Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 271 272 273 274 ( 275 ) 276 277 278 279 280 >>
-
ТИН дәресе узды 30.04.2013

Бүген гимназия-интернатта Янгыннан саклау хезмәте көненә багышланган мәктәпкүләм ТИН дәресе узды. Соңыннан укучылар өчен янгын сүндерүчеләр депосына экскурсия оештырылды.
-
Уңышларыбыз 29.04.2013

26 нчы апрель көнне Түбән Кама шәһәрендә узган укучыларның "Мин - эзләнүче" ("Я - исследователь") Идел буе фәнни-эзләнү конференциясендә гимназия-интернат укучылары уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Шәвәлиева Гүзәл (укытучысы Әюпова Л.Р.) 1 нче дәрәҗә диплом, Әхмәтшин Данил (укытучысы Шагзамова Э.Ф.) - лауреат исеме, Минниярова Элина (укытучысы Фәрдиева Р.Р.) сертификат белән бүләкләнделәр.
-
Парламент дәресе 29.04.2013

26 нчы апрель көнне гимназия-интернатта "Парламент дәресе" узды.
-
Илһамлы каләм 29.04.2013

Гимназия-интернат укучысы Галиева Алинә (укытучысы Әгълетдинова Л.Ф.) "Илһамлы каләм" V Бөтенроссия әдәби әсәрләр конкурсында "Иң яхшы чәчмә әсәр" номинациясендә 2 нче урынны яулады. Афәрин!
-
Экологик дәрес 27.04.2013

Гимназия-интернатның биология укытучысы Әгъләмов Данил Филүс улы 7 нче сыйныф укучылары белән калдыклар проблемасына багышланган экологик дәрес уздырды.
-
Шигырь бәйрәмендә катнаштылар 27.04.2013

Гимназия-интернат укучылары Салахова Айсинә һәм Шакирова Ләйлә 26 апрель көнне районкүләм шигырь бәйрәмендә чыгыш ясадылар.
-
"Алтын каләм" республика бәйгесенең район этабы җиңүчеләре билгеле булды 27.04.2013

"Алтын каләм" республика бәйгесенең район этабы җиңүчеләре билгеле булды. 9-13 яшьлекләр арасында 3 нче урынны гимназия-интернаттан Сөмбел Газизова һәм Лилия Габдрәхимова яулады. 14-17 яшьлекләр арасында Ләйлә Исламова - 1 нче, Алинә Галиева - 2 нче, Алия Садрый - 3 нче. Җиңүчеләр Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивалендә бүләкләнәчәк.
-
Конференциядә катнаштылар 26.04.2013

Гимназия-интернатның инглиз теле укытучылары Ләйсән Рәшит кызы Әюпова һәм Лилия Флүн кызы Тимирова кичә Актанышның 1 нче санлы мәктәп базасында узган "Дәрестән соң мәктәп" республикакүләм проекты кысаларында укуны һәм дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру" исеме астындагы инглиз теле укытучыларының регионара фәнни-практик конференциясендә чыгыш ясадылар.
-
Шигырь бәйрәме 26.04.2013

Бүген гимназия-интернатта бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 127-еллыгына багышланган Шигырь бәйрәме үтте.
-
БДИ буенча курс 26.04.2013

Гимназия-интернатның тарих һәм җәмгыять белемнәре укытучысы Миләүшә Магъсум кызы Абдуллина 25 нче апрель көнне Казан шәһәрендә узган җәмгыять белеме буенча БДИ предмет комиссиясенең экспертлар курсында булып кайтты.
















