Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 267 268 269 ( 270 ) >>
-
Онлайн дәрес узды 12.10.2013

Кичә гимназиянең 9 нчы сыйныф укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган инглиз теленнән "Informal letter" исемле онлайн видеодәрестә катнаштылар.
-
Сөмбелә бәйрәме 12.10.2013

Кичә гимназия-интернатта 4-6 нчы, 9-11 нче сыйныфларда Сөмбелә бәйрәмнәре үтте.
-
Онлайн дәрес узды 11.10.2013

Кичә гимназиянең 8 нче сыйныф укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган татар теленән "Әдәби текстка анализ" исемле онлайн видеодәрестә катнаштылар. Ә 10 нчы сыйныф укучылары өчен педагогика фәннәре докторы, профессор, гимназия-интернатның фәнни-консультанты Нэлли Михайловна Мочалова онлайн дәрес уздырды.
-
Сөмбелә бәйрәме үтте 10.10.2013

Гимназия-интернатта Сөмбелә бәйрәмнәре үтә. Бүген бу күркәм бәйрәм 7-8 нче сыйныфларда үтте.
-
Тест 10.10.2013

Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек йөзеннән кичә гимназия-интернатның 9 нчы сыйныф укучылары математика фәненнән 90 минутка исәпләнгән тест эшләделәр.
-
Онлайн дәрес узды 10.10.2013

Кичә гимназиянең 9 нчы сыйныф укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган татар теленән "ДЙАна әзерлек" исемле онлайн видеодәрестә катнаштылар. Шул ук 9 нчы сыйныф укучылары өчен педагогика фәннәре докторы, профессор, гимназия-интернатның фәнни-консультанты Нэлли Михайловна Мочалова онлайн дәрес уздырды.
-
Конференциядә катнашып кайттылар 09.10.2013

Гимназия-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучылары Хәева-Хәмитҗанова Венера Хаматнасыйх кызы һәм Фазлыева Чулпан Рәмзил кызы Уфа шәһәрендә узган "Тугандаш халыкларның әдәбиятында традицияләр" исемле фәнни-гамәли конференциядә катнашып кайттылар.
-
Онлайн дәрес узды 08.10.2013

Кичә гимназиянең 10 нчы сыйныф укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган татар әдәбиятыннан "Тукай иҗатында рухани образы" исемле онлайн видеодәрестә катнаштылар.
-
Афәрин! 07.10.2013

Гимназия-интернатның 10 нчы сыйныф укучысы Гыйльфанова Айзилә Самара өлкәсендә узган шахмат буенча Россия беренчелегендә 3 нче урын алып кайтты. Котлыйбыз!
-
IV Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенең финалына узган конкурсантлар билгеле булды! 06.10.2013

IV Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенең финалына узган конкурсантлар билгеле булды! Быелгы бәйгедә катнашырга теләк белдереп барлыгы 73 гариза килде, алар арасыннан нигезләмә таләпләренә туры илгән 68 проект дөньякүләм бәйгедә катнашу хокукына ия булды. Интернет-проектларны бәяләүдә быел 16 эксперт катнашты. Экспертлар бәйгенең финалына 34 интернет-проектны тәкъдим иттеләр. Шулар арасында гимназия-интернаттан "Мирасыбыз" проекты (җитәкчесе Гарипов Рамил Марат улы) да бар. Котлыйбыз!
















