Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 281 ) 282 283 284 285 286 287 288 289 290 >>
-
«Туган телем-шагыйрьләр теле» 01.04.2013

«Туган телем-шагыйрьләр теле» Республикакүләм фәнни-эзләнү конференциясен йомгаклау тантанасына чакыру турында...
-
Яшь инспекторлар рейдка чыкты 30.03.2013

Язгы каникуллар вакытында балалар катнашында юл-транспорт хәләкәтләрен кисәтүне күз алдында тоткан "Игътибар - балалар!" акциясе үтә. Бу юлы рейдка гимназия-интернатның яшь инспекторлары чыкты. Алар машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәүләрен тикшерделәр, алар белән профилактик әңгәмәләр оештырдылар.
-
Курслар дәвам итә 29.03.2013

26-28 нче март көннәрендә гимназия-интернат укытучылары Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институты базасында "Современные подходы по работе с одаренными детьми в условиях поликультурного образовательного пространства" курсларында укуны дәвам иттеләр. Курсларны п.ф.д., профессор Мочалова Н.М., п.ф.д., профессор Фахрутдинова Р.А., п.ф.д., профессор Аухадеева Л.А., п.ф.к., доцент Егерева С.Ф., п.ф.к., доцент Валиахметова Н.Р. алып бардылар.
-
Мини-мисс Актаныш 2013 28.03.2013

2 нче апрель көнне “Яшьлек” милли мәдәни үзәгендә “Мини-мисс Актаныш 2013” бәйгесенең финал ярышы үтәчәк.
Сәләтлеләр дөньясында үз урыннарын биләп, һәрчак хәрәкәттә булган балалар өчен нинди генә чара, бәйгеләр оештырылмый. 26 март көнне гүзәлләрнең дә гүзәлен сайлау йөзеннән, 5 яшьтән 12 яшькәчә кадәрге кызлар арасында “Мини Мисс Актаныш 2013” бәйгесенең сайлап алу туры оештырылган иде. Анда барысы 56 нәни сылу катнашып, үзләре белән таныштырдылар, жюри хөкеменә сәләтләрен күрсәттеләр. Сайлап алу турыннан игътибарга лаек дип табылган 20 кыз бала алдагы бәйге – 2 апрель көнне узачак финал өлешендә гүзәллектә, тапкырлыкта, сәхнә осталыгында сынашачак. Алар арасында гимназия-интернаттан Сөмбел Газизова һәм Айзилә Нургалиева булуы бик куанычлы. Кызларга уңышлар телибез. -
Сәхнә көзгесе 28.03.2013

Яр Чаллы шәһәрендә узган республикакүләм "Сәхнә көзгесе" театр бәйгесендә гимназия-интернатның театр группасы Т.Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр" әсәре буенча куелган спектакль белән катнашып, III нче дәрәҗә дипломга ия булды.
-
Каюм Насыйри укулары 27.03.2013

26 нчы март көнне Казан шәһәрендә узган "Каюм Насыйри укулары" республикакүләм фәнни-эзләнү конференциясендә гимназия-интернат укучысы Шәйхин Айдар (җитәкчесе Хәева-Хәмитҗанова Венера Хаматнасыйх кызы) Р.Миңнуллин иҗаты буенча "Ана образы" эше белән 2 нче дәрәҗә дипломга ия булды булды. Булдырасың, Айдар!
-
Рус теленнән имтихан 26.03.2013

Бүген Актанышның 1 нче мәктәп базасында гимназиянең 9 нчы сыйныф укучылары рус теленнән дәүләт йомгаклау аттестациясе кысаларындагы имтиханда катнаштылар.
-
Уңышларыбыз 25.03.2013

23 нче март көнне гимназиянең 8а сыйныф укучысы Минниярова Элина (җитәкчесе Фәрдиева Р.Р.) Яр Чаллы шәһәрендә узган республикакүләм "Ломоносов укулары" фәнни-эзләнү конференциясендә математика секциясендә чыгыш ясап, мактаулы 2 нче дәрәҗә дипломга ия булды. Котлыйбыз!
-
Курслар дәвам итә 25.03.2013

Гимназия-интернат укытучылары өчен Казан федераль университеты галимнәре тарафыннан оештырылган "Современные подходы по работе с одаренными детьми в условиях поликультурного образовательного пространства" курслары дәвам итә. 23-24 нче март көннәрендә гимназия-интернат базасында курсларны п.ф.д., профессор Мочалова Н.М., п.ф.д., профессор Фахрутдинова Р.А., п.ф.к., доцент Егерева С.Ф. алып бардылар. 26-28 нче мартта курслар КФУ базасында дәвам итәчәк.
-
Даниярга уңышлар телик 23.03.2013

Гимназия-интернатның 6 нчы сыйныф укучылары Саррахов Данияр (укытучысы Хаҗиева Р.Ә.) 6 нчы апрель көнне Казан шәһәрендә узачак математика буенча XV Республика олимпиадасының III нче финал турына чакыру алды. Даниярга уңышлар телик.
















