Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 ( 238 ) 239 240 >>
-
Бүген педсовет узды 06.01.2015

Бүген гимназия-интернатта "2014-15 нче уку елының I яртыеллыгында уку һәм тәрбия эшенең торышы. Дәрескә үзанализ ясау. Милли мәктәп шартларында уку процессының SWOT-анализы" темасы астында педсовет узды.
-
Яңа ел белән! 01.01.2015

Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп,
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез дуслар моңаеп.
-
Рәхмәт хаты белән бүләкләндек 30.12.2014

Иң үзенчәлекле, зәвыклы итеп территорияне бизәгән өчен гимназия-интернат Актаныш муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә 26.12.2014

Бүген гимназия-интернатта Яңа ел бәйрәмнәре үтте.
-
Казанда талантлы укучыларны котладылар 26.12.2014

Кичә Казанда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгында төрле олимпиадалар җиңүчеләрен, мәктәпнең җәмәгатьчелек тормышы лидерларын, уку алдынгыларын, фестиваль һәм спорт ярышлары җиңүчеләрен котладылар. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов катнашындагы чарада тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасы призеры, гимназия-интернатның 11 нче сыйныф укучысы Шәйхин Айдар һәм аның укытучысы Миләүшә Магъсум кызы Абдуллина да катнашты.
-
Рус әдәбияты буенча олимпиада нәтиҗәләре 25.12.2014

Рус әдәбияты буенча Республикакүләм олимпиаданың район этабында гимназия-интернатның 9 нчы сыйныф укучысы Габдрахимова Лилия, 10 нчы сыйныф укучысы Минниярова Элина - җиңүче, 8 нче сыйныф укучысы Хуҗиева Динара призер булдылар (укытучылары Шагзамова Энҗе Фирдәвисовна һәм Нурыева Ирина Альбиновна).
-
Рус теле буенча олимпиада нәтиҗәләре 24.12.2014

Рус теле буенча Республикакүләм олимпиаданың район этабында гимназия-интернатның 9 нчы сыйныф укучылары Ваншина Алия һәм Вафина Альмира, 10 нчы сыйныф укучысы Анамова Диләфрүз призер булдылар, ә 10 нчы сыйныф укучысы Гумирова Аделия җиңүче булды (укытучылары Шагзамова Энҗе Фирдәвисовна һәм Нурыева Ирина Альбиновна).
-
Казанда талантлы укучыларны котлаячаклар 23.12.2014

25 нче декабрь көнне Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгында төрле олимпиадалар җиңүчеләрен, мәктәпнең җәмәгатьчелек тормышы лидерларын, уку алдынгыларын, фестиваль һәм спорт ярышлары җиңүчеләрен котлаячаклар. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов катнашындагы чарада тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасы призеры, гимназия-интернатның 11 нче сыйныф укучысы Шәйхин Айдар һәм аның укытучысы Миләүшә Магъсум кызы Абдуллина да катнашачак.
-
Казанда республика Яңа ел чыршысы узды 22.12.2014

Кичә “Татнефть-Арена” боз сараенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган бәйрәмдә мәктәпнең җәмәгатьчелек тормышы лидерлары, уку алдынгылары, фестиваль һәм спорт ярышлары җиңүчеләре, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, шул исәптән Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләреннән 2 меңләп укучы катнашты. Алар арасында гимназия-интернаттан Солтанов Марат, Габдрахманова Эльвина, Галиева Алинә, Егорова Аделина, Надергулов Марат һәм Шакирова Ләйлә дә бар иде.
-
Концерт үтте 20.12.2014

Актанышта Яңа ел тамаша-концертларын безнең гимназия-интернат укучылары башлап җибәрде. 19 нчы декабрь көнне узган концертта укучыларыбызның һәм Казан кунакларының күңелле җырлары, дәртле биюләре, "Мандарин" командасының шаян чыгышларыннан соң, бәйрәмчә бизәлгән сәхнәне тагын да нурландырып, Кыш бабай һәм Кар кызы залдагыларны котлады.
















