Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 301 302 ( 303 ) 304 305 306 307 308 309 310 >>
-
"Татарга тылмач кирәк" 18.10.2012

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелгән "Татарга тылмач кирәк" бөтенрәсәй конкурсында гимназиянең 9 нчы класс укучысы Шәйхин Айдар (фотода) гран-при иясе булды. Афәрин Айдар!
3 нче урынны да безнең гимназия укучысы яулады. Ул - Валькова Алена, 11 нчы класс укучысы. Афәрин, булдырасыз! -
Сөмбелә 15.10.2012

Бу атнада гимназиядә Сөмбелә бәйрәменә багышланган кичәләр узачак.
3-4 нче класслар - чәршәмбе 13.30 да,
5-8 нче класслар - җомга 13.30 да,
9-11 нче класслар - җомга 17.00 дә.
-
Очрашу 12.10.2012

10 нчы октябрь көнне гимназиядә якташыбыз, язучы Илфак Ибрагимов җитәкчелегендә яшь язучылар, "Чын мирас" журналы редколлегия вәкилләре катнашында очрашу-укулар узды.
-
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында... 09.10.2012

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында гимназия-интернатның бертөркем укучылары Пучы авылында урнашкан картлар йортында концерт куеп, өлкәннәрне котлап кайттылар.
-
Укучылар котлый 08.10.2012

Гимназия-интернатның 7 нче класс укучылары укытучы апа-абыйларын Укытучылар бәйрәме белән котладылар.
-
Укытучылар көне уңаеннан... 05.10.2012

Укытучылар көне уңаеннан Казан шәһәрендә оештырылган республикакүләм "Укытучылар бәйрәме"ндә гимназиядән Фәрдиева Р.Р., Фәйзуллин Р.У., Мусавирова А.Р., Нуриева Ә.Ф.лар катнашалар.
-
Бәйрәм белән хөрмәтле УКЫТУЧЫ! 05.10.2012

Бәйрәм белән сезне, укытучым!
Йөрәгемнең якын кешесе!
Дөнья серен миңа өйрәтүчем!
Яшь җаннарга – Ходай илчесе!
Сезгә телим: саулык, озын гомер,
Шәхси бәхет, дөнья рәхәтен. -
ТНВ бездә кунакта 04.10.2012

Кичә гимназиягә ТНВ каналы журналисты, "7 Дней" тапшыруы корреспонденты Тимур Бикмурзин килде. Ул гимназия турында мәгълүматлар, укучылардан интервьюлар алды.
-
Өйрәнүләр 04.10.2012

Бүген гимназиядә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре белән берлектә өйрәнүләр узды.
-
Өлкәннәр көне уңаеннан 02.10.2012

1 нче октябрь- Халыкара өлкәннәр көне, шул уңайдан гимназиядә кичә үткәрелде. Чарада башлангыч сыйныф укучыларының әби – бабайлары һәм гимназиядә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкән укытучылар катнашты. Өлкән буын белән яшь буын бергәләшеп төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар. Укучылар килгән кунакларга шигырьләр укыдылар, җырлар башкардылар. Чара һәркемнең күңелендә тирән эзләр калдырдырган дип уйлыйбыз. Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезгә саулык, сәламәтлек, шатлык-куанычлар, олыгайган көнегездә тыныч тормыш телибез.
5б класс укучылары класс җитәкчеләре Рүзилә Илдар кызы белән МТС бистәсендә яшәүче бернчичә олы яшьтәге абый-апаларны котлап кайттылар.
















