Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 301 302 303 304 ( 305 ) 306 307 308 309 310 >>
-
Татар егете - 2012 03.03.2012

Кичә гимназиядә "Татар егете - 2012" конкурсы узды. Егетләргә кичә дәвамында күп төрле биремнәр вакытында үзләренең тапкырлыкларын, җитезлекләрен сынарга туры килде. Абсолют җиңүче дип 11 нче класс укучысы Шәйхуллин Илнар табылды. 1 нче урында - Минһаҗев Аяз (8б), 2 дә - Сәләхов Рушан (8а), 3 нче урында - Зарипов Нәфис (10). Шулай ук "Иң җор телле егет" булып Нуртдинов Зөфәр (11), "Иң җитез егет" булып Габдрахманов Илнур (8б), "Иң зирәк егет" булып Шадрин Родион (9), "Тамашачы күңелен яулаучы егет" булып Надергулов Марат танылдылар.
-
Музыкаль-шигъри композиция 02.03.2012

Гимназиядә мәшһүр герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган "Жить - значит бороться..." музыкаль-шигъри композиция үткәрелде. Кичәне 8 класслар белән рус теле укытучысы Энҗе Фирдәвес кызы оештырды.
-
Математика олимпиадасы нәтиҗәләре 02.03.2012

Чаллы шәһәрендә узган математика фәненнән республика олимпиадасының зона этабында гимназиянең 6 класс укучылары Фаррахова Инзилә - 3 нче урын, Аюпов Марсель - 7 нче урын алуга ирештеләр (укытучылары Рәмилә Әдип кызы). Инзилә дә, Марсель да 17 мартта Казанда узачак республика этабында катнашачаклар. Аларга уңышлар телик.
-
Инглиз теле дөньясында... 02.03.2012

5-6 нчы класс укучылары арасындагы "Инглиз теле дөньясында" районкүләм конкурста Әгъләмов И., Хөҗҗәтов И., Аюпов М. составындагы гимназия командасы 1 нче урын яулады. Укытучылары - Тимирова Л.Ф., Әюпова Л.Р., Фахразиева И.Х. Афәрин, егетләр!
-
"Без яшь, без сәләтле..." 01.03.2012

Бүген 27 мартта гимназиядә үтәчәк "Без яшь, без сәләтле..." фәнни-гамәли конференциягә эшләр кабул итү тәмамланды. 2 нче турга узган эшләр исемлеге 6 март көнне сайтка куелачак.
-
Видеоконференция 01.03.2012

Бүген гимназиянең 7-8 класс укучылары филология фәннәре докторы, КФУ профессоры, РФ һәм ТР атказанган мәдәният эшлеклесе Фоат Галимуллин белән оештырылган видеоконференцидә катнаштылар. Галим укучыларга хәзерге заман әдәбияты турында лекция укуды, сорауларына җавап бирде. Видеоконференциядә шулай ук КФУның сәнгать һәм филология институтының татар филологиясе факультеты вәкилләре дә катнашты. Мондый очрашулар киләчәктә дә оештырылачак.
-
Уңышларыбыз 29.02.2012

Гимназия укучылары Шәйхин Айдар һәм Сафиуллина Диләрә Казан шәһәрендә узган "Татар лингвокультурологиясе: проблемалары һәм перспективалары" республикакүләм конференциядә иң яхшы доклад ясаучылар исемлегенә керделәр.
-
Интернет-олимпиада нәтиҗәләре 27.02.2012

Санкт-Петербургның №366 нчы лицее уздырган "Зима 2012" математикадан интернет-олимпиадада 4 нчы класс укучылары Исламова Алия II нче, Газизова Сөмбел III нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Афәрин!
-
Өстәл теннисы яңалыклары 27.02.2012

Ватанны Саклаучылар көненә багышланган 2000 елгы һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр арасында узган өстәл теннисы буенча район беренчелегендә 2б класс укучысы Солтанов Марат җиңүгә иреште. Маратны чын күңелдән котлыйбыз һәм аңа уңышлар телибез.
-
Директорыбыз уңышлары 25.02.2012

23 февраль көнне узган Актаныш муниципаль районы җитәкчеләре спартакиадасында гимназия директоры Рәйхан Филүс кызы уңышлы чыгыш ясады. Мәгариф бүлеге өчен чыгыш ясаган җитәкчебез чаңгы һәм дартс уенында - 1, өстәл теннисы һәм шорт-трек ярышында - 3 урыннарны яулады. Афәрин!















