Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 271 272 273 274 275 ( 276 ) 277 278 279 280 >>
-
Онлайн-дәрес узды 25.04.2013

Бүген гимназиянең 9 нчы сыйныф укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган инглиз теленнән "Методика работы с текстом. Как правильно пересказать текст (не заучивая)" исемле онлайн видеодәрестә катнаштылар.
-
Ата-аналар җыелышы 25.04.2013

Бүген гимназия-интернатта 11 нче сыйныф укучыларының ата-аналары җыелышы үтте. Җыелышта сыйныфта уку торышы, бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек, аларны уздыру мәсьәләләре каралды.
-
Онлайн-дәрес узды 24.04.2013

Бүген гимназиянең 8 нче сыйныф укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган инглиз теленнән "Отличия между Present Perfect & Present Perfect Continuous" исемле онлайн видеодәрестә катнаштылар.
-
Көрәшчеләрне котладылар 24.04.2013

18-20 нче апрель көннәрендә узган Татарстан Республикасының беренче Президенты, якташыбыз М.Ш.Шәймиев Кубогына 1997-99 нчы елгы яшүсмерләр арасында татар-башкорт милли көрәше буенча традицион турнирда Актаныш командасы беренче урынны яулады. Җиңүчеләрне Актаныш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Ф.Камаев 23 апрель көнне Актанышның тантаналар залында котлады. Яшь көрәшчеләргә һәм аларның остазларына рәхмәт сүзләрен җиткерде, истәлекле бүләкләр тапшырды. Алар арасында гимназия-интернат укучысы Закирҗанов Алмаз бар иде.
-
Без - Тукайлы халык 22.04.2013

19 нчы апрель көнне Арча районы Кырлай авылында III Республикакүләм Тукай укулары булып узды. Анда 10 нчы сыйныф укучысы Шәвәлиева Гүзәл (укытучысы Әминова Л.Г.) II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде, ә 9 нчы сыйныф укучысы Галиева Алинә (укытучысы Әгълетдинова Л.Ф.) Мактау кәгазенә һәм "Мәгърифәт" газетасының махсус бүләгенә дә ия булды.
-
Бүген - субботник! 20.04.2013

Бүген гимназия-интернат укытучылары һәм укучылары субботникка чыкты. Мәктәп территориясе һәм юл кырыйлары чүп-чардан арындырылды.
-
Халыкара конференциядә катнаштылар 19.04.2013

Гимназия-интернатның рус теле һәм әдәбияты укытучылары Шагзамова Э.Ф. һәм Сарварова И.А. Әлмәт шәһәрендә узган "Р.Фәхреддин иҗатында гуманистик фикерләр эволюциясе" исеме астындагы халыкара конференциядә катнаштылар. Укытучыларның эшләре махсус җыентыкта урын алды.
-
БДИ һәм ДЙА га әзерлек буенча интернет-форумда катнаштылар 19.04.2013

16-17 нче апрель көннәрендә гимназия-интернатның 9 һәм 11 нче сыйныф укучылары БДИ һәм ДЙА-9 га әзерлек буенча интернет-форумда катнаштылар.
-
Онлайн-дәрес узды 18.04.2013

Бүген гимназиянең 9 нчы сыйныф укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган рус теленнән "Подготовка к написанию сочинения-рассуждения на лингвистическую тему (с учетом изменений в части С ГИА)" исемле онлайн видеодәрестә катнаштылар.
-
Волейбол яңалыклары 18.04.2013

Кичә узган волейбол буенча район беренчелегендә гимназия-интернатның кызлар командасы 2 нче урынны яулады. Афәрин кызлар!
















