Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 301 302 303 304 305 306 307 308 309 ( 310 ) >>
-
Безнең уңышлар 23.03.2012

21 март көнне Балтачта узган "Шаги в науку - 2012" Республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә гимназия укучылары Әхмәтшин Данил һәм Шәйхин Айдар "Особенности вики-разметки на примере MediaWiki" эшләре белән 1 урын алып кайттылар (фәнни җитәкчеләре Бакиров Радик Флоридович). Егетләр Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең кыйммәтле бүләкләренә ия булдылар.
-
Конкурста җиңү 22.03.2012

Бүген хокук бозуларны профилактикалау отрядлары арасында Республикакүләм конкурсның район этабы узды. Гимназиянең "Альбатрос" отряды 1 урынны яулады. Чын күңелдән җиңүчеләребезне котлыйбыз.
-
Г.Тукай исемендәге шигырь укучылар конкурсы 15.03.2012

Гимназиядә шушы көннәрдә Г.Тукай исемендәге шигырь укучылар конкурсының мәктәп этабы уза. Укучылар ике номинациядә - "Иң оста сөйләүче" һәм "Иң сәләтле шигырь авторы" ярышалар. Район этабы 22 мартта узачак.
-
Афәрин, кызлар! 15.03.2012

13-14 март көннәрендә Актанышта 1998-2000 елгы кызлар арасында "Алтын алка" турнирының финал этабы узды. Анатолий Долгов шәкертләре - гимназия укучылары - Мөхәметдинова Сөмбел, Фаррахова Инзилә, Минхаҗева Резидә ярышта 1 урын алдылар. Афәрин, кызларыбыз!
-
Бүген "Көнгерә - 2012" 15.03.2012

Бүген гимназиянең 71 укучысы "Көнгерә - 2012" халыкара математик конкурста катнаша.
-
"Дулкыннар" бәйгесе 14.03.2012

5 мартта Казан шәһәрендә Мансур Мозаффаровның тууына 110 ел тулуга багышланган “Дулкыннар” республикакүләм бәйге узды. Җыр номинациясендә 7 класс укучылары Искәндәр Шарапов, Ислам Кәлимуллин, нәфис сүз номинациясендә 8а класс укучысы Илсинә Тимерова, 11 класс укучысы Зөфәр Нуртдинов уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
-
Спартакиада булып узды 11.03.2012

Кичә Актанышта район оешмалары, авыл советлары арасында кышкы спартакиада булып узды. 900 якын кеше катнашкан ярышларда гимназия командасыннан Хаҗиева Алсу өстәл теннисыннан 3 урын, Хафизова Зөлфия йөзүдән 2 урын, Гарипова Рүзилә шорт-тректа 3 урын һәм Харрасова Алсу кул көрәшендә 3 урын алуга ирештеләр. Афәрин, кызларыбыз.
-
Игътибар! 11.03.2012

Игътибар! "Без яшь, без сәләтле..." республикакүләм фәнни-гамәли конференциянең II туры 25 март көнне узачак.
-
8 март белән! 07.03.2012

Гимназия коллективы барлык гүзәл затларны язның беренче бәйрәме - 8 март Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән котлый. Эшегездә уңышлар, сәламәтлек, бәхет телибез.
-
Гимназия егетләре бәйрәм белән котлый 07.03.2012

Бүген гимназия егетләре хөрмәтле хатын-кызларыбызны, укытучыларыбызны, укучы кызларны бәйрәм белән котладылар,бик матур концерт номерлары күрсәттеләр. Рәхмәт сезгә, егетләр!
















