.Ф.Нурлыева котладылар. Чара хәзрәтнең вәгазеннән башланып китте. Догалар укылды. Теләгән һәр кешегә корбан итеннән авыз итәргә мөмкин иде. Чарада мәктәп укытучылары һәм укучылары, МТС, 57 нче бистәләрдә яшәүчеләр катнашты.
-
Халыкара китапханә айлыгы кысаларында... 25.10.2012

22 нче октябрь көнне 3а,3б класс укучылары өчен "Табышмак-зиһен ачкычы" дигән кичә үткәрелде. 24 нче октябрь көнне 4 нче класс укучылары белән район үзәк китапханәсенә экскурсия оештырылды.
-
Корбан бәйрәме мөбарәк булсын! 25.10.2012

Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!
















