Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 ( 234 ) 235 236 237 238 239 240 >>
-
"Белем дөньясы" - гимназия-интернатта 18.02.2015

Кичә гимназия-интернатта "Белем дөньясы" (ТНВ) тапшыруы журналистлары булып китте. Алар тапшыру әзерләр өчен гимназия-интернат тормышыннан сюжетлар төшерделәр, интервьюлар алдылар.
-
“Яңа офык” район мәктәп матбугат чаралары бәйгесенә йомгак ясалды 18.02.2015

18 гыйнварда гимназиядә “Яңа офык” район мәктәп матбугат чаралары бәйгесенең йомгаклау мәҗлесе үткәрелде. Әлеге бәйге Мәгариф идарәсе, “Актаныш” Мәгълүмати-мөхәррият үзәге һәм гуманитар гимназия-интернат дирекциясе тарафыннан оештырылган иде. Йомгаклау мәҗлесе кысаларында 3 остаханә эшләде, аларда фотожурналистика, газета эшчәнлеге нигезләренә төшенергә һәм робототехника белән танышырга мөмкин иде. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде. Алар:
“Иң яхшы урта мәктәп газетасы” юнәлешендә – “Бас!ма” газетасы (Актанышның 1 мәктәбе);
“Иң яхшы төп мәктәп газетасы” юнәлешендә – “Хыял” газетасы (Чалманарат мәктәбе);
“Иң мәгълүмати басма” – “Омтылыш” газетасы (Актанышның 2 мәктәбе);
“Бәйгенең ачышы” – “Балкыш” газетасы (Зөбәер мәктәбе);
“Иң яхшы эшләүче мәктәп радиосы” – Актанышның 1 мәктәбе тапшырулары;
“Өметле тапшыру” юнәлешендә – “Мәктәп сулышы” радиотапшыруы (Актанышның 2 мәктәбе)
“Иң яхшы эшләүче мәктәп телевидениесе” – “Дуслык” студиясе (Югары Яхшый мәктәбе).
Җиңүчеләрне “Актаныш таңнары” газетасының баш мөхәррире Илназ Хөҗҗәтов, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ләйсән Нурлыева һәм гимназия-интернат директоры Артур Галиәхмәтов тәбрикләде.
-
Спорт яңалыклары 18.02.2015

Биатлон буенча район беренчелегендә Минһаҗев Аяз, Арсланов Динар һәм Тимиров Азаматтан торган гимназия-интернат командасы 3 урынны яулады.
-
Җирдә тынычлык хакына... 17.02.2015

"Җирдә тынычлык хакына" республикакүләм конкурсның район этабы нәтиҗәләре буенча 2 урынны Нургалиева Айзиля (7 сыйныф), 3 нче урынны Шәймухаметова Айзилә (8 сыйныф) яуладылар, ә кызыксындыру бүләге Миргаязова Резедада (8 сыйныф).
-
Спорт яңалыклары 16.02.2015

Кызлар арасында өстәл теннисы буенча район беренчелегендә гимназия-интернатның 6 нчы сыйныф укучылары Мөхәметдинова Зөлфия 2 нче урынны, Вильданова Чулпан 3 нче урынны яуладылар.
-
Бүген физика һәм биология фәннәреннән БДИ үтә 14.02.2015

Бүген гимназия-интернатның 11 нче сыйныф укучылары районкүләм физика һәм биология фәннәреннән БДИда катнашалар.
-
Актанышта әфганчыларны искә алу көне узды 14.02.2015

Әфган җиреннән Совет гаскәрләре чыгарылуга 26 ел тулу уңаеннан, интернационалист-сугышчыларны искә алу митингы 13 февральдә Актанышның Җиңү паркы каршында үтте. Анда гимназия-интернат укучлары да катнашты.
-
Татар әдәбияты буенча Республика олимпиадасының нәтиҗәләре билгеле булды 13.02.2015

Татар әдәбияты буенча Республика олимпиадасының нәтиҗәләре билгеле булды. Гимназия-интернатның 10 нчы сыйныф укучысы Гаязова Лилия һәм 11 нче сыйныф укучысы Галиева Алинә олимпиадада җиңү яуладылар (укытучысы Хәева-Хәмитҗанова Венера Хаматнасыйх кызы һәм Әгълетдинова Ландыш Филүс кызы). Салахова Айсинә (9 нчы сыйныф), һәм Шәкурова Гөлназ (11 нче сыйныф) призер булдылар (укытучылары Әгълетдинова Ландыш Филүс кызы). Булдырасыз, кызлар!
-
"Безнең таныш йөзләр" 12.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Республика "Безнең таныш йөзләр" тарихи – патриотик акциянең район туры нәтиҗәләре буенча гимназия-интернатның "Ялкын" балалар оешмасы 3 нче урынны яулады.
-
Укучыларның кышкы спартакиададагы уңышлары 11.02.2015

10-11 нче февраль көннәрендә Актанышта укучыларның кышкы спартакиадасы үтте. Гимназия-интернат укучылары ярышлар нәтиҗәсендә 3 нче урынга лаек булдылар һәм 4 мең сум күләмендә спорт җиһазларына сертификат белән бүләкләнделәр. Өстәл теннисында Солтанов Марат (5 сыйныф) 1 нче, Мухаметдинова Зөлфия (6 сыйныф) 3 нче, шорт-тректа Минһаҗева Резеда (9 сыйныф) 1 нче, Дәүләтов Наил (11 сыйныф) 3 нче, бадминтонда Губаева Динара (8 сыйныф) 3 нче, чаңгы эстафетасында Арсланов Динар (9 сыйныф), Шакирова Ләйлә (11 сыйныф), Минһаҗев Аяз (11 сыйныф), Галимова Айсылудан (11 сыйныф) торган команда 3 нче, аркан тартуда егетләр командасы шулай ук 3 нче урыннарны яуладылар. Афәрин!
















