Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 271 272 273 274 275 276 277 ( 278 ) 279 280 >>
-
Хоккей яңалыклары 15.04.2013

Авзалов Н.Г. истәлегенә багышланган 2005 елгы егетләр арасындагы хоккей ярышында Актаныш командасы составында уйнаучы гимназия-интернатның 3 нче сыйныф укучылары Хөрмәтуллин Таһир, Рәхимов Мансур 3 нче урынны яуладылар.
-
Вышгород - 2013 13.04.2013

Гимназия-интернат директоры Ләйсән Фоат кызы Нурлыева 8-9 нчы апрель көннәрендә Мәскәү шәһәре "Интеллектуал" интернат-мәктәп базасында узган "Вышгород-2013" IX Укучыларның фәнни-эзләнү конференциясендә, "Укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеге проблемалары" исеме астында узган түгәрәк өстәлдә катнашты.
-
Укучылар - XXI гасыр фәненә 13.04.2013

"Татнефтьнең "Сәләтле бала" фонды үткәргән "Укучылар - XXI гасыр фәненә X регионара фәнни-гамәли конференциядә 9б сыйныф укучысы Галимова Айсылу (укытучысы Әминова Ләйсән Галиәкбәр кызы), татар теле буенча уңышлы чыгыш ясап, кыйммәтле бүләккә ия булды.
-
Туган телем– шагыйрьләр теле. 2 нче көн 12.04.2013

Гимназия-интернатта “Туган телем– шагыйрьләр теле“ дип исемләнгән республикакүләм фәнни-эзләнү конференциясе дәвам итә. Бүген конференциядә республикабызның 20 районыннан 65 укучы катнаша. Конференция Халык шагыйре Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган. Роберт Мөгаллим улы секцияләр утырышларында, балалар белән очрашуда катнаша.
-
Туган телем– шагыйрьләр теле. 1 нче көн 11.04.2013

Бүген гимназия-интернатта “Туган телем– шагыйрьләр теле“ дип исемләнгән укытучыларның республикакүләм фәнни-эзләнү конференциясе уза. Конференциядә республикабызның 43 районыннан 115 мөгаллим катнаша. Күпчелек фәнни эшләр Халык шагыйре Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган. Балаларның яраткан әдибе Роберт Мөгаллим улы укытучылар белән очрашуга үзе дә кайтты.
-
Туган телем - шагыйрьләр теле 10.04.2013

11-12 нче апрель көннәрендә гимназия-интернат базасында укытучыларның һәм укучыларның "Туган телем - шагыйрьләр теле" республикакүләм фәнни-эзләнү конференциясе үтәчәк.
-
Интернет-тестирование 10.04.2013

Бүген гимназия-интернатның 9 нчы сыйныф укучылары математикадан интернет-тест тапшырдылар.
-
Спорт яңалыклары 10.04.2013

Баскетбол буенча район беренчелегенең финал уеннарында гимназия-интернатның кызлар командасы - 2 нче, егетләр командасы 3 нче урыннарны яуладылар.
-
Балачак иле 09.04.2013

"Балачак иле" III Бөтенроссия дистанцион рәсем конкурсында катнашып гимназия-интернатның 7б сыйныф укучысы Басыйров Шамил 1 нче урынны яулады. Котлыйбыз!
-
Математик регата 09.04.2013

Районкүләм "Математик регата" конкурсында гимназия-интернатның I командасы (Анамова Д., Гатина Р., Насертдинова С.) 2 нче урынны, II командасы (Минниярова Э., Фаррахова И., Ваншина А.) 3 нче урынны яулады.
















