• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А
Телефон: 88555234183
E-Mail: Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ
Руководитель: Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна
Год основания учреждения: 2005
У нас учатся: 459 учащихся
У нас учат: 37 учителей

Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары

Очрашу

Опубликовано: 20.09.2012

Татар зыялыларын тәрбияләүче гуманитар гимназия эшчәнлеге белән танышу; өйрәнү мәктәбе буларак, милләтпәрвәрләрне тәрбияләү юнәлешенең яңа алымнарын барлау; укучылар белән якыннан аралашу максатында, 19 сентябрь көнне “Актаныш сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиясе”нә Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Р.З.Закиров  килде. Биредә белем алучы кыз-малайлар, мөгаллимнәр белән очрашуда Ринат Зиннур улы  татар теле, әдәбиятының бүгенге хәле, бабаларыбыздан мирас булып калган мәдәни байлыкны белү, өйрәнүнең әһәмияте, мондый гимназия кебек уку йортларының татар милләте өчен зарурияте хакында фикерләрен ирештерде. “Сезнең алда тормыш офыклары җәйрәп ята. Белем алырга да, төрле яклап үзегезнең сәләтләрегезне барларга, үстерергә дә, чын  татар зыялысы булып формалашыр дәрәҗәдә милли һәм дөнья әдәбияты, мәдәнияты белән танышып, күзаллавыгызны үстерергә дә өлгерергә тырышыгыз. Спорт белән шөгыльләнергә дә, мәдәни чараларда катнашырга да вакытыгызны дөрес бүлә белегез”,- дип мөрәҗәгать итте конгресс рәисе балаларга. Ул, шулай ук, быел ачылачак “Татар иле” порталы, анда тәкъдим ителәчәк мөмкинлекләр белән таныштырды, укучыларның татар әдәбиятыннан белемнәрен дә сораулар биреп тикшереп алды. Гимназия укучыларына бүләккә алып килгән 300 китапны тапшырды, киләчәктә тагын татар әдипләренең әсәрләрен сыйдырган 1000 китап бүләк итәргә вәгъдә бирде. Конгресс рәисен озатып йөргән район башлыгы Энгель Фәттахов бу уку йортын ачарга рөхсәт биргән республика хакимиятенә, бу җәйдә Бөтендөнья татар конгрессы аша районыбызның “Бүләк” балалар ял һәм сәламәтләндерү лагерендә Россиянең чит регионнары һәм Польшадан кыз-малайларны ял итерү мөмкинлеге биргән өчен шәхсән Р.Закировка рәхмәтләрен җиткерде.


Источник: http://aktanysh.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/155562.htm

К списку новостей