Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 ( 235 ) 236 237 238 239 240 >>
-
Татар теле буенча Республика олимпиадасының нәтиҗәләре билгеле булды 10.02.2015

Татар теле буенча Республика олимпиадасының нәтиҗәләре билгеле булды. Гимназия-интернатның 10 нчы сыйныф укучысы Закирҗанова Фирүзә олимпиадада җиңү яулады (укытучысы Хәева-Хәмитҗанова В.Х.). Исламова Алия (7 сыйныф), Ваншина Алия (9 сыйныф) һәм Фаррахова Римма (11 сыйныф) призер булдылар (укытучылары Әминова Л.Г.). Булдырасыз, кызлар!
-
Тиз шахмат буенча район беренчелегендә 09.02.2015

Тиз шахмат буенча район беренчелегендә гимназия-интернатның 5 нче сыйныф укучылары Хөрмәтуллин Таһир 1 нче урынны, Имамов Гадел 2 нче урынны яуладылар.
-
Россия чаңгы юлы - 2015 09.02.2015

Кичә Актанышта "Россия чаңгы юлы - 2015 " Бөтенроссия ачык массакүләм чаңгы ярышлары үтте. Гимназия-интернат укытучылары һәм укучылары бу чарада актив катнаштылар. Ә химия укытучысы Гарипова Рүзилә Илдар кызы хатын-кызлар арасында 1 нче урынны яулады.
-
Иртәгә "Россия чаңгы юлы - 2015" үтәчәк 07.02.2015

Иртәгә "Бүләк" чаңгы трассасында үтәчәк "Россия чаңгы юлы - 2015" ярышында гимназия-интернатның тулы состав белән катнашуы көтелә.
-
Бүген җәмгыять белеменнән БДИ үтә 07.02.2015

Бүген гимназия-интернатның 11 нче сыйныф укучылары районкүләм җәмгыять белеменнән БДИда катнашалар.
-
"Яшь мәргән - 2015" ярышларында уңышларыбыз 06.02.2015

"Яшь мәргән - 2015" районкүләм ярышларда гимназия-интернат командасы беренче урынны яулады. Шәхси беренчелектә Надергулов Марат һәм Шакирова Ләйлә 1 нче, Арсланов Динар 3 нче урыннарны яуладылар. Афәрин!
-
Хокук белеме буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ туры призерлары билгеле булды 05.02.2015

Хокук белеме буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ туры призерлары, гуманитар гимназия-интернатның 8 нче сыйныф укучысы Вафина Эльмираны, 9 нчы сыйныф укучысы Вафина Альмираны, 10 нчы сыйныф укучысы Гумирова Аделияны һәм аларның укытучылары Артур Кәрим улы Галиәхмәтовны чын күңелдән котлыйбыз!
-
Чаңгы буенча ГТО нормалары тапшырдык 05.02.2015

Кичә "Бүләк" чаңгы трассасында гимназия-интернат коллективы чаңгы буенча ГТО нормалары тапшырды.
-
Мини-футбол буенча турнир үтте 04.02.2015

Кичә гимназия-интернатта укытучылар, студентлар һәм укучылар командалары арасында мини-футбол буенча турнир үтте. Җиңүне гимназияне төрле елларда тәмамлаган студентлар командасы яулады.
-
Спорт яңалыклары 04.02.2015

Шахмат буенча район беренчелегендә гимназия-интернатның 5 нче сыйныф укучылары Имамов Гадел 1 нче урынны, Хөрмәтуллин Таһир 2 нче урынны яуладылар.
















