Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 271 ( 272 ) 273 274 275 276 277 278 279 280 >>
-
Бүген - субботник! 20.04.2013

Бүген гимназия-интернат укытучылары һәм укучылары субботникка чыкты. Мәктәп территориясе һәм юл кырыйлары чүп-чардан арындырылды.
-
Халыкара конференциядә катнаштылар 19.04.2013

Гимназия-интернатның рус теле һәм әдәбияты укытучылары Шагзамова Э.Ф. һәм Сарварова И.А. Әлмәт шәһәрендә узган "Р.Фәхреддин иҗатында гуманистик фикерләр эволюциясе" исеме астындагы халыкара конференциядә катнаштылар. Укытучыларның эшләре махсус җыентыкта урын алды.
-
БДИ һәм ДЙА га әзерлек буенча интернет-форумда катнаштылар 19.04.2013

16-17 нче апрель көннәрендә гимназия-интернатның 9 һәм 11 нче сыйныф укучылары БДИ һәм ДЙА-9 га әзерлек буенча интернет-форумда катнаштылар.
-
Онлайн-дәрес узды 18.04.2013

Бүген гимназиянең 9 нчы сыйныф укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган рус теленнән "Подготовка к написанию сочинения-рассуждения на лингвистическую тему (с учетом изменений в части С ГИА)" исемле онлайн видеодәрестә катнаштылар.
-
Волейбол яңалыклары 18.04.2013

Кичә узган волейбол буенча район беренчелегендә гимназия-интернатның кызлар командасы 2 нче урынны яулады. Афәрин кызлар!
-
Хоккей яңалыклары 18.04.2013

А.В.Тарасов исемендәге "Алтын алка" клубы призына Сабада узган хоккей ярышларыннан Актаныш командасы составында чыгыш ясаучы 7 нче сыйныф укучылары Фаррахова Инзилә белән Минһаҗева Резеда көмеш медальләр белән кайттылар.
-
Физик ут - 2013 17.04.2013

"Физик ут - 2013" физикадан мәсьәләләр чишү буенча районкүләм конкурста Минниярова Элина һәм Әхмәтшин Данилдан торган команда 1 нче урынны яулады (укытучылары Нурлыева Л.Ф., Әминов Н.Ф.). Котлыйбыз!
-
Туган телем– шагыйрьләр теле 17.04.2013

"Туган телем– шагыйрьләр теле" республикакүләм конференция нәтиҗәләре буенча гимназия-интернат укучылары Гаязова Лилия, Гыйльманова Чулпан, Галиева Алинә, Исламова Ләйлә - 1 нче дәрәҗә, Салахова Айсинә - 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.
-
Онлайн-дәрес узды 17.04.2013

Бүген гимназиянең 8 нче сыйныф укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган рус теленнән "Обособленные члены предложений (трудные случаи обособления)" исемле онлайн видеодәрестә катнаштылар.
-
Мини-мисс - 2013 17.04.2013

Гимназия-интернатның 5а сыйныф укучысы, "Мини-мисс Актаныш - 2013" Газизова Сөмбел Казан шәһәрендә узган "Мини-мисс - 2013" республика конкурсының сайлап алу турын уңышлы үтеп, 12-19 нчы май көннәрендә үтәчәк финал этабына чакыру алды. Сөмбелгә уңышлар телибез.















