Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 ( 237 ) 238 239 240 >>
-
Рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ турында уңышлар 23.01.2015

Рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ туры призеры, гуманитар гимназия-интернатның 11 нче сыйныф укучысы Шәйхин Айдарны һәм аның укытучысы Энҗе Шагзамованы чын күңелдән котлыйбыз!
-
Насертдинова Сөмбел - химия буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ туры призеры 23.01.2015

Химия буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ туры нәтиҗәләре буенча гуманитар гимназия-интернатның 9 нчы сыйныф укучысы Насертдинова Сөмбел призер булды. Сөмбелне һәм аның укытучысы Гарипова Рүзилә Илдар кызын чын күңелдән котлыйбыз!
-
«Junior Startup Intensive» укучыларның IT-стартаплар конкурсы узды 21.01.2015

17-20 нче гыйнвар көннәрендә Казан шәһәренең "Волга" яшьләр үзәгендә «Junior Startup Intensive» исеме астында укучыларның IT-стартаплар регионара конкурсы узды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча гуманитар гимназия-интернат укучылары Әхмәтшин Д. һәм Давлетбердин М. төзегән "Избушка №1" дип аталган ИТ-проект (җитәкчесе Миргаязов Р.Р.) җиңүче дип табылды. -
Химия буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ туры башлана 19.01.2015

19-22 нче гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә химия буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ туры үтәчәк. Актаныш данын район этабы җиңүчесе, гимназия-интернатның 9 нчы сыйныф укучысы Насертдинова Сөмбел (укытучысы Гарипова Рүзилә Илдар кызы) яклаячак. Аңа уңышлар телибез.
-
Имтиханнар үтте 17.01.2015

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары математикадан, 11 нче сыйныф укучылары рус теленнән районкүләм имтиханнарда катнаштылар.
-
Уңышлар телибез 17.01.2015

18-21 нче гыйнвар көннәрендә Казанда инглиз теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ туры үтәчәк. Актаныш районы данын 2014 нче елгы региональ тур призеры, гимназия-интернатның 10 нчы сыйныф укучысы Анамова Диләфрүз (укытучысы Гарипов Рамил Марат улы) яклаячак. Аңа уңышлар телибез.
-
Астрономия буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ туры башлана 14.01.2015

14-17 нче гыйнвар көннәрендә Казанда астрономия буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ туры үтәчәк. Актаныш районы данын район этабы җиңүчесе, гимназия-интернатның 11 нче сыйныф укучысы Надергулов Марат (укытучысы Әминов Нияз Фаяз улы) яклаячак. Аңа уңышлар телибез.
-
Актаныш районы мәгариф хезмәткәрләренең спартакиадасы узды 12.01.2015

10 нчы гыйнвар көнне мәгариф хезмәткәрләренең район спартакиадасы узды. Спартакиада кысаларында чаңгы ярышында Сибгатуллин Р.Т., Хафизова З.М. 2 нче урыннарны, өстәл теннисында Басыров Р.Р. 2 нче урынны, бадминтонда Харрасова А.Р. 1 нче, Хөсәенов Л.Н. 2 нче урынны, гәүдәне күтәрүдә Галиәхмәтов А.К. 2 нче урынны, Әминова И.Ф. 3 нче урынны, кул көрәштерүдә Фазлыева Г.Х. 1 нче урынны, йөзүдә Абдуллина М.М., Гыйльметдинов М.И. 3 нче урыннарны яуладылар, аркан тартуда команда 3 нче булды. Барлык нәтиҗәләр буенча гимназия-интернат командасы 2 нче урынны яулады. Афәрин!
-
Имтиханнар үтә 09.01.2015

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары өчен рус теленнән, 11 нче сыйныф укучылары өчен математикадан районкүләм имтихан биреп караулар үтә.
-
Район башлыгының Чыршы бәйрәме узды 07.01.2015

Бүген, 7 гыйнвар көнне, гуманитар гимназия-интернатның "Бүләк" аланында узган Чыршы бәйрәменә районның сәләтле укучылары чакырулы иде. Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев укучыларны бәйрәм белән котлады, Рәхмәт хаты тапшырды. Алар арасында гимназия-интернаттан Нуруллин Нияз, Саррахов Данияр, Миргаязова Резеда, Губаева Динара, Насртдинова Гөлшат, Ваншина Алия, Галләмова Рүзилә, Гарипов Рәдис, Гаязова Лилия, Фәйрушин Айбулат, Якупова Румия, Исламова Илүзә дә бар. Котлыйбыз!
















